АКШның Миннесота штатындагы Миннеаполис шәһәрендә кибеттә 20 долларлык ялган банкнот белән түләүдә гаепләнеп тоткарлагану вакытында һәлак булган афроамерикан Джордж Флойдның үлеменә протест чаралары илнең дистәләрчә штатына таралды. Полиция хезмәткәрен Флойдның муенына тез белән озак вакыт басып торып буып үтерүдә гаепләүдән башланган ризасызлык чуалышларга әверелде, күпләгән шәһәрләрдә машиналарга, биналарга ут төртүләр, кибетләрне талаулар башланды. Азатлык АКШның төрле штатларында яшәүче татар һәм башкорт вәкилләре белән әлеге хәлләр һәм бу протестларда яңгыраган расизм гаепләүләре турында сөйләште.
Тумышы белән Шәмәрдәннән, хәзер Бока-Ратонда (Флорида штаты) яшәүче Мәдинә Әбсәләмова әйтүенчә, АКШта яшәүче, аның белән сөйләшкән татарлар арасында бу протест чараларына да, афроамериканнарга карата да капма-каршы караштагы кешеләр бар.
"Әлегә бездә тыныч, әмма, дөрес булса, интернетта мародерларның безнең шәһәргә, Бока-Ратонга да килергә җыенуы турында хәбәрләр таралды. Шуннан куркып торабыз. Минем уйлавымча, бу бары афроамериканнарның протестлары гына түгел, ә ниндидер провокациягә, манипуляциягә охшап тора. Әмма төрле кеше төрлечә уйлый. Мондагы татарларның күбесе ул турыда фикерләшергә теләми. Шул ук вакытта бу чараларда катнашучылар кеше түгел, аларны юк итәргә кирәк диюче, кара тәнлеләрне хурлаучы татарлар да бар. Урысча сөйләшүче төркемнәрдәгеләр аларны атып үтерергә кирәк дигән фикерләр дә белдерә. Минем белән сөйләшкән берничә кеше шундый фикер белдерде һәм аларның фикерен нидер аңлатып кына үзгәртерлек түгел.
Мин үзем андый фикерләр белән һич тә килешмим. Бер яктан, алар АКШның хөр ил булуын мактый, икенче яктан хөр илгә хас булмаган чишелеш ысулларын тәкъдим итә. Шулай да, монда белем алып ниндидер дәрәҗәгә ирешкән татарлар башкача фикерли, афроамериканнарны гына гаепләми һәм шул ук вакытта манипуляцияләр булуын, бу талаучыларның күбесе Флойдны яклаучылар булмавын әйтә. Әмма расизм очракларының булгалавын да бөтенләй инкарь итеп булмый. Без ак тәнле булгач, андый нәрсәне сизгән булмаса да, сеңлем үзенең кара тәнле дус кызы белән күбрәк ак тәнлеләр яши торган районда йөрергә чыкканда кешеләрнең башкача, шикләнеп каравын күргән", ди Мәдинә
Башкортстан кызы, инде күп еллар Лос-Анджелеста (Калифорния) яшәүче Айгөл Лайон үзе яшәгән урынга якында гына атышу тавышларын ишетүен әйтә.
"Монда коронавирус аркасында болай да урамга чыкмый утыра идек, хәзер урамга чыгарга бөтенләй куркыныч. Мин яшәгән урында тыныч, әмма кичен шәһәрнең якындарак бер өлешендә атышу тавышы бик озак ишетелеп торды. Берсен дә үтермәгәннәрдер шәт, полиция резин ядрәләр генә куллана дип әйтәләр. Дус кызым Суфия әйтүенчә, Санта-Моника бистәсендә (Лос-Анджелесның бер өлеше - ред.) кибетләрне бик каты талаганнар. Ул коронавирус чикләүләре тәмамлангач эшкә чыгасы иде. Чыга алмыйм инде, безнең сәүдә үзәген дә талаганнар диде. Бу протестлар башта афроамериканның үтерелүеннән башланган иде. Әмма хәзер күбрәк кибет талауга әйләнеп китте. Кемнәрдер бу вазгыятьне бик оста файдалана дип уйлыйм. Интернетта бу чуалышларның видеоларын карагач шундый уйга килдем. Андагы төркемнәрнең җитәкчеләре булуы күренә. Ул җитәкчеләр кемгә кая барырга, нәрсә эшләргә икәнен төртеп күрсәтә, йә тизрәк атларга дип ишарәли", ди ул.
Мәктәптә кешенең тән төсе нинди булуы мөһим түгеллеген кечкенәдән үк миләренә сеңдерәләр
Айгөл шәхсән расизм очракларын күрмәвен әйтә. "Минем шәхсән үземнең расизмны күргәнем юк. Балам мәктәптә укый. Мәктәптә кешенең тән төсе нинди булуы мөһим түгеллеген кечкенәдән үк миләренә сеңдерәләр. Бала теге яки бу кешене сурәтләгәндә аның чалбары кызыл, күлмәге тегенди, чәче мондый дип әйтергә мөмкин, әмма аның тән төсе нинди булуын әйтү турында уйламый да. Кешенең тәне яки күзе нинди булуга игътибар Совет берлегендә яки Русиядәге тәрбиядә күбрәк дип әйтер идем. Монда үземә карата да ниндидер расизм сизгәнем булмады, минем белән аралашкан башкортлар яки татарлардан да андый нәрсә ишеткәнем яки аларда андый караш булганын күргәнем юк. Ә менә мин интернетта төрле урыс телле төркемнәрдә утырам. Анда, мәсәлән, кара тәнле кешеләр җинаятьче дигән фикерләр еш очрый. Гәрчә чынлыкта җинаятьченең күзе кысык булырга да, кысык булмаска да, тәне кара булырга да, ак булырга да мөмкин", ди Айгөл Лайон.
БУ ТЕМАГА: АКШ ут эчендә. Джордж Флойд үлеменнән соң чуалышлар бар илгә таралдыТумышы белән Казаннан булган һәм хәзер Нью-Йоркта яшәүче Лилия Сираҗи фикеренчә, хәзер кайбер яхшы эш урыннарына урнашканда, киресенчә, афроамериканнарга өстенлек бирелә.
"Көндез протест чаралары тыныч узса да, төнлә протестчылар Манһэттендагы кайбер урамнарны җимергән, кибет тәрәзәләрен ватып әйберләрне урлаган. Без кара тәнлеләр яши торган районнан читтә торабыз, әмма ирем шәһәр автобусы йөртә һәм шуңа ул эштә булган вакытта борчылып торам. Протестларны һәрвакыт СNN, MSNBC каналлары аша карап барабыз.
Полиция гамәленә протесттан башланган каршылык чарасы, хәзер инде кара тәнлеләрнең еллар буе җыелган үпкәләрен чыгаруга китерде
Халык полициянең кара тәнле кешене үтерүен тәнкыйть итә, ләкин каршылыкның болай чуалышларга әверелүен хупламаучылар да бар. Протест хаоска әйләнеп бара. Кемнеңдер сценарие белән оештырылган чара диючеләр дә юк түгел. Полиция гамәленә протесттан башланган каршылык чарасы, хәзер инде кара тәнлеләрнең еллар буе җыелган үпкәләрен чыгаруга китерде. Төнлә полиция машиналары яндырылды. Шәһәр автобусларына, биналарга теләсә нәрсә язып бетерделәр. Күпчелек очракта расизмда гаепләү модага керде, "алтын күкәйгә" әйләнде. Ә чынбарлыкта күп җирдә расизм 180 градуска борылды. Бенефитлар булган шәһәр эшенә акларга эшкә урнашу бик авыр. Тигезлек ике яклы булырга тиеш, бер якка да аумыйча", ди Сираҗи.
Тумышы белән Чаллыдан булган хәзер Чикагода яшәүче Айгөл Тимчишин (Исламова):
"Бездә протестлар тыныч кына башланып китте, әмма бик тиз арада чуалышларга әверелде. Бу протестлар башланган җомга көнне без татар активисты Чулпан Фәттахова белән ТАССРның 100 еллыгына багышлап видео яздырып йөрдек. Бу кичке бишләр белән сигезләр тирәсе булды. Урамда кара тәнле кешеләр бик күп иде, полиция алардан да күбрәк иде. Бер-ике кара тәнле әле миннән: "Сиңа булышырга кирәкмиме, адашмагансыңдыр ич?" дип тә сорады. Аннары метрога утырып кичке уннарда өйгә кайттым. Метрода кеше аз иде.
Бизнес хуҗалары бу талаулардан күп акчаларын югалтты
Икенче көнне социаль челтәрләрдә "Чикаго үзәгенә бармагыз" дигән язулар күрдем. Шуннан шимбәдән башлап 24 сәгать эчендә шәһәрнең асты өскә килде. Кибет тәрәзәләрен ватып керүләр, талаулар китте. Бигрәк тә танылган бренд кибетләренә, телефон, телевизор, кыйбатлы ташлар, хәмер кибетләренә, кафе-рестораннарга һөҗүм иткәннәр. Минем дә, үзәктә үк булмаса да, затлы күлмәкләр сатучы кибетем бар. Аннан бөтен тауарларымны алып кайттым. Гомумән, бизнес хуҗалары бу талаулардан күп акчаларын югалтты. Бу бит протест кына түгел, ә чын мәгънәсендә талау. Нәкъ кыйбатлы бренд кибетләре таланды.
Бу каршылык чаралары беркемне дә битараф калдырмый. Протест дөрес юнәлештә китмәде дип саныйм. Чикагода минем танышларым арасында кара тәнлеләр бар, әмма алар арасында бу чарада катнашучылар юк дип беләм. Гомумән, минем Америкада расизм белән очрашканым юк, ди Айгөл.