Башкортстанда 28 апрельгә барлыгы 631 кешедә COVID-19 рәсман расланган. 33 кеше авыр хәлдә, 12 кеше үпкәне ясалма җилләтү җайланмасына тоташтырылган. Соңгы тәүлек эчендә коронавирус 61 кешедә табылган, 4 кеше савыккан, үлүчеләр юк. Бу мәгълүматны Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы брифингы вакытында министр урынбасары Ирина Кононова китерде.
Кононова сүзләренчә, коронавирус йоктырган кешеләр саны көн саен артып тора, ләкин бу тестларны күбрәк ясау белән бәйле – Башкортстан тестлар саны ягыннан Идел буе федераль бүлгесендә алгы рәтләрдә бара. Бүгенге көндә республикада барлыгы 57 меңнән артык тест уздырылган.
Башкортстанның Һигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак белдергәнчә, республикада бүген 16 лаборатория эшли, араларында хосусый оешмалар да бар. Белоретта лаборатория ачылырга әзерләнә.
Республикада биш хастаханә карантинда кала бирә. Болар республика яман шеш авырулары диспансеры, Балтач, Кырмыскалы, Бәләбәй район хастаханәләре һәм Стәрлетамак хастаханәсе дип сөйләде Роспотребнадзорның республика идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Венер Изикаев. Кичә Уфадагы 21нче санлы шәһәр хастаханәсе COVID-19 сәбәпле кертелгән карантиннан чыккан иде.
Хәзер Бәләбәйдә коронавирусның яңа учагы кабынып килә дип белдерде сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле. Бәләбәй районы үзәк хастаханәсендә пациентлар да, табиблар да вирус йоктыра. “Анда чыганак, кызганычка каршы, саклана. Элек РКБда башланган вакыттагы кебек үк хәл күзәтелә” диде Кононова. Бәләбәй районы хастаханәсендә COVID-19 диагнозы 44 пациент һәм медицина хезмәткәрендә расланган. Коронавируслы авырулар саны ягыннан Бәләбәй республикада икенче урында. Беренче урында Уфа – 631дән 240 очрак республика башкаласында теркәлгән.
- 5 апрельдә үлгән пациентта коронавирус табылганнан соң, Уфадагы РКБ 6 апрельдә карантинга ябылды. Хастаханә табиблары авырулар арасында үпкә шешү һәм югары температура очраклары артуын җитәкчелеккә мартта ук әйтеп килүләрен, әмма хастаханә җитәкчелеге коронавируска тест ясарга рөхсәт итмәвен, табибларны саклану чаралары белән тәэмин итмәвен белдерде.
- РКБда 1200 кеше, шул исәптән 600 медицина хезмәткәре карантинда ябылып калды.
- Элегрәк Рммма Камалованың улы, юрист Тимур Уразмәтов РКБда табиблар һәм паицентларга коронавирус йогу сәбәпле прокуратурага шикаять әзерләнүен әйткән иде. Юрист шулай ук РКБга башка авырулардан дәваланырга килеп, коронавирус йоктырган кешеләрдән дә мәхкәмәгә шикаятьләр булыр дип фаразлый.
- Русия тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе РКБ җитәкчелеге гамәлләрен “ваемсызлык” маддәсе нигезендә тикшерә башлады. Башкортстан тикшерү комитетының эшен Русия Баш прокуратурасы үз контроленә алды.