Татарстанда һәм Башкортстанда ике шикәр заводы ябыла

Шикәр заводы (архив фотосы)

Русиядә шикәр җитештерүче өч завод керемнәре булмау сәбәпле эшеннән туктый.

Киләсе авыл хуҗалыгы сезонында Русиядә өч шикәр заводы эшчәнлеген алып бара алмаячак. Башкорстандагы Мәләвез шикәр заводы (“Продимекс” ширкәтенә керә), Татарстандагы Норлат шикәр закоды (“Агро-инвест”) һәм Тула өлкәсендәге Товарковский шикәр заводы (Россельхозбанк структурасына керә) ябыла. Бу турыда Ведомостига Союзроссахар идарәсе рәисе Андрей Бодин сөйләгән.

Норлат шикәр корылмасы эше туктавы турында аның җитәкчелеге гыйнварда ук хәбәр итте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Норлатта район шурасы утырышында заводның көндәшлеккә сәләтсез булуын танып, анда эшләгән кешеләргә яңа эш урыннары табарга кирәклеген әйтте. Президент матбугат хезмәте белдергәнчә, Норлат заводы җитештерү җиһазлары тузу, җитәрлек чимал булмавы һәм шикәр чыгаруның кыйммәткә төшүе аркасында ябыла. Заводта 188 кеше эшләгән.

Соңгы елларда илдәге башка ширкәтләр яңа технологияләр ярдәмендә шикәр җитештерүнең үзкыйммәтен 5-6 тапкыр киметүгә ирешкән, шул сәбәпле шикәр бәясе 1,5 тапкыр диярлек төшкән. Рентабельлеген югалткан заводлар ябыла бара.

Мәләвез шикәр заводының вакытлыча туктатылуы хакында 23 гыйнварда хәбәр ителде. “Продимекс” ширкәте заводның уңай икътисади шартлар булган очракта киредән эшләтеп җибәрәчәкләрен белдерде. Завод елына 320 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртә ала, 2019 ел уңышыннан 303 мең тонна чималны ул эшкәртеп өлгергән диелә.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.