Хәбиров вәкиле Куштауны яклаучыларны ялланган кешеләр дип атады

Ростислав Морзаголов

Ул "Сода" ширкәтенә каршы чыгучыларны көндәш ширкәт тарафыннан сатып алынган ялланган кешеләр дип белдерә.

"Башинформ" ширкәте җитәкчеләр шурасы рәисе, Башкортстанда Иҗтмагый пулат әгъзасы Ростислав Морзаголов социаль челтәрдә Куштау шиханы тирәсендәге вәзгыятьне үзенчә аңлатты. Ул "Сода" ширкәтенә каршы чыгучыларны көндәш ширкәт тарафыннан сатып алынган ялланган кешеләр дип белдерә. Язмасында ул шиханнарны "калкулык" дип атый.

"Стәрлетамакта "Сода" ширкәте эшли. Бик керемле. Запаслары бетеп килә, ә күршедә берничә калкулыкта известняк бар" дип яза Морзаголов.

"Бизнес булган җирдә көндәшлек бар. Башкортстанның элеккеге хакимиятенә якын булган ниндидер эшмәкәрләр төркеме зур керемнәр комачауламас дип саный да, аннан ерак түгел, Гомәр тарлавыгында (миңа калса, хәтта Торатаудан һәм Куштаудан да матуррак урын) известняк ятмасын үзенә рәсмиләштерә. Ә "Сода"га ябылырга куша. Яки безгә сатыгыз, юк кына бәягә. Яисә Гомәр тарлавыгын бездән сатып алыгыз, ләкин бик кыйбатка. Чөнки сезгә күршедәге калкулыкларны эшкәртергә юл куймаячакбыз. Без сезгә анда халык протестлары оештырачакбыз диделәр" дип Морзаголов Куштау тирәсендәге хәлләрнең үз версиясен китерә.

"Оештырдылар да. Кемнедер сатып алдылар. Романтикларны шихан изге дип ышандырдылар. Башкириядә булган 80 шиханның барысы да. Гомәр тарлавыгыннан калганнары, әлбәттә. Ул бер дә изге түгел" дип мыскыллап яза Морзаголов.

БУ ТЕМАГА: "Куштауны яклаучыларга басым булачак, әмма халык куркудан туйды"

Аның сүзләренчә, хакимияткә Хәбиров килгәч Сода ширкәтен кысырыклаулар туктатыла. "Сода" эшеннән туктаса, республика бюджетына ел саен 10 миллиард сум акча керүдән туктаячак, Хәбиров моңа юк куя алмый... Хәбиров Торатауның изге урын икәнен белә, ә Куштау турында андый сүзне ишеткәне дә булмаган, бер калкулык шунда. Ул Торатауга тимәскә, ә Куштауны эшкәртергә дигән карар белән килешә. Табигатькә килгән зыянны каплау өчен Сода хуҗаларыннан бюджетка ел саен 700 миллион алырга карар ителә" дип яза Морзаголов.

"Ләкин Гомәр тарлавыгы хуҗалары башлы, алар халык ачуын ахыргача оештырды. "Башкорт" оешмасы экстремистларына Башкортстанның матур өч километрлы байрагын тегеп бирде дә, акча бирде, интернетта заказ белән мәкаләләр яздырды һәм яңа ачыкланган изге калкулыкны якларга халык җыярга җибәрде" дип яза түрә.

"Башкириядә сода чыгаруны тыябызмы? Ярый, әйдә. Нефть чыгаруны да тыеп була, автотранспортны (ул да пычрак чыганагы), кешене дә тыйыйк (аның кулыннан фаунаның 90 проценты һәлак булган" дип яза Морзаголов.

10 авгуска каршы төндә Куштауга 300гә якын битлекле кеше килеп, активистларны кысырыклап чыгарга маташты. Куштауны яклаучы активистлардан 200гә якын кеше аларга каршы торды, яраланучылар да булды. "Башкорт" оешмасы вәкиле, җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов яраланганы хакында белдерде.