Студент якташлыклары: "Без — актив, ләкин сәясәткә тыкшынмыйбыз"

Мәскәүдәге Әхтәмҗан исемендәге татар клубы (МГИМО) активистлары

13 февраль Казанда татар студентлары очрашуы уза. "Татарча meet-up" дигән чарага чит төбәкләрдән укырга килгән студентлар җыела. Азатлык берничә югары уку йортында татар-башкорт студентлары оешмаларын барлап, аларның эшчәнлеге, туган телдә аралашуы, сәяси активлыгы турында сорашты.

КАЗАН

Казандагы югары уку йортларындагы студент оешмалары арасында иң күренеклесе — "Әллүки" яшь язучылар берләшмәсе. Түгәрәккә йөрүче студентларның кураторы Салават Кадыйров әйтүенчә, очрашулар тугәрәк өстәл форматында уза.

"Барыбыз бергә тупланып, хәзерге көндә актуаль сорауларга җаваплар эзлибез. Соңгы очрашуларда профессиональ дәрәҗәдә язу нечкәлекләрен өйрәндек. Бергәләп сөйләшәбез. Арабызда язучылар, журналистлар, филологлар һәм "Мизгел" яшьләр театры актерлары да бар. Шуңа күрә һәрбер сорауга төрле күзлектән карыйбыз. Язучылар белән очрашулар оештырабыз, язучылар семинарларына барып, үзебезне борчыган сорауларга шунда җаваплар табабыз.

"Әллүки" берләшмәсе активистлары

Студентлар арасында сәяси активлык бар. Үзләренең фикерләрен яшь журналистларыбыз интернет һәм башка чыганакларда күрсәтәләр", ди Салават. "Киләчәктә язучыларны, театр актерларын, телевидение алып баручыларын үзебезгә кунакка чакырып, алар белән дә бергә эшлисе килә. Чөнки безнең студентлар — күпкырлы шәхесләр, бар әйбердән илһам таба" дип, киләчәккә планнары белән уртаклашты ул.

"Әллүкинең эшләп килүе — Халисә Кузьмина (әдәби тәхәллүсе Халисә Ширмән) тырышлыгыннан. Бар мөмкинлекләрне тудырып, безгә бик зур тәҗрибә бирә. Шунын өчен студентлар аны бик хөрмәт итә", дип Салават әдәби түгәрәк җитәкчесе исеменә рәхмәтен дә җиткерде.

МӘСКӘҮ

Мәскәү югары уку йортларында студент якташлыклары — гадәти күренеш. Мегаполиска Русиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән укырга килүчеләр бихисап, алар милли уртаклык яки ватандашлык билгесе нигезендә берләшә. Уку йортларының күбесе милләтләр фестивален оештыруны үз традициясенә әйләндерде. Бу фестивальләрдә төрле милләт вәкилләре башкаларга үз мәдәниятен тәкъдим итә, милли ризыклар белән сыйлый, сәхнә чыгышлары әзерли. Гадәттә, бу фестивальләрдә үз милләтенең мәдәниятен нәкъ менә якташлыклар тәкъдим итә. Губкин исемендәге нефть һәм газ университетындагы якташлык оешмасы милләтара чараларда катнашып кына калмый, ел саен татар мәдәниятенә багышланган аерым фестиваль оештыра.

Татарстан вәкиллеге каршындагы Яшьләр шурасы рәисе Артур Рәхмәтуллин әйтүенчә, хәзерге көндә Мәскәү уку йортларында 16 студент якташлыгы.

"Якташ" клубы чарасы

"Иң яшь өч якташлык 2019 елда гына оешты — МПГУ, МГППУ, Мәскәү дәүләт төзелеш университеты (МГСУ), ә Финанс университеты, Плеханов исемендәге Русия икътисад университетында, Мәскәү дәүләт хокук академиясендә (МГЮА) татар студент якташлыкларының эшчәнлеге яңартылды. Иң актив якташлык дип Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтындагы профессор Әхтәмҗан исемендәге татар клубын атарга була — алар кызыклы спикерлар белән очрашулар уздыра, татар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган лекцияләр оештыра, университетның тормышында — милли кухнялар көнендә, дөнья халыклары фестивалендә актив катнаша. Клуб узган елда Яшьләр шурасының "Хәрәкәт" проектлар премиясендә җиңүче булды. Югары икътисад мәктәбендәге TatarIn клубы соңгы вакытта активлыгын югалтса да, кызыклы проектлар ясый. "Керосинка"да (Губкин исемендәге Русия дәүләт нефть һәм газ университеты) бик көчле якташлык эшләп килә - бу клубның исеме дә "Якташ": үзләре спорт ярышлары оештыра, декабрьдә татар мәдәнияте бәйрәме уздырдылар" ди Артур Рәхмәтуллин.

Артур үзе халыкара мөнәсәбәтләр институтын (МГИМО) бетергән, уку чорында татар клубының рәисе итеп сайланган булган. "Уку белән беррәттән якташлык эшләре дә күп кенә йокысыз төннәргә сәбәп булды" дип елмаеп искә ала ул. "Татар хәрәкәтен җанландыру өчен якташлыклар санын егерме бишкә җиткерергә уйлыйбыз" дип, яшьләр шурасының агымдагы елга планнары белән уртаклашты.

Әхтәмҗан исемендәге татар клубы активистлары

Кайчандыр Артур җитәкләгән клубны хәзер Дамир Шәймәрданов җитәкли. Дамир әйтүенчә, якташлыкның эшчәнлек юнәлешләре күп төрле: ул студентларның "Чикләвек" интеллектуаль уен-квизында катнашуы, татар студентлары арасында викториналар оештыру турында сөйләде: "Арабызда гитара, скрипкада уйнаучы музыкантлар да бар. Төрле милли вакыйгаларда катнашырга тырышабыз. Студентлар арасында милли үзаң югары. Без үзебезне татар дип атыйбыз. Ләкин якташлыкта милли чикләр юк, бездә төрле милләт вәкилләре бар, милләткә карамыйбыз. Татар телен яхшы белүчеләр, гадәттә, Татарстаннан килгән кешеләр. Үзегез беләсез, татарлар арасында Мәскәүдән, Себердән, Түбән Новгородтан килүчеләр бар. Ләкин горурланып әйтә — якташларыбыз татар телен өйрәнергә, белергә тырышалар, татар теле курсларына йөриләр, татарча җырлар тыңлыйлар. Татар тарихы, мәдәнияте турында белергә телиләр, бу яктан актив эшлиләр". Сәяси активлык турындагы сорауга Дамир якташ студентларның Русия думасына экскурсиягә йөрүләрен генә әйтә алды, ләкин башка төрле активлык турында әйтә алмыйм диде.

2006 елда оешкан "Якташ" — Мәскәү татар студент якташлыклары арасында иң зурысы. Якташлык идарәсе әгъзасы Рамил Яркәев "Якташлык безнең өчен дуслык, үзара ярдәм һәм гомерлек терәк", ди. Үзләре оештырган татар мәдәнияте кичәсеннән тыш, якташлык вәкилләре уку йортлары аоасында спартакиадаларда да катнаша. "Татар җыр-биюләре белән беренче курс студенты көнендә, милли мәдәниятләр атналыгында, университет гүзәле бәйгесендә чыгыш ясыйбыз. Татарлар штабы, Яшьләр шурасы уздырган чараларда катнашабыз. "Рубин", "Ак барс"ка җан атарга йөрибез. "Татар кызы" һәм башка бәйгеләрдә катнашабыз, Мәскәү һәм республика дәрәҗәсендәге чараларны оештыруда ярдәм итәбез. Безнең студентлар — иң актив һәм ачык күңеллеләре", ди Рамил.

МДУ татарлары активистлары

"Якташ" кебек зур тарихлы тагын бер оешма — Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында. МДУ татарлары активисты Адилә Сәлахетдинова әйтүенчә, якташлык кабаттан торгызылган, студентлар еш кына чәй табыннары, музыкаль кичәләр оештыра, университет уздырган милли мәдәниятләр көнендә катнаша. "Клубта берничә кеше генә татарча чиста сөйләшә һәм шул телдә генә аралашырга тырыша, күпчелек татарча аңлый, ләкин сөйләшми. Безнең кызларның берсе МДУда татар теле курслары уздыра", ди Адилә.

Иң күп милләтле уку йорты саналган Русия халыклар дуслыгы университетында (РУДН) татар якташлыгы да бар. Кайчандыр Мәскәү татар яшьләре арасында бик популяр булган "Кардәшлек" оешмасының хәзер эзе дә юк, аның урынына хәзер башка оешма — "Татарстаннан чыккан студентлар берләшмәсе". Оешманың яңа рәисе Инзилә әйтүенчә, оешма татар милләтле студентларны гына түгел, Татарстанда туган башка милләт вәкилләрен дә берләштерә. "Татар телендә яхшы сөйләүчеләр аз, ләкин без, Әсәдуллаев йортында якташлык җыелышларын уздырганда, татарча җөмләләр дә кыстырып сөйләшергә тырышабыз, белмәгәннәр отып калырга тырыша" диде Инзилә.

"Татарстаннан чыккан студентлар берләшмәсе" активистлары

РУДН татарлары да сәясәт белән кызыксынмый булып чыкты: "Сәяси активлык юк дәрәҗәсендә. Безнең нинди күпмилләтле уку йортында укыганны беләсез — ялгыш кемнеңдер хәтерен калдырмас өчен, күп очракта толерантлык саклап дәшми калу урынды", диде Инзилә.

УФА

Башкортстан яшьләр якташлыклары ассоциациясе 35 якташлыкны берләштерә, дип аңлатты берләшмә рәисе Байрас Азамат. "Максат — яшьләрне җәмгыятькә файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, шәхси үсеш мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү, үз урынын табарга булышу, авыл җирлеген үстерү, төбәктә кадрлар резервын булдыру", ди Байрас. Берлекнең проектлары бихисап:

Берләшмәнең "Яшьләр якташлыклары" проекты грантлар конкурсында җиңү яулаган.

"Асылташ" берләшмәсе

Берләшмә кысаларында барлыкка килгән "Асылташ" бренды эшкәртелмәгән минерал төсле яшьләрнең потенциалын ачуны максат итеп эшчәнлек алып бара: шул асылташларны эзли, таба, алар белән эшли. Бренд комплекслы, эш юнәлешләре төрле:

  • форум
  • дебатлар
  • уен техниклары мәктәбе
  • медиацентр
  • интернет-марафон
  • медиамәктәп
  • ресурслар үзәге
  • "Урал мирасы" этнофорумы
  • Спартакиада
  • Стратегик сессияләр циклы
  • Түгәрәк өстәлләр
  • "Ми давылы"

"Якташлыкта милләткә карап түгел, территориаль яктан берләшү бара, — дип аңлата Байрас. — Һәр активист кайсы милләткә кагылышы булуын үзе хәл итә. Милләтара проблемнар юк, оешмада башкортлар да, татарлар да, урыслар да бар. Туган телне белү көнкүреш дәрәҗәсендә. Ләкин башкортча йә татарча яхшы сөйләшүчеләр, дебатларда катнашучылар бар."

Студентларның сәяси активлыгы ни дәрәҗәдә, дигән сорауга Байрас "сәяси активлык түбән, без сәясәттән читтә торырга тырышабыз" дип аңлатты.

Байрас шулай ук Мәскәү һәм Петербурдагы Башкортстан студентлары һәм аспирантлары төбәкара ​BashStudents берләшмәсе белән хезмәттәшлекләре турында да сөйләде: "Һәрнәрсәдә бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Уртак проектлар ясыйбыз, эшлекле очрашулар уздырабыз, проектларда катнашабыз. Алар безгә ярдәм итә, без — аларга."

"Мисал өчен, безнең команда Мәскәүгә BashStudents активына социаль проектлаштыру темасына лекцияләр укырга барды, алар безгә форумнар оештыруда ярдәм иттеләр. Тиздән Мәскәүдә дебатлар уздырырга җыенабыз, ә BashStudents 5 февраль Уфада "Өйдә" форумы уздырды, без аларга оештыру эшләрендә ярдәм иттек. Моннан тыш, башка төбәкләрдәге башкорт оешмалары белән дә хезмәттәшлек итәбез: Чиләбедә — СБМ 74, Казанда — Казан башкорт корылтаеның яшьләр канаты, Нур-солтанда — "Акбузат" башкорт этномәдәни клубының яшьләр бүлеге, Петербурда — "Аманат" берләшмәсе, шулай ук Екатеринбур, Свердловски, Сургут, Курган, Сарытау һәм Европа, Төркия, Канада, АКШтагы башкорт оешмалары белән элемтә җайланган" ди Байрас.

* * *

Йомгак ясап, Казаннан читтәге студентларның якташлар оешмалары белән аралашуда аларның туган телне аз куллануы, сәясәт белән кызыксынмавы ачыкланды. Башка шәһәрдәге якташлыклар белән аралашуда башкорт студентлары аерылып тора, мәсәлән, Мәскәүдәге 16 татар студентлары якташлыкларын Казандагы татар студент оешмалары белән берни бәйләми.