Казандагы оппозиция активистлары шәһәр думасына сайланырга җыена

Казан шәһәр думасы бинасы

“Берләшкән демократлар” төркеме вәкилләре намзәт буларак теркәлү өчен Казан кешеләреннән имза җыярга тиеш булачак.

“Берләшкән демократлар” проектының берничә вәкиле, һәм мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыюга каршы ВКонтакте челтәрендәге төркем координаторы Екатерина Матвеева үзләрен Казан шәһәр думасы депутатлыгына намзәт буларак тәкъдим иткән.

Екатерина Матвеева коммунистлар фиркасе аша (КПРФ) шәһәрнең Совет районыннан депутат булып барырга җыена. ВКонтактедагы төркемдә ул депутатлыкка баруының сәбәпләрен аңлаткан. “Коронавирус һәм аның тирәсендәге канунсызлык ачуымны чыгарды. Артык акыллы башлар өчен – монда хезмәт хакы юк, ләкин зур һәм җаваплы эш бар” ди язды Матвеева.

“Берләшкән демократлар”дан барлыгы алты активист депутатлыкка дәгъва итә: Эмиль Гәрәев, Тимур Гатин, Дмитрий Румянцев, Марсель Габдрахманов, Фәрит Зәкиев һәм Михаил Щеглов. Алар намзәт булып теркәлер өчен казаннардан имза җыярга тиеш була. Якын көннәрдә “Берләшкән демократлар”дан тагын берничә кеше шулай ук депутатлыкка намзәт булып теркәлү өчен эш башлаячак диелә.

Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасына сайлау 13 сентябрьдә узачак. Бу көнне Татарстан кешеләре республика президентын да сайлаячак.

Майда “Поборы в школах и детсадах” төркемендә Путиннан Миңнехановны вазифасыннан алуын сораган ачык хат чыкты. Элегрәк бу төркем мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы да актив көрәште.