Татарстан һәм Башкортстан халыкның банкларга бурычы зур булган төбәкләр арасына кергән

Татарстанда бер кешенең банкка бурычы якынча 251 мең сум, Башкортстанда – 275 мең сум тәшкил итә

Татарстанда халыкның банкларга бурычы күләмен икътисади актив кешеләр санына бүлгәннән соң, һәр кешегә уртача 251,8 мең сум кредит туры килә. Бу турыда РИА Новости уздырган тикшерүдә әйтелә.

Кредит Татарстан кешесенең хезмәт хакының 62,7 процентын тәшкил итә. Бу күрсәткеч ягыннан Татарстан Русия төбәкләре арасында 60нчы урында тора. Башкортстан халыкның банкка бурычлары иң күп булган төбәкләр унлыгына кергән. Ул 78нче урында (70,6 процент, бер кешенең уртача кредиты - 275,4 мең сум).

2020 елда русияләрнең банкларга бурычлары уртача 30,5 мең сумга арткан. Татарстанда – 34,5 мең сумга, Башкортстанда – 38,0 мең сумга күбәйгән.

Русиядә бер кешегә уртача 251,9 мең сум кредит туры килә. Мәскәүдә, көньяк төбәкләрдә, Ерак Төньяк төбәкләрендә халыкта кредитлар азрак. Халыкның бурычлары хезмәт хакына нисбәте ягыннан Калмыкстан (86,9%), Тыва (76,2%) республикалары, Курган (73,4%), Оренбур (73,2%) өлкәләре, Чуашстан 972,2%) соңгы урыннарда.

Русиядә бу индекс – 49,2 процент. Бер ел эчендә халыкның кредитларының гомуми күләме 13 процентка арткан.

Узган ел ахырындагы тикшеренүләр Русия халкының банкларга бурычлары 2019 елда якынча 20 процентка артканлыгын күрсәткән иде. Халыкның банкларга бурычлары нисбәтендә Татарстан Русиядә 55нче урында, Башкортстан 77нче урында иде. Татарстанда бер кешегә якынча 223,4 мең сум, Башкортстанда 247,6 мең сум кредит туры килде.

Шул ук вакытта халык банкларга бурычларын вакытында кайтара алмый башлаган. Коллектор агентлыклары ассоциациясе җитәкчесе Эльман Мехтиев РИА Новостига сөйләгәнчә, “начар” кредитлар күләме мартта 55 процент булса, октябрьдә бу күрсәткеч 70 процентка кадәр үскән. Кредитларын вакытында түләп бара алмаучыларның яртысы керемнәренең кимүенә, 30 проценты эшен югалтуга, 15 проценты акча җитмәвенә зарланган.