Башкортстанның Бәләбәй үзәк район хастаханәсендә үлгән шәфкать туташы коронавирус белән авырмаган, аның үлеменең сәбәбе башка дип белдерде Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова. Бу мәгълүматны ул 7 майда министрлыкның онлайн брифингы вакытында хәбәр итте.
Элек социаль челтәрләрдә Бәләбәйдә медицина хезмәткәре коронавирустан үлгән булырга мөмкин дигән хәбәр таралган иде.
"Әйе, без Бәләбәй хастаханәсендә медицина хезмәткәре үлемен раслыйбыз. Аның үлеме COVID белән бәйле түгел. Шулай да, бу авыр югалту. Министрлык исеменнән бу хезмәткәр ханымның туганнарының да, коллегаларының да кайгысын уртаклашасым килә" диде Кононова.
Брифингта Башкортстанда коронавирус белән бәйле яңа саннар да хәбәр ителде. Узган тәүлектә республикада COVID-19 йоктыручылар 83 кешегә арткан, шулар арасында иң күбе – 55 кеше – Нефтекама кешеләре. Бу шәһәрдә хәзер 190 кешедә яңа вирус бар. Башкортстанда Роспотребназдор вәкиле Венер Изикаев белдергәнчә, вирус чыганагы – Нефтекама психоневрология интернатында. Хәзерге вакытта андагы авырулар белән аралашкан барлык кешеләр дә тест узган.
Башкортстанда коронавируслы авырулар 1243 кеше. Шулардан 341 кеше хастаханәдә дәвалана. 16 пациент үпкәләрне ясалма җилләтү җайланмасына тоташтырылган. "Без әле авыруның яссылыгына (плато) җитмәдек", диде Кононова.
Министр урынбасары Якутиядән Башкортстанга вахтачыларны кайтару ничек барганын да сөйләде. Аның сүзләренчә, вахтачыларны очкычлар белән кайтару 10 майда тәмамланачак.
"Без аларны 2-4 урынлы бүлмәләрдә урнаштырабыз. Бу Роспотребнадзор нормаларына каршы килми, чөнки алар болай да бер-берсе белән аралашкан. Без аларны бары кечерәк төркемнәргә генә бүлдек. Башка төрле мөмкинлекләребез әлегә юк" дигән Кононова.
Рәсми саннар. 07 май 10:45
төбәкләр | авырган | савыккан | үлгән |
Татарстан | 1 415 (+105) | 184 (+16) | 4 (+1) |
Башкортстан | 1 243 (+83) | 289 (+30) | 14 (+0) |
Русия | 177 160 (+11 231) | 23 803 (+2 476) | 1 625 (+88) |