Тарих институты мөдире вазифаларын башкаручы итеп Радик Салихов билгеләнде

Радик Салихов (сулда) һәм Илсур Һадиуллин

Рафаил Хәкимов институтның фәнни җитәкчесе булып калачак.

Татарстанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты вазифаларын башкаручы булып тарих фәннәре докторы Радик Салихов билгеләнде. Моның турында институтның рәсми сайтында хәбәр ителә.

9 июнь көнне Тарих институты хезмәткәрләре Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин белән очрашты. Ул мәгариф министры карары белән мөдир вазифаларын башкаручы буларак Салихов билгеләнүен белдерде, аңа яңа урында уңышлар теләде.

Һадиуллин Тарих институты Русиянең алдынгы фәнни оешмалары арасында булуын әйтте, аның фәнни потенциалын саклау – Татарстанның иң мөһим бурычларының берсе диде.

Моннан тыш Һадиуллин мәгариф һәм фән министрлыгы институтның элекке җитәкчесе Рафаил Хәкимовны оешманың фәнни җитәкчесе итеп сайлау тәкъдимен хуплавын белдергән. Элегрәк Хәкимовны әлеге вазифага институтның Гыйльми шурасы тәкъдим иткән.

БУ ТЕМАГА: Рафаил Хәкимов: "Бүген үк китәргә әзер. Институт кына эшләсен"

Радик Салихов – тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул Тарих институтында 1997 елдан эшли, 2011 елдан мөдир урынбасары вазифасын башкара.

Рафаил Хәкимов институт мөдире вазифаларыннан китәргә әзер булуын элегрәк Азатлыкка белдергән иде. Ул үз урынына урынбасарын Радик Салиховны тәкъдим итүен әйтте.

Соңгы атналарда Тарих институты ябу ихтималы турында хәбәрләр чыккан иде. Бу турыда президент фәрманын күрүен Азатлыкка Рафаил Хәкимов үзе хәбәр иткән иде. Татарстан фәннәр академиясе үз ягыннан, сүз Тарих институтын бетерү турында бармый, аны бары тик реформалау була ала дип белдерде. Ахыр чиктә Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Хәкимовка институт мөстәкыйль калачагын әйткән.