Казан эшмәкәре Альбина Ганиева тегүче булып эшли, хатын-кызлар киеме тегә. Шәһәрдә индивидуаль саклану чаралары җитмәвен ишетеп, битлекләр тегә башлаган. Башкалар бәясен арттырып сатканда, ул аларны халыкка бушка тараткан. Альбина ханым белән әңгәмә кордык.
БУ ТЕМАГА: Казанның мөселман брендлары битлекләр тегеп сатаБитлек берничек тә 500 сум тора алмый, аның үз бәясе хәтта 250, 150 сум да түгел. Эшемдә калган тукыма кисәкләре бар иде, менә шулардан битлекләр тегеп, кешеләргә бушка таратырга булдым
— Коронавирус пандемиясе игълан ителгәч, күзәтә башладым, саклану битлекләре җитмәгәнен күрдем. Кайбер эшмәкәрләр ул вакытта битлекләр тегеп, аларны артык кыйммәт бәягә сата башлавы күңелемә тиде. Кайберәүләр битлекләрне 500 сумга сатты. Әйе, аңлашыла, алга таба эш белән нәрсә булып бетәчәге билгесез, кешеләргә гаиләләрен ашатырга кирәк, әмма мондый бәяләрне күргәч, шаккаттым. Битлек берничек тә 500 сум тора алмый, аның үз бәясе хәтта 250, 150 сум да түгел. Эшемдә калган тукыма кисәкләре бар иде, менә шулардан битлекләр тегеп, кешеләргә бушка таратырга булдым. Инстаграм битемдә пост чыгардым. Калган тукыма 400 битлеккә җитте, ә миңа мөрәҗәгать итүчеләр саны меңгә якын булды.
Your browser doesn’t support HTML5
Башкалар битлекләр тегеп халыкка бәясен арттырып сатканда, Альбина акча турында уйламаган, битлекләргә кытлык зур икәнен күреп, берәр чара күрергә тырышкан:
Хисабымда күпмедер акчам тукыма, эш хакын түләр өчен әлегә бар дидем, калганын уйлап тормадым
— Мин үзем импульсив кеше, бик еш эмоцияләргә бирелеп эш итәм. Бер айдан нәрсә булачагын уйламадым, яшәргә акчам булырмы, юкмы дигән сорау икенче планга күчте. Хисабымда күпмедер акчам тукыма, эш хакын түләр өчен әлегә бар дидем, калганын уйлап тормадым. Бу уртак бәлагә каршы көрәшкә үз өлешемне шул битлек таратып кертермен дип уйладым. Ниятләгәч, Аллаһ Тәгалә мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирде.
Мөмкинлек дигәннән, Альбинаның бу адымын күргән башка кешеләр дә ярдәмгә килә башлаган. Яшел Үзән районындагы Васильево бистәсендә яшәүче, үзенең тегү остаханәсе булган Елена Погодина элемтәгә кереп, Альбинага ярдәмгә килгән.
— Остаханәбездә сигез тегүчебез бар. Битлекләрне тегү процессын төркем белән җайлап алып бардык: кемдер кисә, кемдер тегеп чыга, кемдер бавын тага. Алай эш иткәч, бер битлекне тегәр өчен биш минут вакыт җитә.
Альбинага ярдәм итү ниятеннән кайбер кешеләр күмәк заказ ясый башлаган. Берничә оешма үз эшчеләренә битлекләргә заказ биргән, килгән акчага тегүче янә тукымалар алып халыкка бушлай таратырлык битлекләр җитештергән:
Мантыйк эзләмәгез, бу эштә ул юк. Бары тик ярдәм итү теләгеннән
— Беренче мең данә битлекләрне Казанның Ямашев урамындагы бер сәүдә үзәге каршында тараттык. Нишләп без мондый эш башкарабыз, ни өчен бушка, дип кызыксынчылар күп булды. "Мантыйк эзләмәгез, бу эштә ул юк. Бары тик ярдәм итү теләгеннән" дип әйттем. Битлеккә дип килгән кешеләр шоколад, пәрәмәчләр тотып килде. Рәхмәтләр әйтте, бу шулкадәр дулкынландыргыч булды.
Беренче мең данә битлек тиз таралып беткән, бар кешегә дә җитмәгән, Альбинага мөрәҗәгать итүләр туктамаган. Икенче меңне тегә башлагач, ул таныш табибларыннан хастаханәләрдә битлекләр җитмәвен белгән:
Битлекләрнең икенче партиясен табибларга тапшырырга кирәк дигән фикер килде
— Табиблар ул вакытта битлекләр, саклану чаралары җитмәгәнен ачык итеп әйтергә кыймады. Аңлашыла инде, эшләрен югалтудан курыкканнар. Үзем таныш булган, балаларымны йөрткән табиблар белән аралашканда алар хастаханәләрдә индивидуаль саклану чаралары җитмәвен әйттеләр. Ул вакытта табибларга марля таратып битлекләрне үзләренә тегеп кияргә кушканнар. Шул форсаттан файдаланып, сатучылар хастаханә янына килеп табибларга битлекләр сатканын да ишеттем. Бу бит инде коточкыч күренеш. Шунда битлекләрнең икенче партиясен табибларга тапшырырга кирәк дигән фикер килде.
Эшмәкәр сөйләвенчә, бер завод 200 битлеккә заказ биреп, шул битлекләрне хастаханәгә илтеп тапшырган. Альбина, бу эш акча эшләү нияте белән башкарылмады, ди. Эш башлангач, күп кеше ярдәмгә килеп, үз оешмаларына заказлар ясап, шул килгән акчадан гади халыкка бушлай битлекләр таратырга ярдәм итте. Кайберләре битлек таратканда күпмедер акча биреп, кайберләре җылы сүз белән бу эшкә үз өлешен кертте, ди Альбина:
— Бушлай битлек алырга килүчеләрнең кайберләре 500 сум биреп, бу акчаларга тукыма алып, эшне дәвам итегез, дип әйтеп китүчеләр дә булды. Алай бай кешеләр димәс идем, безнең кебек гап-гади кешеләр иде ул.
Хәзерге вакытта битлек сораучылар саны кимеде, күрәсең бу мәсьәлә җайга салына башлады, дип куана Альбина:
— Индивидуаль саклану чараларына кытлык булмасын дип хәзер республика җитәкчелеге эшне җайга сала башлады. Җитештерү җайланмалары сатып алынды, алар эшкә кереште. Моннан соң республика битлекләр белән тулаем тәэмин ителәчәк дип уйлыйм. Моңарчы хакимиятләр мондый фаҗигага әзер түгел иде, моннан соң мондый проблем булмас дип өметләнәм.