16 февраль кичендә Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең бер төркем шәкерте бер өем дини әдәбиятны урамга чыгарган. Шәкертләр сүзләренчә, китапларны уку йорты җитәкчләре урамга чыгарырга кушкан. Кайбер китапларны аяк белән таптап йөргәннәр.
Атаклы мәдрәсә китапханәсе юкка чыгарыла дигән хәбәр социаль челтәрләрдә таралгач, кайбер активистлар алар җирдә аунап ятмасын дип үзләренә алып кайтырга дип килгән. Алар әйтүенчә, аларга китапларны өйгә алып кайтырга дип мәдрәсә җитәкчеләре рөхсәт иткән. Әмма мәдрәсәгә килүчеләр бина ишегалдыннан куып чыгарылган. Шәкертләр җәнҗал чыгудан куркып, китапларны кире бинага ташый башлаган. Азатлык хәбәрчесе нәкь шул вакытка туры килде.
Татарстанның Диния назарәте матбугат хезмәте әлеге вакыйганы "Күченгән вакытта төрлесе була, бу начар ният белән башкарылмаган, китаплар вакытлыча гына урамга чыгарылган" дип аңлатты. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең тарихи бинасыннан күченү инде атна дәвамында бара.
"Китапларның бер өлеше иртән "Мөзаффария", Буа мәдрәсәсенә җибәрелгән. Бу китаплар да сайланып башка уку йортларына җибәреләчәк. Мөһим, кыйммәтле булганнары ыргытылмаячак", дип ышандырды Татарстанның Диния назарәтенең матбугат хезмәте.
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең әлеге вакытта тулай торак урнашкан бинасына әлегәчә тиешенчә бәя бирелмәде. Кайбер белгечләр әйтүенчә, бина инкыйлабка кадәр төзелгән.
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең тарихи бинасы тирәсендә шау-шу инде берничә ай бара. 2019 ел азагында интернетта “Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең тарихи бинасын саклап калыйк!” дигән петиция барлыкка килгән иде, анда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе биналарына реконструкция эшләре башланачагы һәм бу комплексның мөһим бер өлеше җимереләчәге әйтелде. Мәдрәсә җитәкчелеге моны чираттагы фетнә дип атады.
Мөхәммәдия мәдрәсәсе
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла, әмма хакимият режимы үзгәргәннән соң 1918 елда ябылырга мәҗбүр була. Совет берлеге таркалгач, 1993 елда мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли башлый. 1998 елда элекке бина мәдрәсәгә кире кайтарыла.