Чираттагы "Татарча подкаст"та мөслимәләрнең яулык ябу хокуклары һәм гомумән, хатын-кызларның бу мәсьәләдә ирекләре турында сөйләштек. Яулык япканда яки, киресенчә, салганда, тәнкыйтьләүләр, тыюлар вакытында үзеңне ничек тотарга, яулыклы кызларга төрле илләрдә нинди мөнәсәбәт, үз хокукларыңны ничек яклап була – бу хакта без Германиядә яшәүче мөслимә ханым Алсу Новокресценова һәм Казаннан журналист Алсу Кыямова белән фикер алыштык.
Алсу Новокресценова сүзләренчә, бу мәсьәлә элек тә булды, киләчәктә дә булачак. "Монда җәмгыятьнең аңлап бетермәве, мәгълүмати бушлык бар, шуны дөрес итеп тулыландыру мөһим", ди ул. Чөнки мөслимәләргә яулыкны көчләп кидерәләр, аларның хокукларын якларга кирәк диючеләр күп. "Бу күренеш тә бардыр, ләкин аларның хокукларын яклыйбыз дип, яулык ябарга теләгән мөслимәләрнең хокуклары бозула, алар тыюларга дөчар була", ди Алсу ханым. Ул Германиянең Бавария төбәгендә яши, аның сүзләренчә, биредә алманнарның яулык ябучыларга кырын караганы юк, чөнки җәмгыять моңа әзер.
Your browser doesn’t support HTML5
Мордовиядәге Азюрка укытучыларының мәктәптә яулык ябу хокукларын яклап мәхкәмәләргә йөрүен яктырткан журналист Алсу Кыямова да мөслимәләр өчен яулыкның дини атрибутика гына булмавы турында аңлату җитми дип саный. "Мәктәпләр, уку йортлары җитәкчелеге яулыкны дини атрибутика дип саный, мондый әйбергә уку йортында урын юк ди. Ләкин яулык - ул хатын-кызның эчке дөньясы, аның эчке таләбе һәм моны бик яхшылап аңлатырга кирәк", ди ул.
Подкастта, моннан тыш, спикерлар үзләренең яулык ябу тарихларын сөйләделәр. Алсу Новокресценова дини гаиләдән, ул 12 яшьтән яулыктан. Гомеремнең төрле чорында яулык ябуның мәгънәсен төрлечә аңлау булды, ләкин минем баштан ук яулык кигән хатын-кыз буларак үсәсем, формалашасым килде, дип сөйләде ул.
Алсу Кыямова яулыкны Русия ислам институтына укырга кергәч бәйли башлаган, ләкин бер ел элек ул аны салган. "Эчке дөньям шуны таләп итте", дип аңлатты ул моны. Шул ук вакытта Алсу намазларын калдырмый, кыска яки сыланып торган киемнәр кими, чәчләрен дә туздырып йөрми.
Мөслимәләрне гарәпчә киенүдә, яулыкларын "татарча" япмауда гаепләүләр турында сөйләштек. Алсу Новокресценова моны аңлап бетермәвен, милли кием кимәү, бизәнү әйберләрен кулланмау дәгъваларын татар укытучыларына да, журналистларына бирергә була, татар милли киемен популярлаштыруны никтер мөслимәләргә генә калдырмакчылар дип сөйләде.
"Татарча подкаст"ны Азатлык сайтында, Youtube видеохостингында, Instagram-да, SoundCloud һәм Яндекс.Музыка платформаларында, Вконтакте челтәрендә тыңларга мөмкин.
Әгәр сезне кызыксындырган темалар һәм сораулар булса, azatliq@rferl.org почтасына "Татарча подкаст" дип тамгалап языгыз.