Ярты елда русияләр чыгымнарын кискен киметкән

Халыкның алты айда тотылган акчалары узган елдагыга караганда 2,15 триллион сумга кимегән. Пандемия аркасында кешеләр акчаларын саклыкка күбрәк куя башлаган.

2020 елның беренче яртысында русияләрнең чыгымнары рекордлы дәрәҗәдә кимегән диелә FinExpertiza аудиторлык челтәре хисабында. Тикшеренү нәтиҗәләрен Известия китерә.

Русияләр 2020 елның беренче яртыелыгында узган ел белән чагыштырганда уртача 11,5 мең сумга азрак акча тоткан. Мондый югары күрсәткеч 2006 елдан бирле күзәтелмәгән, соңгы 13 елда русияләрнең чыгымнары ел саен үсә генә барган.

Тормыш кыйммәт булган төбәкләрдә чыгымнар кимүе аеруча нык сизелгән. Мәскәү халкы 41 мең сумга, Якутиядә – 28 мең, Акъярда – 26 мең, Ямал-Ненец автоном бүлгесендә 19 мең сумга кимрәк акча тоткан.

Халыкның чыгымнары кимү коронавирус пандемиясе белән бәйле диелә. Изоляциядә утырган вакытта кешеләр юл чыгымнарын киметкән, шулай ук туклану урыннарында ашауга, киемгә, күңел ачуга азрак акча киткән.

Чыгымнар кимүнең икенче сәбәбе – кешеләр кризис кабатланудан куркып, акчаларын саклыкка куя башлаган дип белдерә экспертлар. 2019 елда кешеләр керемнәренең 1,6 процентын җыеп барса, быел бу өлеш 7,6 процент булган. Тотылмый калган керемнәр күләме алты айда 2,15 триллион сум тәшкил иткән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 4,6 тапкыр күбрәк.

Июньдә BCG һәм "Ромир" агентлыклары тикшерү уздырып, пандемиядән соң русияләр элеккечә акча тота алмаячагын ачыклаган иде. Русияләрнең 17 проценты – ризыкка, 19 проценты – киемгә, 36 проценты сәяхәткә чыгымнарын пандемия тәмамланганнан соң беркайчан да элеккеге дәрәҗәгә җиткерә алмаячак диелде.