Кытай вирусына бәйле вазгыять сезне борчыймы?
Your browser doesn’t support HTML5
Кытайда таралган йогышлы вирус эләктереп үпкә ялкынсынуыннан үлүчеләр саны йөздән артты. Меңнәрчә кеше бу вирусны йоктырган, андыйлар башка илләрдә дә бар. Русия әлегә үзендә коронавирус очрагы булмавын белдерә. Әмма бу чирнең көннән-көн тарала баруы казаннарны да борчый икән. Азатлык Казан урамында кешеләрдән бу вазгыятькә ничек карауларын һәм аның турында мәгълүматны кайдан алуларын белеште.