Башкортстанда Куштау шиханы янында өч мең кешелек флешмоб узачак. Чара 15 августка билгеләнгән. Бу турыда “Горобзор” сайтына Русия химия ширкәтләре һөнәри берлекләренең Башкортстан бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мирошниченко хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, чарага Башкортстан һөнәри берлекләре кушыла. Анда Стәрлетамак, Ишембайдан химия ширкәтләре эшчеләре катнашачак, шул исәптән Куштауны эшкәртергә җыенган “Сода” ширкәте хезмәткәрләре дә булачак. Уфадан, Башкортстанның башка шәһәрләре һәм районнарыннан профсоюз активистлары киләчәк.
Мирошниченко бу чараның килешенмәгән митинг түгеллеген әйткән. Тавыш көчәйткеч җиһазлар, плакат, шигарләр булмаганлыктан, ул Русия кануннарын бозмый дигән.
Куштауны яклаучыларны Мирошниченко “бушбугазлар” дип атаган. Алар нигездә Стәрлетамакта да, Ишембайда да яшәми, араларында “ваһһабчылар”, “Русиядә тыелган оешмаларда торучы милләтчеләр”, “одиоз сәясмән Навальный тарафдарлары” бар дип белдерә Мирошниченко. “Алар барысы да үзләренең сәяси, идеологик, кайчакта хулиганлык максатларын күздә тота” дигән профсоюз вәкиле.
Мирошниченко “Куштау беркайчан да изге тау булмады” дип белдерә.
“Сода” ширкәте һәм аның белән бәйле оешмаларда 10 мең эшче, алар Стәрлетамакта 40-50 мең сум хезмәт хакы ала торган эш таба алмаячак. БСКның чимал проблемын якын арада чишмәгән очракта бу Стәрлетамакта 50-60 мең кешегә икътисади яктан китереп сугачак” дип саный Мирошниченко.
9 августта Куштауда шиханны эшкәртүгә каршы булган өч меңгә якын кеше флешмобка җыелды. Халык Үрнәк авылыннан Бельское авылына кадәр тере чылбыр булып, Башкортстан байрагын тотып торды.
Чарадан соң утызлап активист шиханда кунарга калды. Төнлә аларга каршы 300гә якын битлекле кеше килде, шиханны яклаучылар белән бу билгесез кешеләр арасында бәрелеш булды. Өч активист тоткарланды, мәхкәмә аларга сак астында тоту җәзасы бирде.
10 августта “Сода” ширкәте тиз арада кеше җыеп, Куштауны эшкәртүне таләп итеп хезмәткәрләрен митингка чыгарды.
Куштауны яклаучылар белән “Сода” арасында каршылык 3 августтан соң кискенләште. Сода ширкәте шиханны эшкәртә башлау өчен андагы урманны кисәргә тотынды, әмма активистлар урман кисү эшләрен туктатты.