4 августта Казанның Ирек мәйданында ялгыз пикетка чыккан ТИҮ активисты Ринат Йосыпов, "Сайлау комиссиясе рәисе Кондратьев! Таләп итәм: татар телен белмәүче Сурчилов, Коробченко, Михеев, Вәлиевне президентка нәмзәт итеп теркәүне юкка чыгарырга!" дигән шигарь күтәреп торды.
Ринат Йосыпов Азатлыкка, татарча белмәгән дүрт нәмзәт читтән килеп Татарстан президенты булып сайланырга һәм бөек татар телен бетерергә җыена, диде.
"Күрше Удмуртия республикасында каһарман галим Альберт Разин туган теленең бетерелүенә түзә алмыйча үз-үзен яндырып юк итте. Ул удмурт телен кайгыртучы бер депутат та булмавына борчылуын шушындый реакция белән дөньяга җиткерергә теләде.
Татар телен белмәгән намзәт Татарстан президенты булып сайлана калса, бездә дә Удмуртиядәге кебек туган телгә игътибар булмаячак. Әкрен генә татар теле дә юкка чыгачак", дип белдерде ул.
Пикетчы үз фикерен, Татарстанның элекке җитәкчесе Фикрәт Табиев әйткән сүзләр белән чагыштырып аңлатты.
"Табиев янына бер төркем Татарстан язучылары, безгә татар телен күтәрергә кирәк, дип кергәч, ул, 20 елдан соң татар теле бетә, татар теле — сыер савучылар һәм колхозчылар теле генә, дип җавап биргән иде. Татарстанга менә шундый Табиев кебек татар теленә карата битараф түрәләр килүдән Аллаһ сакласын", дип белдерде.
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев тә Азатлыкка, Татарстан президены вазифасына татар телен белмәгән дүрт нәмзәтнең рәсмән теркәлүен оят һәм хурлык, дип бәяләде.
"Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өчен оят һәм хрулык. Чөнки алар аркасында Татарстан конституциясе бер нәрсәгә ярамый торган бәдрәф кәгазенә әйләнде. Татарстан конституциясенең һәм ватандашларының гаранты булган Татарстан президенты Миңнеханов бу хәлгә бер нинди дә каршылык күрсәтмәде. Татарстан парламенты да республика конституциясен бу очракта да яклый алмады.
Без бер ай көрәшкәч, ниһаять, Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләгә игътибар итте һәм 16 июльдә үз чыгышында бу теманы күтәрде. 1992 елгы Татарстан конституциясендә президентлыкка намзәтләр татарча да белергә тиеш дигән 91нче маддә бар, янәсе аны гамәлгә ашыру өчен механизмнар, имтихан уздыру комиссиясе юк икән.
28 ел үтте, ә сез нәрсә эшләдегез соң, иптәш Фәрит Мөхәммәтшин? 28 ел эчендә сезнең тырышлыгыгыз белән татар телен белми торган бер буын үсте, ә сез һаман механизмнар юк дип акланасыз. Бу комиссияне оештыру, имтиханнарны да оештыру — ул бит сезнең бурычыгыз, эшегез иде. Әмма Татарстан парламенты рәисе моны эшләмәде, оештырмады.
Шуңа күрә үз вазифасын үтәми торган парламент депутатлары да, парламент рәисе Мөхәммәтшин дә үз эшләреннән китергә тиеш. Чөнки алар үз вазифаларын үтәмиләр. Аларның төп вазифалары Татарстан конституциясен, Татарстан дәүләтчелеген яклау. Дүрт нәмзәтнең теркәлүе - безнең дәүләтчелек юк дигән сүз. Һәм безнең конституция бәдрәф кәгазенә тиң дигән сүз", дип белдерде Фәрит Зәкиев.
Татарстан президентын сайлау 13 сентябрьдә узачак.
Татарстан президентлыгына сайлауда катнашу өчен биш намзәт республика сайлау комиссиясендә рәсмән теркәлү узды.
Алар арасында Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Русия"), ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Альмир Михеев ("Гадел Русия") һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), "Русия коммунистлары"ннан Альфред Вәлиев.