Дөнья базарында нефтькә ихтыяҗ кимегән

Нефть чыгару

Халыкара энергетика агентлыгы нефтьнең кирәгеннән артык табылуы хакында кисәтә.

2020 ел апрель нәтиҗәләре нигезендә дөньяда нефтькә ихтыяҗ 2019 ел апреле белән чагыштырганда 29 миллион мичкәгә кимиячәк. Бу турыда Халыкара энергетика агентлыгының айлык хисабында әйтелә.

Хисапта язылганча, нефтькә ихтыяҗның 1995 елдан бирле иң түбән күрсәткечләре көтелә.

Ел нәтиҗәләре буенча нефтькә көндәлек ихтыяҗ барлыгы 9,3 миллион мичкәгә кимер дип фаразлый белгечләр.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле һәм нефть сатуга чикләүләр булмавы аркасында дөньяда чыгарылган кара алтын күләме кирәгеннән артып киткән. Ул көненә 20 миллион мичкәгә артык чыгарыла. Кулланучылар аны очсыз бәягә сатып алып, сакларга куя. Ләкин кара алтын тутырып сакларлык савытлар бетеп килә.

2020 елның беренче яртысында запаслар көненә 12 млн мичкәгә арту сәбәпле, нефть ташуда кулланыла торган бөтен савытлар – танкерлар, нефть уздыру торбалары, җир өстендәге саклау урыннары тулып ташыр дип кисәтә белгечләр.

Халыкара энергетика агентлыгы хисабы дөнья күргәннән соң Brent нефтенең мичкәсе якынча 30 доллардан 28 долларга кадәр очсызланды.

Апрель башында ОПЕК+ илләре кара алтын чыгаруны тәүлегенә 9,7 миллион мичкәгә киметергә килеште. Моннан тыш, Канада, АКШ һәм Бразилия үзләрендә нефть чыгаруны тагын 3,7 миллион мичкәгә киметәчәген белдерде.