RAEX агентлыгы Русия вузларының еллык рейтингын чыгарды. Анда иң яхшы 100 уку йорты урын алган. Беренче йөзлеккә Татарстаннан өч, Башкортстаннан ике югары уку йорты кергән.
Казан федераль университеты 18нче урында. 2019 елда ул 16нчы урынны биләгән булган. Моннан кала, Казан авиация институты (КНИТУ-КАИ) – 47нче урын (44), Казан технология университеты (КНИТУ) 83 нче урынга чыккан, 2019 елда ул 89нчы урында булган.
Башкортстандагы Уфа дәүләт нефть техника университеты (УГНТУ) 49нчы урында, ул узган елдагы күрсәткечен җиде баскычка яхшырткан. Башкорт дәүләт медицина университеты (БГМУ) 84нче урында, ул 2019 елда 65нче урында булган.
Русия вузлары арасында беренче бишлектә МДУ, МФТИ, Илкүләм тикшеренү атом-төш университеты, Петербур дәүләт университеты һәм Икътисад югары мәктәбе (НИУ ВШЭ) кергән.
Рейтинг барлыгы 42 төр күрсәткеч нигезендә төзелә. Монда статистика мәгълүматлары да, 60 меңнән артык кешедән сораштыру, галимнәр һәм студентлар, эш бирүчеләр фикерен белешү дә кергән.
RAEX-100 Русиянең иң яхшы вузлары рейтингы ел саен 2012 елдан бирле чыгарыла. Ул уку йортында белем бирү дәрәҗәсенә, аның халыкара эшчәнлеге, ресурслар белән тәэмин ителүе, абитурентлар арасында ихтыяҗ, фәнни эшчәнлеге һәм башка сыйфатларга игътибар итә.