Русиядә коронавирус йоктыруның 771 яңа очрагы теркәлгән

Башкортстанда ике яңа очрак, Татарстанда яңа авырулар ачыкланмаган.

Русиядә узган тәүлек эчендә коронавируслы тагын 771 авыру ачыкланган. Алты кеше үлгән. Бу турыда коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Авыруларның яңа очраклары илнең 29 төбәгендә теркәлгән. Мәскәүдә 595 очрак, Мәскәү өлкәсендә – 43, Петербурда – 22 очрак.

Башкортстанда коронавирус тагын ике кешедә расланган. Республикада авыручылар саны 10га җитте, шуларның берсе терелгән. Татарстанда яңа очраклар турында әйтелми. Аннан алда республикада коронавирус 19 кешедә бар дип хәбәр ителгән иде.

Татарстанның коронавируска каршы оператив штабы мәгълуматынча, 2 апрельгә шуларның алтысы терелеп, хастаханәдән чыккан, 13 кеше дәвалануын дәвам итә.

2 апрель иртәсенә Русиянең 76 төбәгендә коронавирус 3548 кешедә расланган. 30 кеше үлгән, 235 кеше савыккан.