Мари Илендә низамнамә белән килешмәүче ике имам эштән алынган: мәхәллә халкы каршы

Your browser doesn’t support HTML5

Мари Иленең Звениговский районындагы ике бистә имамын республика мөфтие "Сөләйманчылар" тарафдары булуда гаепләп, вазифаларыннан алган. "Сөләйманчылар" Русиядә тыелмаса да, дәүләт телеканалы аша имамнарның иминлеккә куркыныч тудыруы турында сөйләнде. Имамнар һәм мәхәллә мөселманнары моны кире кага.