Татарстан мөфтие: онлайн булганда җомга намазы шартлары үтәлми

Камил Сәмигуллин җомга намазларын видеотрансляция ярдәмендә имам артыннан ияреп өйдә укуның дөрес булмавын аңлатты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карантин вакытында намазларны онлайн рәвештә кылуның шәригать кануннарына туры киләме-юкмы икәнен аңлатты. Бу турыда ул Telegram-дагы үзенең каналында, бер мөселман кешесеннән килгән сорауга җавап буларак язды.

Мөфти сүзләренчә, намазны видео аша имам артыннан онлайн башкару дөрес түгел. Андый намаз исәпләнми. “Беренчедән, намаз укучылар имам артында торырга тиеш, икенчедән, алар бер бүлмәдә булырга тиешләр. Бу шартлар онлайн намаз кылганда үтәлми. Имамның хәрәкәтләре дә күренеп торырга тиеш, монысы да онлайн намаз шартларында тулысы белән үтәлми” дигән хәзрәт җавабында.

Мөфти шулай ук җомга намазларын өйдә укуның да дөрес булмавын әйткән. “Җомга намазының бер шарты – аның һәркем керә алырлык җирдә башкарылуы. Мәчетнең ишекләре теләгән һәркемгә ачык була. Өйдә укылганда бу шарт үтәлми” дип искәрткән мөфти.

Камил Сәмигуллин коронавирус таралу шартларында мөселманнарга намазларын өйдә кылырга, җомга намазлары урынына өйлә намазлары укырга киңәш иткән.

Мәскәүдә Русия мөселманнары диния назәрәте карары белән мәчетләр 10 апрельгә кадәр ябылды. Татарстан мөселманнары диния назәрәте дә 27 мартта чыгарган карары белән мөселманнарга мәчетләргә килүдән тыелып торырга, намазларын өйдә укырга, җомга намазлары урынына өйлә намазлары кылырга киңәш итте.

Монна тыш, коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, быел Рамазан аенда мәчетләрдә тәравих намазлары укылмаячак. Бу турыда Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмә шурасы карар чыгарды. Ураза аенда ифтар мәҗлесләре уздыру да булмаячак.

Элегрәк Татарстан мөфтие эпидемия вакытында үлгән мөселманнарны җирләү турында фәтва чыгарган иде.