ТИҮ Татарстан депутатларын Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы чыгарга өнди

10 мартта Рәис Хәбиров Казанда ялгыз пикетка чыккан иде

Татар иҗтимагый үзәге, аның рәисе Фәрит Зәкиев имзасы белән Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм депутатларга ачык хат юллаган. Татарстан депутатлары үзаллы фикер йөртеп, Русия Конституциясенә үзгәрешләренә каршы чыгарга тиеш, дип саный ул.

ТИҮ фикеренчә, Русия Конституциясенә урыс теллеләргә дәүләт коручы статусын бирү халыкларның биртигезлеге һәм үзбилгеләнү хокукларына каршы килә. Мондый статус бирелү Русиядә яшәүче урыс булмаган халыклар бу дәүләтнең халыклары дигән нигезне юкка чыгарачак. Үзгәрешләрнең мантыйгына караганда, урыслар дәүләт коручы булса, татар, башкорт, хант, манс халыкларына икътисади нигезне булдыручы дигән статус бирергә кирәк, диелә ачык хатта.

Шулау ук ТИҮ Русия Конституциясендәге "Бог" төшенчәсен Урыс православ чиркәве тарафыннан кертелә дип саный. "Аларны максаты – мәктәпләргә үтеп керү. Рухи тәрбия дигән сүзләр белән уку йортларында православие дәресләрен укыта башларга телиләр. Теорияне өйрәнгәч, чиркәүдә аның гамәли өлеше башланачак. Моны тормышка ашыру өчен өч ел да узмас", ди милли хәрәкәт активисты Зәкиев.

Русия Конституциясенең 79 нчы маддәсенә халыкара килешүләр Русия Конституциясенә каршы килгән очракта гамәлгә ашырылмаячак дигән үзгәрешләр кертү мөмкин түгел диелә мөрәҗәгатьтә. Конституциядәге халыкара килешүләр өстенлеге турында 15 маддә язылган һәм аны үзгәртер өчен Конститцион мәхмәмә җыенын уздыру кирәк дип искәртелә.

"Яңа Дәүләт Советы дигән конституцион орган төзелә. Әлегә аның киңәшү вәкаләте бар, аның статусын үзгәртелүе аерым федераль канун белән билгеләнергә тиеш. Кешеләр нәрсә өчен тавыш бирергә тиеш – аңлашылмый.

Русия Конституциясенең 136 маддәсендә гомум тавыш бирү процедурасы да язылмаган. Һәрбер үзгәреш өчен аерым тавыш бирү оештырылырга тиеш. Кеше бер үзгәрешне хуплый, икенчесенә каршы булырга мөмкин. Тулаем үзгәрешләр өчен тавыш бирү белән аерым мәсьәләләр буенча кешеләрнең фикерен белеп булмаячак. Бу рәвешле тавыш бирү мөмкин түгел", диелә хатта.

ТИҮ фикеренчә, Татарстан парламенты депутатлары бу очракта үзаллы фикер йөртеп, Татарстан кешеләрнең мәнфәгатьләрен, Татарстан Конституциясен, Татарстан дәүләтчелеген яклап, үзгәрешләргә каршы төшәргә тиеш.

"Бу үзгәрешләр ашыгып тормышка ашырыла, халыкның фикере исәпкә алынмый, кануннар бозып эшләнә. Бу – халыкка, гамәлдә булган Конституциягә каршы булган үзгәрешләр. Без сезне аларны хупламаска, тавыш бирмәскә чакырабыз!" диелә мөрәҗәгатьтә.

12 мартта Татарстан парламентының сессия утырышы булачак, анда Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында фикер алышу, тавыш бирү планлаштырыла.