Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе: "Җиңү килер. Русия ачык, бәхетле булыр"


Агиләш Дилмөхәммәтова Самарда мәкхәкә каршында
Агиләш Дилмөхәммәтова Самарда мәкхәкә каршында

Самарда мәхкәмә карары көтүче активистның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова улына каршы җинаять эшләре уйлап чыгарылган дип белдерде.

Самарда хәрби мәхкәмәдә улына хөкем карары чыгарылыр алдыннан Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе аңа карата ФСБ кулланган маддәләр "уйлап чыгарылган" дип сөйләде.

"Гаделсез. Ул бер нәрсәдә дә гаепле түгел. Ничек кеше кешене террорист дип гаепли ала? Гомере буе демократия, азатлык өчен, үз республикасы бәхете өчен, бу республика халкы яхшы яшәсен өчен көрәшкән кешене ничек итеп гаепләргә була, аңламыйм" диде Агиләш Дилмөхәммәтова Idel.Реалии хәбәрчесенә.

Ул улының "озак еллар дәвамында" федерализм, федерализмның яңартылуы хакында сөйләгәнен, моның да Башкортстан халкына бәхет китерергә мөмкин икәнлеген искәртте.

"Аллаһ улыма зур акыл, искиткеч хәтер, үзенчәлекле фикер йөртү сәләте, үз фикерләрен ачык итеп кешеләргә җиткерү сәләте биргән. Мин улым белән горурланам. Ул башкорт халкы символы. Ул бәхет өчен көрәшүче, демократия, туган республикасы иреге өчен көрәшче. Кайчан да булса җиңү килер. Русия ачык, бәхетле булыр. Бу илдә бөтен кеше бәхетле яшәр. Әлегә бу ил ялганчы, караклар иле. Улым, Айрат, мин сине яратам. Җиңү килер, амин", дигән сәясмәннең әнисе.

Бүген Самарда хәрби мәхкәмәдә Айрат Дилмөхәмәтов соңгы сүзе белән чыгыш ясаячак. Дилмөхәммәтов Русия бөтенлеген җимерүгә чакыруда, террорчылыкны пропагандалауда, экстремистлык эшчәнлегенә чакыруда һәм террорчылыкны финанслауда гаепләнә.

Элегрәк адвокат Алексей Захаров "Дилмөхәммәтовны эзәрлекләүгә заказ Русия президенты идарәсеннән килде" дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG