Фәрит Зәкиев: "Хакимият штрафлар салып, ТИҮне ябырга җыена"

Адвокат Алексей Златкин һәм ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев (у)

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТИҮгә салган 150 мең сумлык штрафын бүген Казан мәхкәмәсе урынлы дип тапты. ТИҮ башлыгы сүзләренчә, бу сумма түләнмәсә, оешма ябылырга мөмкин.

19 май Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Татарстан сивиль саклану һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторының гыйнварда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә биргән 150 мең сумлык штрафның канунилыгы тикшерелде.

Коронавирус сәбәпле журналистлар һәм тыңлаучылар катнаштырылмаган утырышта хөкемдар Миләүшә Идрисова ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевнең бу җәзаны гамәлдән чыгару өчен 11 мартта язган гаризасын канәгатьләндермәде. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының татар иҗтимагый үзәгенә салган 150 мең сумлык штраф үз көчендә калды.

Бу хакта мәхкәмә утырышыннан соң Азатлык хәбәрчесенә ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев әйтте.

Зәкиев сүзләренчә, быелның гыйнвар урталарында Сәетгалиев урамы 3нче йорт адресында урнашкан татар иҗтимагый үзәге бинасына Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы килеп, ТИҮдә бөтенләй булмаган, исеме дә беленмәгән ниндидер Айрат Сибгәтуллин исемле кешедән үзләренә шикаять булуын җиткергән.

Шикаяттә ТИҮ бинасында даими рәвештә чит кешеләрнең яшәве һәм ул кешеләрнең тәмәке тартып янгын чыгарырга мөмкин икәнлеге, әйләнә-тирәне чүпләүләре язылган диелә. Инспектор моннан соң бинаның бер өлешен кулланган ТИҮгә 150 мең сум күләмендә җәза язып киткән.

Фәрит Зәкиев ТИҮгә бу кадәр зур күләмдә җәза бирү хакимият тарафыннан оешманы юкка чыгару максатыннан махсус эшләнә, дип саный.

"ТИҮ Татарстанда бердәнбер бәйсез оешма. Без теләсә кайчан, милләтне борчыган теләсә нинди темага пикет, митинг оештыра алабыз. Төрле темаларга, проблемнарга карата президентларга хатлар язабыз. Әйтик, 2017 елда татар теле һәм татар теле укытучыларына каршы прокуратурадан һөҗүм башлангач без күпләп пикетлар һәм митниглар оештырдык. Боларны хәзерге тоталитар һәм авторитар системда кабул итә алмыйлар", дип белдерде.

Зәкиев Вахитов районы мәхкәмәсе карарын ун көннән соң Татарстан Югары мәхкәмәсенә һәм кирәк булса, Самардагы кассация мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен, аннан да үзләре өчен тискәре карар чыккан очракта, авыр хәлдә калачакларын җиткерде.

"Ул мәхкәмәләрдән дә уңай карар чыкмаса, без барыбер бу штрафны түләргә җыенмыйбыз. Чөнки безнең ул кадәр акча түләү мөмкинлегебез юк. Штрафны түләмәсәк, ТИҮне ябачаклар. Шулай да татар дөньясына ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп карарбыз. Әмма моңа бик ышанып бетмим. Татарлар бердәм күтәрелеп авыр хәлдә калган үз оешмаларын якларлармы, әйтә алмыйм", дип белдерде Фәрит Зәкиев.