Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр саны бишкә җитте

10 апрель узган брифинг фотосы.

15 апрельгә Башкортстанда коронавирустан биш кеше үлгән. Авыручылар саны 149га җиткән. Бер тәүлектә аларның саны 20 кешегә арткан.

Азатлыкның үз чыганагы әйтүенчә, Уфаның 21нче хастаханәсендә коронавирус белән авыручы сигез кеше ачыкланган, аларның берсе – табиб, икесе – пациентлар, бишесе – медицина хезмәткәрләре.

Бүгенге көндә коронавирус йоктыруда шикләнелүче 336 кеше бар. Бу хакта бүген Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының киңәшмәсендә республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтте.

Барлыгы 116 кеше хастаханәгә салынган. Аларның 29ы республика клиник хастаханәсендә (РКБ), берешәр авыру Октябрь, Дүртөйле, Сибай, Күмертау шәһәрләрендә һәм Бөрҗән, Туймазы, Дүртөйле, Исәнгул районннарында, икешәр кеше Нефтекамск һәм Стәрлетамакта, биш кеше Бөре, сигез кеше Бәләбәй хастаханәләрендә ята. Авыручыларның 85%тан артыгы –19-65 яшьлекләр, 2% кимрәге – балалар.

Уфаның 8 санлы хастаханәсе карантинга ябылган. Шулай ук Яман шеш белән авыручылар диспансерын (онкодиспансер) ябу мәсьәләсе дә карала. Салават һәм Ишембай хастаханәләрендә дә өлешчә карантин кертелгән.

Министр сүзләренә караганда, Стәрлетамак һәм Белоретта ике лаборатория ачылган, анда COVID-19 вирусына анализ ясау мөмкинлеге тудырлган.

14че апрельдан башлап бөтен анализлар Башкортстанның үзендә ясала. Элек барлык тестлар Новосибирскига җибәрелә иде.