Башкортстанның Стәрлетамак районы Үрнәк авылы янында Куштау шиханын яклаучыларга каршы полиция һәм ОМОН җибәрелгән. Активистлар шиханда урман кисү эшләрен туктатыр өчен тауга җыелган иде. Аларның бер өлеше тоткарланган. Ишембай район эчке эшләр бүлегенә китерелгән 7 кешенең исемнәре билгеле дип яза ОВД-Инфо үзенең Telegram-каналында. Тоткарланучыларның берсенә карата үз белдеге белән гамәл кылу маддәсе нигезендә беркетмә тутырылган диелә.
2 августта социаль челтәрләрдә Куштауда урман кисү эшләре башлануы турында хәбәрләр таралды. 3 августта активистлар җыелып тауга менде һәм анда урманны кисү эшләрен туктатты.
БУ ТЕМАГА: Куштауда активистлар урман кисүчеләрне туктаттыКуштауда урман кисү эшләренең Русия кануннарын бозу булуын Greenpeace оешмасы да искәртте. Халыкара оешманың Русия бүлеге бу турыда Русия баш прокуроры Игорь Красновка мөрәҗәгать иткән. Хатта Куштауны эшкәртүгә юл куярга ярамаганлыгы әйтелә.
Экология активистлары Куштауны эшкәртү тау битендәге урманны да юкка чыгаруга китерәчәген искәртә. Известь ташы чыгару шиханны юк итәчәк, бу исә сирәк һәм югалып бара торган үсемлекләр, хайваннарның яшәү тирәлеген дә юкка чыгуына китерәчәк диелгән хатта.
Активистлар Куштауны эшкәртү Русия кануннарын бозу булып тора дип кисәтә. Атап әйткәндә, Русия урман кодексы, “Әйләнә-тирә мохитнt саклау”, “Хайваннар дөньясы турында” кануннар бозыла ди алар.
“Куштау тавында файдалы казылмалар эзләү һәм аларны чыгару буенча канунсыз гамәлләрне булдырмый калу яки туктату өчен прокурор чаралары күрүегезне сорыйбыз” дип мөрәҗәгать итә Greenpeace баш прокурор Игорь Красновка.