Канунга ярашлы, медиа дип танылган һәм чит илдән акча алучы юридик һәм физик затлар "ят агентлар" турындагы канунны бозган очракларда 5 миллион сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин, шулай ук физик затларны 15 тәүлеккә кадәр сак астына ябарга да рөхсәт ителәчәк.
Федерация шурасында хупланганнан соң документны Русия президенты имзаларга тиеш. Канун 2020 елның 1 февраленнән гамәлгә керәчәк.
5 декабрдә канунны Дәүләт думасы кабул итте. Аңа кадәр Русия президенты Владимир Путин физик затларны да "ят агент" дип танырга мөмкинлек бирүче канунны имзалаган иде.
Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) оешмасы президенты Джейми Флай "матбугат чаралары - ят агентлар" турындагы канун бәйсез журналистларның эшенә һәм иминлегенә, Русия ватандашларының үз теләкләре белән теләсә кайсы чыганактан мәгълүмат алу хокукына турыдан-туры һөҗүм дип атады. Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) Русиядә сүз иреге өчен инде җиде дистә елга якын көрәшә һәм, нинди генә вазгыять булмасын, бу эшне дәвам итәчәк диде Флай.
- Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.
- Былтыр 5 декабрь Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
- Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.