"Ватаным Татарстан" газеты Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсадуллина сүзләренә сылтанып балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дәресләргә ирекле йөрү кертелә дип язып чыккан иде. Газет мәгълүматынча, баланы өйдә калдырган очракта, мәктәп мөдире исеменә гариза язарга гына кирәк.
Ләкин Татарстан мәгариф министрлыгында да, Казан шәһәре мәгариф идарәсендә дә, мәктәпләрдә дә мондый күрсәтмә хакында берни дә ишетмәгәннәре билгеле булды. Азатлык хәбәрчесе мәгариф министрлыгына шалтыратып, бу турыда сорады. Министрлык җавабынча, алар Русия мәгариф министрлыгының читтән торып укыту кертүне киңәш итүе хакында берни дә ишетмәгән. Алай гына да түгел, министрлык вәкилләре Татарстанда республика президенты Рөстәм Миңнехановның киңкүләм чараларны уздырмау турында күрсәтмәсеннән дә хәбәрдар булмауларын белдерде. Иртәгә Татарстан мәктәпләрендә балалар БДИ биреп караячаклар, моның өчен алар чит мәктәпләргә дә барачак.
БУ ТЕМАГА: Коронавирус. Җанлы блог [зәхмәт таралу көндәлеге]Мәктәпләрдә дәресләргә ирекле йөрү мәсьәләсендә министрлык Казан мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кушты. Ләкин шәһәр мәгариф идарәсендә, киресенчә, Мәгариф министрлыгыннан боерык килмәсә, андый карар кабул итә алмауларын әйттеләр.
Казан мәктәпләренең берсендә Азатлык соравына шулай ук "белмибез, ишеткәнебез юк" дип җавап бирделәр. Мәгариф министрлыгыннан да, мәгариф идарәсеннән дә андый боерык килмәде диделәр. Балаларга дәресләргә йөрү мәҗбүри. Киресенчә, уку шартлары тагын да кырысрак булачак. Бала бер генә көн мәктәпне калдырса да, табибтан белешмә алып килергә тиеш. Ул дәресләргә соңга калса да, белешмә китерергә тиеш була.
Шул ук вакытта мәктәпләрдә язгы мәктәп лагерьларын уздырмаска карар бирелде. Ата-аналар җыелышлары да үтмәячәк.
Иртәгәдән Татарстаның күп кенә югары уку йортлары читтән торып укытуга күчә.
Русия вице-премьеры Татьяна Голикова БДИны вакытыннан алда тапшыру көне күчереләсен хәбәр итте, тик аның кайчан буласын әлегә әйтмәде, бу якын көннәрдә хәл ителәчәк.