Татарстанда мәгариф министры алышына. Яңасыннан нәрсә көтәргә?

17 сентябрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановның вазифасыннан китүе билгеле булды. Аның урынына кем киләчәге әлегә төгәл билгеле түгел. Кайбер мәгълүматларга караганда, яңа министр булып Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов билгеләнергә мөмкин.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры итеп кемне куяр идегез? Яңа министрның беренче төп гамәлләре нинди булырга тиеш? Шушы сорауларны мәгариф өлкәсенә якын булган, бу тармакны яхшы белгән берничә белгечкә бирдек.

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин "кемне куйсалар да, ул Мәскәү әйткәнне генә эшләячәк" дип фаразлый.

Марат Лотфуллин

"Борһанов вакытлыча гына, татар телен мәгариф системыннан чыгару өчен генә килгән иде, ул үз бурычын үтәде һәм бик яхшы урынга китте. Аның эшен яхшы бәяләделәр. Яңа министр булып Илсур Һадиуллин (Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары - ред.) калырга мөмкин. Ул начар вариант түгел. Әмма аның алдында да шул ук бурычлар тора: мәгариф системыннан татар телен шыпырт кына чыгарып бетерергә. Ул бик шома кеше, кешеләргә дә зур зыян китермәс, әкрен генә, сиздерми генә бетерер дип уйлыйм.
Илдар Гыйлметдиновка килгәндә, ул мәгариф системын белми, аны куймаслар дип уйлыйм. Ул Мәскәү кушканны эшләп йөрде, Мәскәү йөкләмәсен тормышка ашырды, татарлар исеменнән кул куйды.

Татарстан мәгариф системыннан берни дә тормый, чөнки ул Русия мәгариф системының кечкенә бер өлеше

Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан мәгариф системыннан берни дә тормый, чөнки ул Русия мәгариф системының кечкенә бер өлеше. Мәгариф өлкәсендә Татарстан кулында бернинди вәкаләтләр дә юк. Дәреслекләр, програмнар, укытучылар - республиканыкы түгел. Русиягә исә Европа мәгариф системына күчәргә кирәк. Бу - балаларның сәләтләренә карап күптөрле програмнар булдыру дигән сүз. Европада балалар 12 ел укый, ләкин бөтен кеше бер програм белән укымый. Теләкләренә, сәләтләренә карап укыталар. Бездә дә шуны кертергә кирәк, ләкин безнең илдә булырлык эш түгел дип уйлыйм", диде Марат әфәнде Азатлыкка.

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гимназия мөдире урынбасары, "Гыйлем" берләшмәсе җитәкчесе Айдар Шәйхин фикеренчә, министр вазифасына тәҗрибәсе булган, бу өлкәне тирән белгән кеше килергә тиеш.

Айдар Шәйхин

"Мәгариф министры вазифасына мәктәпләрдә эшләү тәҗрибәсе булган, заманабыз үзе алга куйган бурычларны аңлаган кеше килергә тиеш дип саныйм. Төрле урыннарда еш кына искә алынган Нияз Гафиятуллин (Татарстан парламенты депутаты, Казан халыкара мәктәбе мөдире - ред.) бу яктан иң отышлы варианттыр. Аның җитәкчелек тәҗрибәсе дә бай. Мәгариф - Татарстан өчен иң сәяси өлкәләрнең берсе. Гафиятуллинның хәзер сәяси тәҗрибәсе дә бар", диде ул.

Шәйхин сүзләренчә, яңа мәгариф министры системаны камил дәрәҗә белергә тиеш, шул ук вакытта хәзерге вазгыятьтә аның дөнья белән таныш булуы да таләп ителә.

Һәрбер "фронтта" эшлисе эшләрне башкару гына түгел, эшчәнлек форматларын да яңартасы бар

Яңа министр алдында торган бурычларга килгәндә, Шәйхин татар теле өлкәсендә эшләнерлек эшләрнең гаять күп булуын әйтә. "Татар телен укыту һәм татар телендә укыту өлкәсендә эшлисе эшләр бик күп. Бу мәктәпләрдә татар теле хәле дә, татар мәктәпләре торышы да, фәннәрне татарча укыту мәсьәләсе дә, һәм башка мөһим юнәлешләр. Һәрбер "фронтта" эшлисе эшләрне башкару гына түгел, эшчәнлек форматларын да яңартасы бар әле.

Моннан тыш 2019 елда кабул ителергә тиеш булган яңа ФДББС (ФГОС) өчен көрәш тә министрның бер бурычы булырга тиеш. Татар мәгариф системын 6 полилингваль комплекска гына кайтарып калдырмасыннар иде. Татар мәгарифенең киләчәге хәзерге вакытта борчу уята, шуңа әлеге юнәлештә хәрәкәтне активлаштырасы иде", дип сөйләде Азатлыкка Айдар Шәйхин.

"Татар ата-аналары" оешмасы вәкиле, Татарстан президенты каршындагы татар теле комиссиясе әгъзасы Илсөя Әхмәтгалиева да яңа министр татар телен үстерүгә басым ясарга тиеш дип саный.

Илсөя Әхмәтгалиева

"Үзем тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахмановны тәкъдим итәр идем. Ә болай Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов фаразлана дип ишеттем. Хәзерге вакытта Татарстан мәгариф министры урынбасары булып эшләгән Илсур Һадиуллин министр вазифасында яхшы эшләр иде, ләкин аның үз урыны бик әйбәт безнең өчен. "Татар ата-аналары" белән әйбәт кенә эшли, борып җибәргәне юк. Ләкин министр булса, безнең кебек кешеләргә вакыты калмас дип куркам. Яңа министр, беренче чиратта, балалар бакчаларында чынлап та татар телле төркемнәр, мәктәпләрдә күбрәк татар сыйныфлары, кайбер фәннәр татар телендә укытылучы сыйныфлар ачу юнәлешендә эшләсен иде. Бердәм дәүләт имтиханын туган телләрдә бирүне таләп итүгә, татар телендә югары белем бирүче уку йортын булдыруга көч куюын да көтәм", диде Әхмәтгалиева Азатлыкка.

Чаллыда яшәүче татар активисты, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Әхмәдишин Энгел Фәттаховны министр вазифасына кире кайтарырга һәм министрлыкның мәктәпләр белән эшләү вәкаләтләрен арттырырга кирәк дип саный.

Тәлгать Әхмәдишин

"Мин бу вазифада Энгел Фәттаховтан башка беркемне дә күрергә теләмим. Фәттахов министр вазифасына килгәч мәктәпләрдә татар теле укытуның бетә баруы турында белдерде, ә Рәфис Борһанов министр булгач бер әңгәмәсендә республиканың 702 мәктәбендә татарча белем бирелүе турында әйтте. Димәк, Борһанов эшен ялганнан башлады. Борһанов чорында татар мәгарифен үстерү өчен бернинди уңай эш башкарылмады. Минемчә, Татарстан президенты тарафыннан да аңа андый бурыч куелмагандыр. Президент министрга шундый бурыч куйган очракта гына эшләнәчәк.

Фәттаховны яңадан министр вазифасына кайтарырга кирәк

Татар телен саклауның юлы бер генә — балалар бакчасыннан башлап университетка кадәр барысында да татар телендә белем бирү булырга тиеш. Башка илләрнең, шул ук Каталониянең дә тәҗрибәсе шуны күрсәтә. Мин мәгариф турында министрлыкка күп кенә хатлар язам. Борһанов чорында мин ул хатларыма министр имзасы белән бер генә җавап та алмадым. Теге йә бу мәктәп турында язуыма министрлыктан ниндидер җаваплар килә иде, әмма анда министрлыкның мәктәпләр эшенә тыкшынырга вәкаләте булмавы, мәктәпләрнең үз мәсьәләләрен үзләре хәл итүе турында гомуми җаваплар гына иде. Ә Фәттахов чорында җаваплар министр имзасы белән килә иде һәм Фәттахов татар мәгарифен үстерү өчен мәктәпләргә ничек тә булса басым ясау юлларын таба иде. Фәттаховны яңадан министр вазифасына кайтарырга кирәк һәм министрлыкның мәктәпләр белән эшләүдә җитәрлек вәкаләтләре булырга тиеш.

Гыйльметдинов татар мәгарифен тагын да бетерүче генә булачак

Илдар Гыйльметдиновның министр булу ихтималы турында сүзләргә килгәндә, аннан бернинди уңай эш тә өмет итәргә кирәкми. Аның татар мәгарифен яклап бер генә сүзен дә ишеткәнем юк. Һаман да шул татар телен гаиләдә саклау кирәклеге турында сөйләячәк. Гыйльметдинов татар мәгарифен тагын да бетерүче генә булачак", диде Әхмәдишин.

Казанда яңа ачылган "Сабыйлар" татар телле хосусый мәктәп мөдире Ләйсән Солтанова министр алмашуы турында әле ишетмәгән. Шуңа яңа министр урынына кемне күрүем турында әйтә алмыйм, диде.

Ләйсән Солтанова

"Яңа министр "Сабыйлар" мәктәбенә игътибарлы, ярдәмчел булсын иде. Гомумән мәгариф министрының эше турыдан-туры мәгариф белән бәйле, бу өлкәдә эш бик күп. Яңа министрның компетентлы булуы, мәгариф темасын яхшы аңлавы мөһим. Аннары балаларның нинди мохиттә һәм вазгыятьтә яшәвен аңлап эшләргә тиеш. Хәзер балаларның дөньяга карашлары, кызыксынулар бөтенләй башкача. Аларны бишле куеп та кызыксындырып, икеле куеп та куркытып булмый. Башка мөнәсәбәт һәм тактика кирәк", диде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлары

Соңгы елларда Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручылар:

  • Рәфис Борһанов (2017-2020)
  • Энгел Фәттахов (2012-2017)
  • Альберт Гыйльметдинов (2009-2012)
  • Наил Вәлиев (2007-2009)
  • Рәис Шәйхелисламов (2004-2007)
  • Фарис Харисов (1997-2004)
  • Васил Гайфуллин (1990-1997)
  • Равил Афзалов (1980-1990)
  • Владимир Иванов (1976-1980)
  • Мирза Мәхмүтов (1958-1976)