Үзәк хәрби мәхкәмәнең Самардагы бүлгесендә Башкортстан активисты һәм иҗтимагый эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка хөкем карары чыгарылды. Русия Җинаять кодексының дүрт маддәсе нигезендә ул тугыз ел кырыс тәртипле колония хөкеме алды. Аңа өч ел дәвамында сайтлар администрацияләү белән шөгыльләнү тыелды.
Соңгы сүзендә Дилмөхәммәтов үзен экстремистлыкка чакыруда гаепләүгә нигез булган фикерләренең экспертлар тарафыннан бозып күрсәтелүен ассызыклады.
"Менә бу башкортларның башка халыклардан өстен икәнлеге, башка халыкларның кимчелекле булуы турында белдерде дип әйтүләр каян килә? Нигезе бер генә – минем купсанлы чыгышларым һәм програмнарымда милләтнең үзбилгеләнүенә һәм дәүләт төзүгә хокукы турында сүзләрем.... Милләтнең үзбилгеләнүгә хокукы экспертларда шовинистик реакция тудыра һәм шуның өчтенә калган гаепләүләр өелә", диде Дилмөхәммәтов.
"Нәкъ менә үзбилгеләнүгә хокук турындагы сүзләремә экстремистлыкны финанслау, террорчылыкны пропагандалау һәм башка саташкан ялган гаепләүләр өелә", диде ул.
Активист Башкорт республикасының "азат һәм тигез хокуклы" булуы, хакимияткә канун нигезендә, сайлаулар аша килергә, Русиядән аерылып чыгу түгел, ә җимерелгән федерализмны яңадан торгызырга кирәклеге турында сүз барганын ассызыклады.
Бүгенге Башкортстанны ул "ирексез, демократиясез, полиция астындагы, хокуклар сакланмый торган, коррупциягә баткан һәм социаль булмаган" республика дип атады. "Халык үзенең сәяси субъектлыгын, үз җирләре өчен җаваплылыгын югалтты. Ул этник сыйфаты көчле, ләкин эчтән черек иде. Нәтиҗәдә Метрополия көчәюе белән ул колония буларак йотылды", дип сөйләде Дилмөхәммәтов.
"Халык колония хәленә килде, башкортлар да, башкорт булмаганнар да. Республикада ерткычларча һәм мохитка зур зыян салып чимал чыгарыла. Куштау һәм Сода ширкәте арасында каршылык моның ачык мисалы. Мондый мисаллар күп – төтенләп торган Сибай карьеры, Газпром һәм Роснефть эшчәнлеге. Мин моның нормаль хәл булмавын әйтәм, һәм безнең сәяси юлыбыз бары федерализмны торгызу аша гына ята. Ачык, канунлы, көч кулланмый торган. Башкорт халкының үзбилгеләнүгә хокукын яңадан кайтару аша", диде ул.
БУ ТЕМАГА: Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе: "Җиңү килер. Русия ачык, бәхетле булыр"
Дилмөхәммәтов сүзләренчә, Русия хөкүмәте аны контрольсез хакимияте һәм төбәкләрнең байлыгын талап баюларына куркыныч тудырганга күрә эзәрлекли.
Ул шулай ук нәкъ 280 ел элек шушы ук Самарда 1740 елда башкорт күтәрелеше җитәкчесе Алдар Исәкәев тоткарланып җәзалап үтерелгәнен дә искәртте.
Дилмөхәммәтов башкортларның урыс халкына дәгъвалары булмавын әйтте. "Без урыс халкын хакимияттәге режим белән тәңгәлләштермибез. 299 ел империализмга карамастан, урыс халкы үзенең эчке азатлыгын югалтмады", диде Дилмөхәммәтов.
Ул үзенең намусы чиста булуын, бернинди әхлакый һәм җинаять өлкәсе кануннарын бозмавын әйтте.
"Мин өченче мәртәбә сәяси маддәләр нигезендә төрмәдә утырам. Мин Русиядә бердәнбер өч кат сәяси тоткын булган кеше, моның белән горурланам", диде Дилмөхәммәтов.
Ул шулай ук киләчәктә Русия президенты вазифасына сайланырга әзер булуын белдерде. "Бу җаваплылыкны үз өстемә алырга әзермен. Русия һичшиксез азат булачак", дип тәмамлады мәхкәмәдәге соңгы сүзен Дилмөхәммәтов.
Айрат Дилмөхәмәтов ФСБ тарафыннан 2019 елның мартында тоткарланды. Активистның "Русиядә яңа федерация төзергә" тәкъдимнәре яңгыраган интернетта чыккан видео һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" эфирында әйткән сүзләре нигезендә Дилмөхәммәтовка Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру турындагы маддә кысаларында гаеп белдерелде. 2018 елның ноябрендә "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә тыелган) эше нигезендә төрмәгә утыртылган мөселманнарны яклап чыккан өчен аңа террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә гаеп белдерелде. 2018 елда Баймакта башкортлар һәм чеченнар арасындагы ызгыш вакытында сөйләгән сүзләре экстремистлык эшчәнлегенә чакыру дип бәяләнде.
2020 елның гыйнварында ФСБ "экстремистлык эшчәнлеген финанслау" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовка каршы тагын бер җинаять эше ачты. Соңрак "террорчылыкны аклау" маддәсе "террорчылыкны пропагандалау" маддәсенә алыштырылды.
БУ ТЕМАГА: Прокурор Айрат Дилмөхәммәтовка 12 ел кырыс тәртипле төрмә сорады
Дилмөхәммәтовның эшен тикшерү бер елга якын дәвам итте. Мәхкәмә җиде мәртәбә аны сак астында тоту вакытын озайтты, сак астыннан чыгарып, иреген башка юллар белән чикләү хакында аппелляция шикаятьләре барысы да кире кагылды.
Апрельдә Дилмөхәммәтов гаиләсенә матди ярдәм күрсәткән кешеләрнең кайберләренең өенә тентү белән килделәр.
Дилмөхәммәтовка каршы мәхкәмә 2020 елның 27 маенда Самарда башланды. Гаепләү ягыннан чыгыш ясаган шаһитләрнең дә күпчелеге Дилмөхәммәтов яклы шаһитнамәләр бирде.
12 августта дәүләт гаепләүчесе Айрат Дилмөхәммәтовка 12 ел кырыс тәртипле колония җәзасы сорады. Шулай ук аңа биш ел дәвамында интернет-сайтлар белән идарә итүне һәм аларда мәгълүмат урнаштыруны тыю да тәкъдим ителде.
Мәхкәмә утырышларында фикер алышулар барышында Дилмөхәммәтов һәм аның адвокатлары гаепләүләрне кире кагып, мәхкәмәдән аклау карары чыгаруны сорады.
Русиянең "Мемориал" хокук яклау үзәге Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.