2 февраль Казанда "Туым җондозы" керәшен этник сәнгате фестиваленең гала-концерты узды. Гала-концертта Татарстанның Кайбыч, Мамадыш, Тукай, Балык Бистәсе, Менделеевски, Питрәч, Зәй, Кукмара, Яшел Үзән, Биектау, Яңа Чишмә, Алексеевски районнарыннан, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән килгән коллективлар, шулай ук Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районыннан килгән "Вдохновение" бию коллективы катнашты.
Your browser doesn’t support HTML5
Тамашаны татар эстрадасында танылган җырчы Алинә Давыдова алып барды. Жюри әгъзаларына 35 номер арасыннан иң лаеклыларны сайлап алырга туры килде, номинацияләр дә шактый күп иде. Фольклор коллективлары арасында гран-при иясе итеп Балык бистәсе районы Казаклар Чаллы авылыннан килгән "Йолдызчык" ансамбле табылды, ә солистлар арасында Мамадышта яшәүче Ангелина Солганова.
Гран-при алган "Йолдызчык" ансамбле "Иң яхшы этник костюм" номинациясендә дә җиңү яулады. Азатлык коллектив вәкилләре белән сөйләшеп алды.
— Костюмнарыгыз да аерылып тора, мәсәлән, күпләрнең алъяпкычлары шакмаклы бизәкле булса, сезнең алъяпкычларда милли орнаментка охшаш бизәкләр чигелгән. Костюмнарны каян алдыгыз?
— Менә безнең ансамбльга карасак, без бөтенебез әбиләребезнең костюмнарыннан. Барлык костюмнарыбыз да әбиләребезнең сандыкларыннан чыккан. Алъяпкычтагы орнаментларга килгәндә, нәрсә аңлатканын әйтә алмыйбыз, яшь вакытта әбиләребез һәрберсе үзен матуррак күрсәтергә теләгәннән шулай үзенчәлекле орнамент чигеп бизәгәндер дип кенә әйтә алабыз.
"Йолдызчык" ансамбле үзләренең төп максатларын үз авылларында керәшен мәдәниятен саклап калуда күрә: "Инде әби-бабайларыбызның җырларын белеп, аларны өйрәнеп җырласак, үз балаларыбызга да җиткерә алсак төп максатыбыз үтәлер. Авылыбызда шулай ук музей да булдырырга телибез, ләкин әлегә андый мөмкинлегебез юк.”
Генадий Семенов тамашаны карарга Питрәчтән килгән. Мондый чаралар керәшеннәр өчен бик мөһим, ди ул, чөнки алар гореф-гадәтләрне саклауда ярдәм итә: "Авыл җырларын онытасы килми, шуңа күрә тамашага килергә булдым. Мондый чаралар берләшергә дә этәргеч бирә, бирегә килеп аралашып кайтып китәсең."
Иң ерактан килгән катнашучы коллектив Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районы Сарашлы (Остроленко) авылыннан "Вдохновение" бию ансамбле иде. Алар "Нагайбәкчә кадриль" биюен күрсәтте.
— Безнең изге бурычыбыз — әбиләребездән калган мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу. Биюләргә килгәндә, безнең Нагайбәк районында, әйтик "Нагайбәк кадриле"н Кассель авылында бер төрле бииләр, ә Париж авылында икенче төрле. Без инде районыбызның һәр авылында ничек биегәннәрен отып алып сакларга телибез, шулай итеп авыллар буйлап йөреп репертуар туплыйбыз. Костюмнарга килгәндә дә аерма бар, Казан керәшеннәренең изүләре муеннан алып аска таба төшсә, безнең изүләр күкрәк тирәсенә генә киелә. Кайберәүләр нагайбәкләрнең кем икәнен дә белми, күп кеше безнең белән кызыксынып кем икәннәребезне сорый", дип сөйләде Азатлыкка ансамбль җитәкчесе Лилия Ишмаметьева.
Концертның бер өлеше туй көйләренә багышланды. Азатлык кызыксынып "Керәшеннәр, гаилә кору мәсьәләсендә керәшеннәргә кияүгә чыгарга, яисә өйләнергә тырышамы?" дип сорады.
"Бу мәсьәләдә яшьләр тарафыннан артык игътибар бирелми торгандыр инде. Мондый чаралар керәшен яшьләренә танышу, дуслашу мәйданчыгы да булсын иде", дип җавап бирде Питрәч районыннан килгән Генадий Семенов.
Шул ук сорауны "Вдохновение" бию коллективы җитәкчесе Лилия Ишмаметьевага бирдек. Элек-электән нагайбәкләр үзләрен саклап калу өчен яшьләргә үз авылыннан гына пар табып гаилә корырга рөхсәт иткән, хәтта районның икенче авыл кешесенә дә кияүгә чыгарга, яисә өйләнергә ярамаган:
— Беләсезме, мин 28 ел элек кияүгә чыкканда бу күренеш бар иде һәм яшьләрнең үз авыл кешесе белән гаилә кору өлкәннәр тарафыннан хуплана иде. Хәзер инде, кызганычка, бу күренеш тәмам юк булды, очраклы рәвештә генә булса була ала, ә болай юк.