Татарстан мөфтие Конституциядә урыс халкы статусы турында белдерүенә аңлатма бирде

Камил Сәмигуллин

Бәлки Конституциядә "Русия Федерациясенең күп милләтле халкы һәм урыс халкының ихтыярын чагылдырып" дип язу дөресрәк булыр иде, ди Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Русия Конституциясендәге "дәүләт коручы халык" төшенчәсе белән бәйле төзәтмәләргә каршы чыгыш ясамадым, ә әлеге җөмләнең төзелешенә генә шик белдердем дигән. Бу хакта РИА Новости Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә сылтанып яза.

"Кызганычка каршы, минем шәхси карашыма төрле, шул исәптән коррект булмаган шәрехләүләр чыкты. Ил президенты Владимир Путин Конституциягә керткән үзгәрешләр турында сөйләгәндә, мин аларны хуплыйм һәм тавыш бирәчәкмен", дигән мөфти РИА Новостига җибәргән белдерүендә.

Камил Сәмигуллин әйтүенчә, дәүләт коручы халык турындагы сүзләренә карата "каршылыклы фикерләр туган".

"Дәүләт коручы халык" мәсьәләсенә килгәндә, мин ул җөмләнең төзелешенә генә шик белдердем. Урыс теленең дәүләт теле буларак аерым статусы һичшиксез булырга тиеш. Дәүләт урыс халкының мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешме - әлбәттә, тиеш, чөнки алар илнең күпчелек халкы. Бәлки, конституциядә "Русия Федерациясенең күп милләтле халкы һәм урыс халкының ихтыярын чагылдырып" дип язу дөресрәк булыр иде. Бу дәүләтнең күпмилләтле булуын һәм аның урыс халкы язмышында аерым ролен ассызыклар иде", дип аңлаткан мөфти.

Берничә көн элек Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Русия Конституциясенә "дәүләт коручы халык" төшенчәсен кертүгә каршы чыкты.

​"Әйе, урыслар — илдәге иң күп санлы халык, Русиянең титуллы милләте булып тора. Әмма Русиянең хәзерге җирлегендә урыслар белән бергә күп кенә башка асаба халыклар да яши. Без — русиялеләр, һәм без барыбыз да бу дәүләтне үстерүгә, Русиянең дәүләт чикләрен һәм рухи суверенитетын саклауга, күпкырлы гомумрусия менталитетын формалаштыруга һәм куәтле социаль-икътисади киңлекне үстерүгә өлеш керттек", дип китерде Сәмигуллин сүзләрен Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Русия Конституциясенә Путин тәкъдиме белән әзерләнгән төзәтмәләр өлгесендә урыс халкына дәүләт коручы статусын бирү каралган.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.