Коронавирус чикләүләре алынганнан соң Татарстанда ширкәтләрнең 25 проценты кире ачылмаган

Аларның бер өлеше бөтенләйгә ябылган, бер өлешенең эшләп китәр өчен акчасы җитми диелә.

Татарстанда өч айлык коронавирус чикләүләре аркасында урта һәм кече бизнес ширкәтләренең 25 проценты кире ачыла алмаган. Бу санны онлайн-кассалар җитештерүче “Эвотор” ширкәте мәгълүматына таянып “Реальное время” китерә.

Оешмаларның бер өлеше бөтенләйгә ябылган диелә. Бер өлеше ачылырга җыена, әмма моның өчен аларга акча туплау кирәк.

“Эвотор” IT-ширкәте саннарына караганда, 17 июльдә тыюлар йомшарганнан соң Татарстанда урта һәм кече бизнес оешмаларының 25 проценты диярлек эшләми. Апрель башында карантинга Татарстандагы урта-кече бизнес оешмаларының 70 проценты киткән иде” дип сөйләгән “Эвотор” вәкиле Юлия Ветчинкина.

Иң нык зыян күргән тармаклар – ресторан һәм кунакханә бизнесы. Туристлык тармагына да зур зыян килгән. Чикләүләр алынганнан соң бу тармакта ширкәтләрнең 30 проценты эшкә чыкмаган.

Татарстан туристлык агентлыклары берлеге җитәкчесе һәм “Персона грата” туристлык агентлыгы баш мөдире Рамил Мифтахов фикеренчә, чикләүләр кертелгән очракта, ширкәтләрнең ким дигәндә 50 проценты эшчәнлеген бөтенләй туктатырга мөмкин.