Your browser doesn’t support HTML5
Борын-борын заманда бер фарсы шәһәрендә ике бертуган яшәгән – Касыйм һәм Гали-баба. Әтиләре үлгәч, алар акчаны бүлгәннәр. Касыйм базарда кыйммәтле тукымалар, ефәк халатлар сата башлаган. Ул тауарларын мактый белгән. Шуңа аның алучылары гел күп булган. Касыйм баеганнан баеган, баш хаким кызы Фатыймага өйләнгән.
Гали-баба сата, акча эшли белмәгән. Зәйнәб исемле ярлы кызга өйләнгән. Бер көнне Зәйнәб болай дигән:
– Тыңла, Гали-баба, тиздән ашарыбызга калмый. Берәр нәрсә уйлап чыгарырга кирәк. Юкса ачтан үләбез.
– Яхшы, – дигән Гали-баба, – мин уйлармын.
Ул бакчага чыккан, агач астына утырган һәм уйлый башлаган. Озак уйлаган Гали-баба һәм, ниһаять, уйлап тапкан. Калган акчасын алган, базарга барган да ике ишәк, чүкеч һәм бау алган.
Икенче көнне Гали-баба шәһәр читенә, куе үрман үскән биек тауга менгән һәм көне буе утын ярган. Кич ул утынны базарда саткан һәм икмәк, ит һәм яшелчә алган.
Шуннан соң Гали-баба һәр иртә тауга бара һәм утын яра башлаган. Бер көнне ул бер биек агачны аудармакчы булган. Шулвакыт күккә кадәр тузан күтәрелгән. Тузан беткәч, Гали-баба каршысына бер отряд җайдаклар килгән. Алда бер күзле кара сакаллы кеше барган.
Гали-баба бик курыккан. Ул тиз генә агач башына менгән һәм ботаклар арасына качкан. Ә җайдаклар агач төбенә килгәннәр һәм атларыннан төшкәннәр. Һәрберсе иярдән авыр капчыкны алган. Барысы да бер күзле җайдакның сүзен көткән.
– Нинди кешеләр бу? Капчыкларында нәрсә бар? – дип уйлаган Гали-баба. – Караклардыр.
Ул кешеләрне санаган. Атаманнарынннан башка, кырык кеше булган. Атаманнары җайдакларны биек тауга алып киткән. Анда кечкенә ишек булган. Ул үлән белән капланган икән.
Атаман ишек каршында туктаган һәм каты итеп:
– Симсим, ач ишегеңне! – дигән.
Кинәт ишек ачылган, атаман һәм аның кешеләре кергәннәр. Ишек яңадан ябылган.
– Менә могҗиза! – дип уйлаган Гали-баба. – Симсим – ул бит тәбәнәк үсемлек. Аның маен чыгаралар. Ул ишек ача алганын белми идем.
Бераз вакыт үткән, һәм ишек яңадан ачылган. Кырык карак буш капчыклар белән чыкканнар, буш капчыкларын иярләргә бәйләгәннәр, кире китеп барганнар.
Гали-баба тиз генә агачтан төшкән дә кыяга йөгергән.
– Мин дә: «Симсим, ач ишекне» дисәм? – дип уйлады ул. – Ачылырмы ишек, юкмы?
Ул ихтыяр көчен җыйган, тирән сулыш алган һәм каты итеп кычкырган:
– Симсим, ишекне ач!
Шулчак ишек ачылган һәм зур мәгарәгә юл күренгән.
Гали-баба мәгарәгә кергән. Ишек кире ябылган. Гали-баба курыккан. Бәлки, ишек башка ачылмас, һәм ул чыга алмас? Әмма ул барыбер алга атлаган.
Ул зур бүлмәгә кергән. Диварлар янында өстәлләр тора икән. Өстәлләрдә алтын, көмеш савытлар тора. Ул бер өстәл янына килгән, савытны ачкан. Аннан ризыкларның хуш исе чыккан. Нинди генә ризык булмаган монда: пылау, пешкән алмалар, хәлвә.
Туклангач, бераз ял иткәч, Гали-баба башка бүлмәгә кергән. Монда алтын динарлар, көмеш дирхамлар ятканнар. Бөтен почмакта өем-өем Кытай, Һиндстан, Сүрия, Мисырдан кайткан ефәк тукымалар ятканнар.
Гали-баба нәрсәгә карарга белмәгән. Әле кызыл ефәк халатны кигән, әле алтын савытны тотып караган.
Ниһаять, ул бераз тынычланган һәм үзенә болай дигән:
– Бу акчалар һәм кыйммәтле әйберләр урланганнардыр. Караклар аларны монда яшергәннәрдер. Бу байлыклар аларныкы түгел. Әгәр мин бераз алтын алсам, начар булмас. Ул бит монда бик күп.
Гали-баба ике буш капчык тапкан, аларны динарлар белән тутырган. Аннары ишек янына килгән һәм:
– Симсим, ишекне ач! – дип кычкырган.
Ишек шулчак ачылган.
Гали-баба ишәкләренә капчыкларны салган да, өстән утын белән каплаган һәм өенә киткән.
Слова и выражения
- фарсы – персидский
- кыйммәтле тукымалар – богатые ткани
- ефәк – шёлк
- баш хаким кызы – дочь главного судьи
- юкса – иначе
- агачны аудармакчы булган – хотел свалить дерево
- күккә кадәр тузан күтәрелгән – до неба поднялась пыль
- җайдаклар – всадники
- ияр – седло
- тәбәнәк үсемлек – низкорослое растение
- аның маен чыгаралар – из него выжимают масло
- кыяга йөгергән – побежал на скалу
- ихтыяр көчен җыйган – собрал всю свою волю
- диварлар – стены
- Кытай, Һиндстан, Сүрия, Мисыр – Китай, Индия, Сирия, Египет
- ефәк тукымалар – шёлковые ткани
- утын белән каплаган – накрыл дровами
– Нигә урманда шулай озак йөрдең? – дип сораган аннан хатыны. – Сине бүреләр талагандыр дип уйладым мин. Нигә утыннарны сатмадың?
– Хәзер барысын да белерсең, Зәйнәб, – дигән Гали-баба.
Гали-баба капчыкларны ачкан һәм алтыннарны хатынына күрсәткән. Зәйнәб бик курыккан.
– Кемне таладың син? – дигән ул.
– Борчылма, Зәйнәб. Мин беркемне дә таламадым.
Гали-баба хатынына барысын да сөйләгән. Аннары алтынны яшерергә һәм беркемгә дә сөйләмәскә кушкан.
Алар бакчага чыкканнар, чокыр казыганнар һәм алтыннарны күмгәннәр.
Икенче көнне Гали-баба тагын тауга киткән. Зәйнәб чокырдан байлыкларны чыгарган һәм динарларны саный башлаган.
Әмма алар бик күп булган. Зәйнәб саный алмаган. Шуннан ул алтыннарны үлчәргә керешкән. Әмма аның үлчәве булмаган.
Касыйм белән Фатыйма күрше йортта яшәгәннәр. Зәйнәб Фатыймадан үлчәү сораган.
– Ярый, – дигән Фатыйма. – Ләкин минем үлчәвем күршедә. Хәзер алып чыгам. Син монда гына тор.
Фатыйма моны уйлап чыгарган. Ул Зәйнәбкә үлчәү нигә кирәк булганын белергә теләгән. Файтыйма үлчәүнең астына бал сылаган да Зәйнәбкә биргән һәм кояш баеганчы кайтар дигән.
Зәйнәб алтыннарны үлчәгән. Соңыннан үлчәүне Фатыймага кайтарган.
Фатыйма үлчәүнең астын караган. Ә анда бер динар ябышып калган.
– Менә нинди ярма икән! – дип кычкырган Фатыйма. – Алар шундый байлар. Зәйнәб алтынны хәтта үлчәү белән үлчи. Кемнедер талаганнардыр. Касыймга барысын да сөйлим. Гали-баба аның белән бүлешер.
– Тыңла, Касыйм, сиңа нинди хәбәрем бар! – диде ул иренә. – Гали-баба ярлы булып кылана. Ә үзе бездән дә баерак! Син динарларны берәмләп саныйсың, ә Зәйнәб үлчәүдә саный!
Касыймның бик ачуы килгән. Ул Гали-баба янына киткән.
– Рәхим ит, Касыйм, – дигән Гали-баба. – Безгә сирәк киләсең. Мондый караңгыда нишләп йөрисең?
– Хәерле кич, энем, – дигән Касыйм. – Зур үпкә алып килде әле мине монда.
– Үпкә? – дип гаҗәпсенде Гали-баба. – Мескен утынчы базарның старшинасын ничек үпкәләтә ала?
– Син миннән дә баерак хәзер. Алтынны үлчәү белән үлчисең. Хатыным үлчәүдә менә нәрсә тапкан. Нигә миннән баеганыңны яшердең? Кемнедер талагансыңдыр.
– И абыем, – дигән Гали-баба, – сине алдаларга теләмәдем. Караклар сине үтерерләр дип курыктым.
Ул абыйсына барысын да сөйләгән һәм тагын болай дигән:
– И абыем, без синең белән бер ата-анадан туганбыз. Мәгарәдәге бөтен нәрсәне дә тигез бүлик. Анда ничек керәсен беләм мин. Ярты байлыкны үзеңә ал.
– Яртысын теләмим, бөтен акчаны да телим! – дип кычкырган Касыйм һәм кулын бирмәгән. – Мәгарәгә ничек керәсен хәзер үк әйт. Югыйсә мин барысын да солтанга сөйлим. Ул синең башыңны кисәчәк.
– Теләсәң, бар мәгарәгә. Ләкин бөтен акча һәм хәзинәләрне барыбер ала алмыйсың. Ел буе көне-төне ташысаң да, ярты байлыкны да алып чыга алмыйсың.
Ул Касыймга мәгарәгә ничек керәсен әйткән.
Слова и выражения
- бүреләр талагандыр – наверное, растерзали волки
- яшерергә – спрятать
- чокыр казыганнар – выкопали яму
- алтыннарны күмгәннәр – закопали золото
- үлчәргә керешкән – начала взвешивать
- үлчәүнең астына бал сылаган – намазала дно весов мёдом
- кояш баеганчы – до захода солнца
- ябышып калган – остался прилипнув
- ярлы булып кылана – притворяется бедняком
- ачуы килгән – вскипела злость
- зур үпкә – большая обида
- нигә миннән баеганыңны яшердең – почему скрыл от меня, что разбогател?
- мәгарәдәге бөтен нәрсәне дә тигез бүлик – давай поделим поровну всё, что есть в пещере
- хәзинә – сокровище
- ел буе көне-төне ташысаң да – даже если целый год будешь таскать день и ночь
Икенче көнне Касыйм ике сандык алган да урманга киткән. Ишек янына килгән һәм:
– Әй, симсим, ишекне ач! – дип кычкырган.
Ишек ачылган. Касыйм кергән. Ишек тагын ябылган.
Касыйм байлыктан акылын югалта башлаган. Сикергән, шатланган һәм нәрсә күргән, шуны җыя башлаган.
«Вакытым күп. Мин монда һәр көнне, көнгә берничә тапкыр киләчәкмен. Соңгы тәңкәгә кадәр барысын алып чыгам!»
Касыйм бер капчык акчаны ишек янына китергән. Әмма тылсымлы сүзләрне оныткан.
– Борчак, ишекне ач! – дигән. Тик ишек ачылмаган.
– Бодай, ишекне ач!
Ишек селкенмәгән. Касыйм куркуыннан бөтен үсемлекләрне әйтә башлаган.
– Солы, ишекне ач!
– Киндер, ишекне ач!
– Арпа, ишекне ач!
Әмма ишек ачылмаган. Касыйм капчыкка утырган да елый башлаган.
Шул вакытта караклар бай сәүдәгәрләрне талаганнар. Алтыннарны яшерергә мәгарәгә килгәннәр.
Ишек янында эзләр күргәннәр.
– Нинди эзләр бу? – дигән атаман. – Кемдер безнең серне белгәндер, безне таларга телидер!
Ул ишек янына килгән һәм әкрен генә:
– Симсим, ач ишекне! – дигән.
Ишек ачылган. Караклар Касыймны күргәннәр. Атаман кылычын күтәргән дә Касыймның башын чапкан.
Фатыйма ирен төне буе көткән. Иртән Гали-баба янына йөгергән.
– Борчылма, Фатыйма, – дигән Гали-баба. – Хәзер мин тауга менәм дә, нәрсә булганын карыйм.
Гали-баба Касыймның тәнен мәгарәдән чыгарган, капчыкка салган һәм өйгә алып киткән.
– Менә саранлык Касыймны нишләтте! – дип уйлаган Гали-баба.
Гали-баба Касыймны зурлап күмгән, әмма абыйсының үлгәнен беркемгә сөйләмәгән. Урманда кыргый хайваннар үтергән, дигән.
– Беләсеңме. Фатыйма, миңа йортыңны сат, бергә яшәрбез. Миңа да яңа йорт саласы булмас, син дә ялгыз булмассың.
– И, Гали-баба, – дигән Фатыйма, – минем йортым – синең йортың. Сезнең белән яшәргә рөхсәт ит. Миңа башка берни дә кирәкми.
Гали-баба, Зәйнәб һәм Фатыйма бергә яши башлаганнар.
Гали-баба тагын берничә тапкыр мәгарәгә барган һәм күп алтын, кыйммәтле киемнәр, келәмнәр һәм савыт-сабалар алып чыккан. Көн саен ярлы күршеләрен ашаткан.
– Мин сезне бай абыем Касыйм акчасына сыйлыйм, – дигән ул.
Халык Гали-бабаны бик яраткан.
Караклар берничә көннән тагын мәгарәгә килгәннәр. Дошманнарының гәүдәсе югалган, ә алтын җиргә таралганлыгын белгәннәр.
– Мәгарәбезгә тагын кемдер кергән! – дип кычкырган атаман. – Кайсыгыз шәһәргә барып дошманыбызны табарга әзер? Иң кыю һәм хәйләкәр кеше кирәк.
– И атаман, – дигән бер карак, – миннән башка дошманны беркем таба алмый. Тик торганда гына мине Әхмәт Башөзәр дип атамаганнар.
– Ярый, Әхмәт, – дигән атаман. – Сиңа бер көн вакыт бирәм. Тапсаң, ярдәмчем булырсың. Тапмасаң, башыңны өзәм.
– Тыныч бул, атаман. Кич мине монда көтегез.
Ул карак киемен салган, зәңгәр ефәк халат, түбәтәй кигән һәм шәһәргә киткән.
Базар әле буш булган. Карт башмакчы гына утырган.
Әхмәт Башөзәр аның янына килгән һәм болай дигән:
– Хәерле иртә, абзый. Эшкә бигрәк иртә чыккансың!
– Нәрсә кирәк сиңа? – дип сораган Мостафа исемле башмакчы.
– Мин шәһәрегезгә төнлә генә килдем. Бу шәһәрдә минем энем, бай сәүдәгәр яши иде. Аны күрергә дип, ерак илләрдән килдем. Әмма ул үлгән икән. Хәзер аның туганнарын эзлим.
– Шәһәрдә күптән түгел бер сәүдәгәрне күмделәр. Хатыны аны бүреләр талады, ди. Әмма чынлыкта аны үтергәннәр, диләр.
Әхмәт Башөзәр бик сөенгән. Кирәкле кешене тапканын аңлаган ул.
– Аның йортын күрсәтә аласыңмы миңа?
– Әйе, – дигән башмакчы. – Эшемне нишләтим соң? Кемдер туфли сорап килер. Ә мин монда юк.
– Менә сиңа динар, – дигән Әхмәт. – Чыгымнарың өчен ал моны. Энемнең йортын күрсәтсәң, тагын бер динар бирермен.
– Юмартлыгың өчен рәхмәт сиңа! – дип сөенде Мостафа. – Бер динар өчен миңа ай буе эшләргә кирәк.
Башмакчы Әхмәткә Касыймның йортын күрсәткән.
– Үлгән сәүдәгәр менә шушы йортта яши иде. Хәзер монда аның энесе яши, – дигән ул.
Әхмәт кесәсеннән акбур кисәге алган да капкада тамга калдырган.
– Хәзер мин бу йортны югалтмыйм. Иртәгә иптәшләремне китерәм. Атаманның ярдәмчесе булачакмын! – дип сөенгән ул.
Әхмәт китүгә йорттан Марҗәнә исемле хезмәтче кыз чыккан һәм тамганы күргән.
– Кем безнең капканы буяган? – дип уйлаган ул. – Урам малайларыдыр. Юк, тамга бик биек! Аны олы кеше куйган. Ул безгә начарлык тели.
Мәрҗәнә акбур алган да күрше йортларга да шундый ук тамгалар куйган.
Әхмәт Башөзәр горурланган.
– Менә күрерсез, мин атаманның ярдәмчесе булам! – дигән.
Икенче көнне караклар халатлар кигәннәр һәм шәһәргә килгәннәр. Иң алда атаман белән Әхмәт барганнар.
– Карагыз, – дигән ул, – менә ул йорт. – Капкада тамга күрәсезме?
– Менә тагын бер тамга, – дигән икенче карак. – Дошманыбыз кайсы йортта яши соң?
– Менә монысында да тамга бар! Монысын да! Монда да! Бөтен йортларда да тамгалар бар! – дип кычкырганнар караклар.
Атаман ачуланган һәм әйткән:
– Бу нәрсә дигәнне аңлата? Кемдер синнән хәйләкәррәк, Әхмәт! Кушканны эшләмәдең. Башыңны үзем чабам!
– Кем бу эшкә алына? Кемнең кыюлыгы җитә? Ялкау һәм көчсез кеше моны эшли алмый! – дигән.
– Мин тырышып карыйм, атаман, – дигән Мөхәммәд Тазбаш. – Мин карт кеше. Мине алдалап булмый.
– Бар, Мөхәммәд, – дигән атаман. – Иртәгә кичкә кадәр көтәм сине. Дошманны тапмасаң, кызганмыйм.
Слова и выражения
- байлыктан акылын югалта башлаган – начал терять голову от богатства
- соңгы тәңкәгә кадәр – до последней монеты
- борчак – горох
- бодай – пшеница
- солы – овёс
- киндер – конопля
- арпа - ячмень
- таларга телидер – хочет ограбить
- башын чапканнар – отрубили голову
- кыргый хайваннар – дикие звери
- келәмнәр – ковры
- сыйлыйм – угощаю
- алтын җиргә таралганлыгын – что золото рассыпано по земле
- кыю һәм хәйләкәр – смелый и хитрый
- башмакчы – башмачник
- чыгымнарың өчен ал моны – возьми это в качестве расходов
- акбур кисәге – кусок мела
- тамга – знак
- кемдер синнән хәйләкәррәк – кто-то хитрее тебя
- кушканны эшләмәдең – не сделал, что было велено
- дошманны тапмасаң, кызганмыйм – если не найдешь врага, не пожалею (тебя)
Иртән Мөхәммәд Тазбаш шәһәргә башмакчы янына киткән. Башмакчы аңа йортны күрсәткән.
– Йортны миңа да билгеләргә кирәк, – дип уйлаган Мөхәммәд. Кирпич кисәге алган һәм югары уң якта тамга куйган.
– Монда аны беркем дә күрмәс, – дип уйлаган ул.
Мәрҗәнә базардан кайткан. Капкалары яныннан кемдер киткәнен күргән ул һәм шикләнгән.
Капканы игътибар белән караган һәм тамганы күргән.
– Менә кем капкада тамгалар куя икән, – дип уйлаган Мәрҗәнә. – Тукта, күрсәтәм мин сиңа.
Ул күрше йотларга да шундый ук тамгалар куйган.
Ә Мөхәммәд Тазбаш мәгарәгә җиткән һәм:
– Тизрәк барыйк! Ашыгыгыз! – дип кычкырган.
Караклар тагын бөтен капкаларда да тамгалар күргәннәр.
– Синнән дә хәйләкәррәк кеше бар, – дигән атаман. – Кызгану юк сиңа!
Мөхәммәднең дә башын чапканнар. Инде кырык түгел, утыз сигез генә карак калган.
– Бу авыр эшне үзем башкарам, – дип уйлаган атаман. – Минем кешеләрем яхшы сугышалар, урлыйлар. Әмма хәйләкәрлек һәм алдауга яраклы түгелләр.
Икенче көнне атаман Хәсән Беркүзле шәһәргә үзе киткән. Базарда сату барган. Хәсән башмакчы янына барган.
– Мин үтерелгән сәүдәгәрнең өченче туганы. Ерак Төньяктан туганымны күрергә килдем мин.
Башмакчы атаманны Касыйм йортына алып килгән. Атаман урам почмагыннан Касыйм өенә кадәр ничә капка икәнен санаган.
Аннар бер каракка шәһәрдә егерме көчле үгез һәм кырык май савыты алырга кушкан.
Караклар савытлар эченә кергәннәр. Ә ике буш савытка май салган. Болай кешеләр савытларда майдыр дип уйлаячаклар.
Атаман үгезләрне җиккән һәм Касыйм йортына киткән. Ишегалдында күңелле, көләч йөзле кеше утырган. Бу Гали-баба икән. Атаман аның янына килгән.
– Хәерле кич, хөрмәтле сәүдәгәр, – дигән ул. – Мин ерак илдән килдем. Кыйммәтле май алып килдем.
– Кер, – дигән Гали-баба. – Миндә урын күп. Ашап алырбыз. Әй, Мәрҗәнә! Этләрне чылбырга утырт. Кунакка тимәсеннәр.
Мәрҗәнә кунакларга тавык кыздырырга булган. Ләкин май беткән икән. Тәрәзә артында кырык савыт май бар бит!
– Беразын алам. Ә иртәгә базардан май алып кайтам да савытка кире салам, дип уйлады ул
Мәрҗәнә ишегалдына чыккан. Ә караклар аны атаман дип уйлаганнар һәм:
– Ниһаять, син килгәнсең, атаман! Тизрәк чыгар безне бу савытлардан. Тизрәк үтерик йортның хуҗасын, – дигәннәр.
Мәрҗәнә хуҗасына куркыныч янаганын аңлаган. Тавыш килгән савыт янына барган да:
– Тиздән башлыйбыз. Дәшмә. Югыйсә сине этләр ишетер. Аларны төнгә җибәрделәр, – дигән.
Аннары Мәрҗәнә майлы савытны алган, майны яхшылап җылыткан һәм карак утырган савытка салган. Карак шунда ук үлгән. Шулай итеп кыз барлык каракларны да үтергән.
Соңыннан Мәрҗәнә коймаклар пешергән һәм кунакка ашаткан.
Гали-баба Мәрҗәнәгә кунак өчен биергә кушкан. Мәрҗәнә өстенә җәймә япкан. Аның астына хәнҗәр яшергән. Мәрҗәнә бик матур итеп биегән, атаман янына якынлашкан һәм хәнҗәр йөрәгенә кадаган.
Гали-бабаның бу хәлгә исе киткән.
– Нинди кайгы! – дип кычкырган ул. – Нәрсә эшләдең син? Йортымда кунак үтерелде! Нинди хурлык!
Мәрҗәнә хуҗасына барысын да сөйләп биргән. Гали-баба, Зәйнәб һәм Фатыйма аңа рәхмәт әйткәннәр. Мәрҗәнә бүтән хезмәтче булып эшләмәгән, ә хуҗаның бертуган сеңлесе кебек булган.
Алар бергәләшеп тыныч һәм бәхетле яши башлаганнар.
Слова и выражения
- Монда аны беркем дә күрмәс – Здесь его никто не увидит
- шикләнгән – засомневалась
- Кызгану юк сиңа! – Нет тебе жалости!
- алдауга яраклы түгелләр – на обман не годятся
- Базарда сату барган – на базаре шла торговля
- ничә капка икәнен санаган – сосчитал, сколько ворот
- май савыты – горшки (кувшины) для масла
- үгезләрне җиккән – запряг быков
- көләч йөзле – улыбчивый
- чылбырга утырт – посади на цепь
- тавык кыздырырга – пожарить цыплят
- чыгар безне бу савытлардан – вытащи нас из этих горшков
- куркыныч янаганын аңлаган – поняла, что грозит опасность
- шунда ук үлгән – тут же умер
- хәнҗәр – кинжал
- исе киткән – изумился, удивился
- Нинди хурлык! – Какой позор!
*****
Ну и как вам знакомый текст на татарском? Также предлагаем вам почитать вот эти интересные сказки:
- Галәветдин һәм сихерле лампа (Аладдин) – Часть 1
- Галәветдин һәм сихерле лампа – Часть 2
- Көлгенә (Золушка)
- Итекле мәче (Кот в сапогах)
Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!