Тел активистлары "Русия телләрен саклауда алдынгы тәҗрибәләр" темасына икенче онлайн-конференция әзерли 

Беренче тел конференциясенән

Төрле төбәкләрдән чакырылган спикерлар телне саклауның төрле ысулларын куллану, шул исәптән өстәл уеннарын локальләштерү, мобиль кушымталар ясау һәм милли телләрдә квестлар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

"Русия телләрен яклап" ("За языки РФ") платформасы 14 августта Русия телләрен саклауда алдынгы тәҗрибәләр турында икенче онлайн-конференциясен уздырачак.

Төрле төбәкләрдән чакырылган спикерлар телне саклауның төрле ысулларын куллану, шул исәптән өстәл уеннарын локальләштерү, мобиль кушымталар ясау һәм милли телләрдә квестлар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Оештыручылар әйтүенчә, конференция программасында тел лагерьларын оештыру тәҗрибәсе, милли телләрне өйрәнү өчен мобиль кушымталар эшләү, милли телләрдә квестлар үткәрү, Россия халыклары телләре буенча онлайн-дәресләр үткәрү, сөйләм клублары турында чыгышлар белдерелгән.

Конференция биш сәгать дәвамында узачак, катнашучылар спикерларга үз сорауларын бирә алачак.

Чарада Гөлназ Йосыпова (Башкортостан) "Башкорт телендә мобиль кушымталар", Римма Гомәрова (Мәскәү өлкәсе) "SkyTat татарча сөйләшү клубы", Таймураз Бтемыраты (Төньяк Осетия - Алания) "Осетин теле онлайн-дәресләре", Артём Носков (Татарстан) "Чуаш телендә квестлар", Зарема Цеева (Адыгея) "Адыг этноаланы: нәтиҗәләр һәм перспективалар", Айгөл Атанова (Башкортостан) "Туган телне саклап калуда ата-аналар җәмәгатьчелеге роле: мөмкинлекләр һәм каршылыклар", Амгалан Жамсоев (Бурятия) "Бурят телен торгызу юлында монгол язуы остаханәсе", Айнур Әхмәтов (Татарстан) "Татар телендәге өстәл уеннары" темаларына чыгышлар ясаячак.

Беренче конференция 24 июльдә узды, ул төрле илләрдән 100дән артык тамашачыны җыйды.