30 сентябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә ТИҮактивисты Айрат Шакировның узган елгы Хәтер көне чарасында Коръән укып дога кылдырган өчен административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү) нигезендә ачылган эше тикшерелде.
Шакировның апелляция мөрәҗәгатеннән соң Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең 40 сәгатьлек мәҗбүри эш карарын узган атнада гамәлдән чыгарып кире район мәхкәмәсенә кайтарган булган. Бүген активистны кабат 40 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем иттеләр.
Шакиров үзе Азатлыкка сөйләвенчә, чәршәмбе иртән ике полиция хезмәткәре өенә килеп аны Казанның Вишневский полиция бүлегенә алып киткән һәм Вахитов районы прокуратурасының яңадан төзегән беркетмәсенә кул куйдырган. Яңа протоколда да гаепләү шул ук калган.
"Мәхкәмәдә хөкемдар Кәримов миннән гаебемне тану-тамымау белән кызыксынган булды. Танымавымны әйттем. Хәтер көненең татар халкы өчен кайгы көне булуын, бу көнне җыелып дога кылуыбызны, тарихыбызны искә төшерүебезне сөйләдем", диде Шакиров.
Хөкемдар утырыш барышында Шакировның "1552 елда Казанга урыс басып алучылары килгән" дип әйтүен искә төшергән.
"Мин аңа җавап итеп, басып алучылар урыслар булгач мин аларга башкача әйтә алмыйм бит инде", дидем. Русиядә "татар-монголлар - басып алучылар", "татар-монголлар яндырдылар", дип бөтен җирдә әйтү дә, язу да рөхсәт ителә. Ул вакытта милләтне әйтергә ярый. Ә урысларны басып алучылар дип әйтергә ярамый икән. Ләкин бу тарихи вакыйга һәм мин шуны искә төшердем, дидем.
Бу хөкемдар каршында да үземнең бары тик дога кылдыруымны, беркемне бернәрсә эшләргә дә котыртмавымны кабатлап әйттем. Хөкемдар барыбер 40 сәгатьлек мәҗбүри эш хөкеме чыгарды", дип белдерде Шакиров.
Ул бүгенге мәхкәмә карарын абсурд гамәл дип саный һәм аны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.
11 августта Казанның Вахитов районы мәхкәммәсе татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакировны 2019 елгы Хәтер көне чарасы ачылышында Коръән укып дога кылдырган өчен 40 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткән иде.
Ул административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү) нигезендә гаепле дип танылды.