Нидерландта MH17 эше нигезендә гаепләнүчеләр мәхкәмә утырышына килмәгән

Мәхкәмәдә MH17 казасы эшен карау

Донбасс күгендә 2014 елда "Боинг" очкычын бәреп төшерүдә гаепле дип өч русияле һәм Украинаның бер ватандашы санала.

"Малайзия һава ширкәте"нең Донбасс күгендә "Боинг" казасы эшен карау мәхкәмәсенә дүрт гаепләнүченең берсе дә килмәгән. Бу хакта рәис хөкемдар Хендрик Стенхёйс әйтте.

"Боинг" казасы эшендә гаепләү Русиянең өч ватандашына - Игорь Гиркин (Стрелков), Сергей Дубинский (Хмурый кушаматлы), Олег Пулатов (Гюрза) һәм бер украинлы Леонид Харченкога (Крот) белдергән. Алар Донбасста Русия тарафлы фетнәчеләр белән элемтәдә булган.

Хөкемдар сүзләренчә, утырышта Пулатовның адвокатлары гына вәкиллек иткән.

Калган өчесенең адвокатлары да юк иде, үзләре дә килмәгән. Хөкемдар аларга мәхкәмә утырышына чакыру тапшыру өчен нинди чаралар күрелүен сөйләде. Аның сүзләренчә, чакыру рәсми рәвештә дә җибәрелгән, социаль челтәрләрдә һәм электрон почта аша да. Әмма гаепләнүчеләр мәхкәмәгә килүдән баш тарткан яки мәхкәмә белән бәйләнешкә кермәгән.

  • Боинг Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.
  • Былтыр май ахырында Уртак тикшерү төркеме (JIT) Малайзия һава юллары ширкәтенең Боинг-777 очкычы Русия хәрби көчләренең 53нче зенит-ракет бригадасына караган "Бук" шәкелендәге ракет системыннан бәреп төшерелгән дип белдерде.
  • Русия Боинг һәлакәтенә катнашы булуын кире кагып килә. Русия саклану министрлыгы "Русия хәрби көчләренең бер генә ракет системы да ил чиген узмады" дип белдерү ясады. Мәскәү очкыч Украинаның "Бук" системыннан бәреп төшерелгән дип тәкърарлый.