Путин президент мөддәтен яңадан саный башлауга ризалык бирде

Владимир Путин сыны

Владимир Путин алга таба да президент сайлауларында катнаша алырлык итеп Конституциягә үзгәрешләр кертүгә ризалыгын бирде. 

Русия президенты Владимир Путин яңа мөддәткә президент итеп сайланырга каршы булмавын белдерде. Бу турыда ул Дәүләт думасы каршында чыгышында әйтте. Ул үзенә карата яңа президент мөддәтенә сайлануга чикләүләрне гамәлдән чыгаруга ризалык бирде. Ләкин бу Конституция мәхкәмәсе әлеге төзәтмәне хупласа гына мөмкин булачак дип белдерде Путин.

Хәзер Конституциядә бер кешегә ике мөддәттән артык президент булырга ярамый дигән чикләү тора. Владимир Путин 2018 елда икенче тапкыр рәттән сайланды (барлыгы дүртенче мөддәт президентлыкта). Путинның вәкаләтләре 2024 елда тәмамланырга тиеш. Әлеге чикләүне "Бердәм Русия"дән дума депутаты Валентина Терешкованы алып куярга тәкъдим итте.

Терешкова фикеренчә, чикләүләрне гомумән алып ташларга да була. Яисә канунга "вазгыять шуны таләп иткән яки кешеләр шуны теләгән" очракта гамәлдәге президентка яңадан бу вазифага сайлану мөмкинлеге бирергә кирәк.

Шул ук вакытта Владимир Путин Конституциядә президент мөддәте икедән артмаска тиеш дигән маддәне калдыру кирәк дип белдерде.

Русия думасы Валентина Терешкова керткән тәкъдимне хуплады.