Кукмара фермеры кул хезмәтен киметү турында уйлана

Your browser doesn’t support HTML5

Камил Хөсәенов Татарстанның Кукмара районы Аш-Буҗи авылында инде 15 ел суган үстерә. Авылдан ерак түгел бер урында аның 5 һектар чамасы җире бар. Коронавирус чорында суган үстерүчеләргә дәүләттән бер ярдәм дә булмады ди ул. "Нишлисең, хөкүмәттән акча көтеп утырып булмый, үзең өчен үзең җавап бирергә тиешсең" диде ул Азатлыкка һәм тракторын кабызып басуга ашыкты.