"ӘЛИФ"КӘ ТҮБӘ ТАБЫЛДЫ
"Әлиф" проектлары моннан өч ел элек Нурбәк Батулланың "Әлиф" спектакленнән башланган иде. 2018 елда ул Русиянең "Алтын битлек" театр премиясенә дә лаек булды. Аннан соң "Шамаил", "Өтүкән", "Әллүки", "Дәрдемәнд" кебек тамашалар халыкка чыкты.
Өч ел дәвамында "Әлиф" иҗат төркеменең репетиция ясарлык, тамашаларын халыкка тәкъдим итәрлек төпле урыны да юк иде. Шунлыктан репетицияләр төрле спортзалларда, төркем әгъзаларының эш урыннарында узды. Тамашалар үзләре Г.Кариев театрында, Г.Камал театрында, хәтта WERK төнге клубында да куелды. Әзерләнгән спектакльләр грантларга тәкъдим ителде, дөньякүләм фестивальләрдә күрсәтелде. Бер ай элек кенә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова "Әлиф"леләрне бәхетле иткән — "Әкият" курчак театрында репетиция урыны биргән. Милли китапханәнең яңа бинасындагы 90 кешелек залда исә "Әлиф" даими рәвештә үз тамашаларын күрсәтә алачак. 1 ноябрьдән ул тамашалар һәркемгә ачык булачак.
"Әлиф" иҗат төркеме проектлары администраторы Алена Батуллина әйтүенчә, бу Милли китапханәнең яңа бинасы рәсми рәвештә ачылмау белән бәйле.
— Әлегә бина рәсми рәвештә ачылмады, шуңа без билетлар сатып күрсәтә алмыйбыз. Шул сәбәпле генә тамаша ябык булачак. "Һава"га махсус теркәлү белән 40лап кеше генә кертелә. 1 ноябрьдән тамашаларга һәркем килә ала, - диде ул.
МИЛЛИ ЙӨЗ ҺӘМ БӘЙСЕЗЛЕК
"Һава" спектакле башланганчы, аның режиссеры Туфан Имаметдинов һәм бердәнбер актеры Айсылу Мирхафизхан белән аралашып алдык. Азатлыкның: "Спектакль нәрсә турында?" дигән соравына аларның берсе дә җавап бирә алмады.
Your browser doesn’t support HTML5
— Мин бу сорауга җавап бирә алмыйм, һәр тамашачы спектакльне карап бу сорауга үзе җавап табарга тиеш. Кемдер аны эмансипация темасы дияр, кемдер рәссамны һәм аның моделен күрер, - дип башлады сүзен Туфан Имаметдинов.
— "Һава" Театр әһелләре берлеге грантын откан һәм шул 310 мең сумлык грантка әзерләнгән. Грантка тәкъдим иткәндә, гомумән спектакльне әзерләгәнче аның төп темасы билгеләнмиме?
— Әйе, грантка тәкъдим иткәндә ул актуаль һәм төгәл тема булырга тиеш. Грантка документларда без эмансипация темасын күрсәттек. Эмансипация — бәйлелектән арыну дип аталды ул.
— Ни өчен "Һава"га бердәнбер һәм төп актер итеп Айсылу Мирхафизханны сайладыгыз?
— Анда эмансипация күбрәк. Ул Мәскәүдә яши. Күп илләрдә булып, телләр өйрәнгән. Без белгән күп биючеләрдән ачыграк. Ул экспериментлар өчен ачык, яңа тәҗрибәләргә җаваплы карый.
— "Моң" театр мәйданчыгы интернет сәхифәсендә "социаль театр" дигән сүзләр бар. Социаль театр ул нинди була?
— Социаль проблемнарны күтәрә торган мәйданчык дигәнне аңлата. Ул инде күңел ачу, ял итү спектакльләре түгел, ә катлаулы сораулар, хәзерге проблемнарны күтәрә торган спектакльләр булырга тиеш. Күпчелек кеше театрга буш вакытын күңелле үткәрү өчен, эмоциональ ял итәргә дип килә, ә монда уйларга да кирәк, чөнки кешеләр без күтәргән проблем турында уйланып, рефлексия булырга тиеш. Бу проблем белән нәрсә эшләргә дигән сорау күтәрелергә тиеш.
— Сез "Моң" театр мәйданчыгының милли проектлар җитәкчесе. Бу юнәлештә ниләр эшләргә җыенасыз?
Тамашачы без күтәргән проблем турында уйланырга, рефлексия булырга тиеш
— "Һава" — беренче проектыбыз. Икенчесе — без хәзер "Кыйссаи Йосыф" дигән проект башларга җыенабыз. Кастингка 40лап гариза җыйдык. Шулардан 8-10 кешене сайлап алып, ноябрь аеннан июнь азагына кадәр, төрле шагыйрьләр, галимнәрне чакырып, алар белән берлектә "Кыйссаи Йосыф" поэмасын анализлаячакбыз. Анда төп тема милли үзенчәлек булачак. Күпчелек яшьләр поэманы укымаган, укыса да аңламый, кайберәүләр татарча бөтенләй белми. Шуңа бөек татар поэзиясе аркылы без үзебезне, милли йөзебезне табарга тырышырбыз дип уйлыйбыз. Бәлки, июнь азагына ул берәр тамаша булып әзерләнеп бетәр. Өченчедән, декабрьдә "Күнегү" дигән тамаша премьерасы булачак. Гыйнварда бер социаль спектакль куячакбыз, әлегә исемен төгәл әйтә алмыйм, үзгәрергә мөмкин.
— Социаль театр актуаль проблемнарны күтәрә дидек, киләчәктә милли мәсьәләгә кагылышлы нинди темаларны күтәрергә уйлыйсыз?
— Милли йөзебезне табу — ул проблем түгелмени? Глобальләшү чорында яшибез. Менә шушы чорда синең телең, мәдәниятең нинди? Син кем хәзер? Джинсыдан-футболкадан йөрисең. Ә телеңне беләсеңме? Милләтең бармы? Бөек шагыйрьләрең язган текстларны аңлыйсыңмы? Син аларны үзеңнеке дип саныйсыңмы? Бу хәзер бөтен дөньяда төп проблем.
— "Әлиф" нинди акчага яши?
— Грантларга яшибез. Спектакльләрне дә грантка дип әзерлибез һәм акча булгач аларны чыгарабыз, диде Туфан Имаметдинов.
Айсылу Мирхафизхан "Һава"ның концепциясен "тамашачыга уйлану өчен һава калдыру" дип аңлатты.
— Спектакль нәрсә турында, дигән сорауга җвап бирә алмыйм. Һава — ул сулый торган һава һәм Хава — ул Адәмнең хатыны. Шушы ике төшенчә белән уйнау һәм тамашачыга уйларга һава калдыру — спектакльнең концепциясе шушы, — диде Айсылу.
— Айсылу, ник сез бу проектта катнашырга будыгыз?
Кануннардан чыгу мөмкинлеген кулдан ычкындыра алмыйм
— Мин — профессиональ балерина. Ә балет ул — төгәл сәнгать. Анда бар да канунилык, билгеле бер кысалар, тәртипләр эчендә башкарыла. Ул камиллек, төгәллек, кануннар белән яши торган сәнгать. Мин инде өч ел Мәскәүдә яшим. Борис Щукин исемендәге театраль институтта укыйм. Заманча хореография белән бик нык кызыксынганга күрә, шушы кануннардан чыгу мөмкинлеген кулдан ычкындыра алмыйм. Бу минем өчен яңа әйбер, яңа омтылыш, - диде Айсылу Мирхафизхан.
"АБСУРД АҢЛАШЫЛМАСКА ДА МӨМКИН"
"Һава"ның үзенчәлекләренең берсе спектакльдә тамашачыларның да катнашуы булды.
Тамаша залындагы 30лап кешегә мини-микрофон бирелде. Сәхнәдә биючедә исә колакчын бар иде. Ул һәркемнең пышылдап кына әйткән фикерен, аерым сүзләрен шул микрофон аша ишетеп торды һәм шул "сүзләрне биеде". Моннан тыш, биюче артындагы диварда аерым сүзләр, җөмләләр язылып барды. Тамашачы әйткән сүзләр, фикерләр зур хәрефләр белән бирелде. Кыскасы, башкаларның нәрсә әйтүен һәркем шул диварда укый, биюченең нәрсәне сурәтләвен күзәтә ала.
Текст урысча да, татарча да барды. Анда "Сөембикә", "шаҗәрә", "Ирек мәйданындагы аталар сулышы", "тор, уян", "нишләп дәшмисең" кебек сүзләр пәйда булды. Азактан халык арыды бугай, экранга: "Булды, тукта, җитәр", дигән сүзләр язылды.
Тамашадан соң теләүчеләр фикер алышуга да калды, үз кичерешләрен җиткерә алды. Искәртү кирәктер: күпчелеге кайтып китте. Аңа кадәр, без залдагы иң өлкән тамашачы, язучы Рабит Батулладан тамашага карата фикерен сораштык.
— Безне электән үк, спектакль нәрсә турында, идеясе нинди, дигән әйбер белән тәрбияләделәр. Шуңа бу абстрактны, абсурдны аңламаска да мөмкинбез. Бик зур эш башкарган Айсылу. Бер сәгать дәвамында күпме физик көч куелды, гәүдәсе бер сәгать буе җәзаланган кешенеке кебек булды. Гомумән алганда, тамаша турында конкрет бер әйбер дә әйтә алмыйм, бәлки, әле алга таба, утыра-утыра әйтелер, - диде Рабит Батулла.
Тамашаның концепциясен аңламаучылар байтак булып чыкты. Мәсәлән, кемнәрдер микрофонның тамашачыга нәрсәгә бирелгәнен бөтенләй аңламаган. Кемнәрдер эксперимент йөзеннән төрле мәгънәсез сүзләр әйтеп утырган. Ә берәүләр үзен ишетүләреннән оялып дәшмәгән. "Эх, микрофоным юк иде, мин дә берәр сүз әйтеп карар идем", диде кайберәүләр. Әлегә финанслау җитмәгәнгә, микрофоннар саны да азрак икән.
Спектакль азагында режиссер Туфан Имаметдиновтан тамаша белән ни дәрәҗәдә канәгать калуын сорадык. Ул бик үк канәгать түгеллеген әйтте.
— Без Айсылу белән дә сөйләштек: ул элеккеге хореографик тәҗрибәсен тулаем куллана алмады, минемчә. Иреклерәк, бәйсезрәк булу кирәк иде, шул җитмәде. Киләчәктә без моны истә тотарбыз, - диде Туфан.