Рефат Чубаров Кырым ярымутравына йөреш уздыру турында белдерде 

Рефат Чубаров

Русиядә тыелган Кырымтатр мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров "Дөнья – көч куллануга һәм оккупациягә каршы" дип аталган марш уздырачаклары турында хәбәр итте. Чара Украинаның материк өлешеннән Кырым ярымутравына йөреш рәвешендә узачак.

Кырымны басып алганнан соң Русия әле бер генә халыкара карарны да үтәмәде, мондый чара аны хокукый кысаларга кайтарырга булышыр, шул ук вакытта халыкара оешмаларга Русиягә карата кабул ителгән карарларны тормышка ашырырга ярдәм итәр диде Рефат Чубаров Киевтагы матбугат очрашуында.

"Крымтатар мәҗлесе бар җәмәгатьчелек алдында халыкара тыныч чара уздыру тәкъдиме белән чыга. Ул "Дөнья – көч куллануга һәм оккупациягә каршы" дип аталачак. Без аны Украинаның материк өлешеннән илнең икенче өлеше – Кырым ярымутравына кадәр йөреш буларак күрәбез. Без үз өебезгә кайтабыз" диде Чубаров.

Мәҗлес рәисе шулай ук маршта катнашырга чакырып берничә илгә һәм халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә җыенуларын да белдерде. Чараның көне әлегә билгеле түгел, аңа әзерлек эше озак барырга мөмкин, диде Чубаров.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный һәм Кырымны Русиянеке дип танымый. Мәскәү исә Кырымны аннексияләүне тарихи гаделлек урнаштыру дип атый.

2014 елдан АКШ һәм кайбер Көнбатыш илләре Кырым аннексиясе сәбәпле Русиягә карата чикләүләр кертте һәм аларны ярты ел саен озайтып килә.