Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашуда башкорт телен саклауга һәм үстерүгә республика хакимияте игътибары артачак, акчалар да арттырылачак дип сөйләде.
“Бүген башкорт халкы планетада 2 миллион кешене берләштерә, шуның 1,5 миллионы – Русиядә, 1,2 миллионга якын өлеше – Башкортстанда. Республика хакимиятенең бурычы – башкорт теле һәм күп гасырлык мәдәниятне кайгырту” дип сөйләде Хәбиров.
“Башкорт телен үстерү, аны укыту, өйрәнү, популярлаштыру турында төп карарларны кабул итәрбез. Киләсе елда тагын да җитдирәк әзерләнербез. Бюджет мөмкинлекләрен дә кулланырбыз, чөнки финанс ярдәм булмыйча берни дә алга бармый” диде Хәбиров.
Ул Башкортстанда башкорт телен үстерү кысаларында чараларны санап китте. 2020 ел Башкорт теле елы буларак узды, Башкорт теле көне рәсми кертелде, “Эшлекле башкорт теле” проекты башланды, бу проект кысаларында республика парламентында, хөкүмәттә, район һәм шәһәр идарәләрендә чыгышлар башкорт телендә ясала башлады диде Хәбиров. Шулай ук Башкортстан халыклары милли киеме көннәре кертелгәнен, үзенең һәм хөкүмәт әгъзаларының бу очрашуга да милли стильдә тегелгән эшлекле костюмнардан килүен әйтте.
“Башкорт телен өйрәнү республиканың төрле районнары һәм шәһәрләрендәге диалектларны да искә алырга тиеш. Мәсәлән, хәзер төньяк-көнбатыш районнарда туган телне өйрәнүгә җитди игътибар бирелә. Башкорт дәүләт университеты быел анда фольклор экспедицияләр уздырды. Башкорт теле буенча халыкара диктантны быел төньяк-көнбатыш диалектта да яздылар” дип сөйләде Хәбиров.
Башкортстанда башкорт теле һәм әдәбияты буенча диссертация шурасы яңадан торгызылган. Мәгариф министрлыгында милли мәгариф идарәсе булдырылган, мәгарифне үстерү институтында милли мәгариф буенча ресурс үзәге ачылган.
Башкорт телен өйрәнү өчен интернет-сайтлар, смартфон өчен кушымталар, интерактив уеннар булдырылганын искә алды республика башлыгы. “Интерактив башкорт теле” сайты ясалган, “IQ Бала Баш”, “Инофонбаш” мобиль кушымталар, “Әлләсе” өстәл уены эшләп чыгарылган.
Ул 2024 елга республикада башкорт телендә дә белем бирүче 14 полилингваль мәктәп булачак диде. Башкортча сөйләм телен үстерүгә өстенлек бирә торган яңа мәктәп дәреслекләре бастырылганын искәртте.
Соңгы вакытларда Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул “башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты” дип аталды. Азатлык Башкортстандагы татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәюе турында экспертлар белән сөйләшкән иде. “Диктантны беркайда да, беркайчан да диалект нигезендә уздырмыйлар. Диктантны әдәби язма телдә үткәрәләр. Аңлашыла, бу – җанисәп алдыннан ясалган ясалма проект” дип белдерде сәясәт белгече Руслан Айсин.