Татарстанда татар теленә каршы көрәше белән танылган Екатерина Матвеева яңа уку елы алдынннан үзенең эшчәнлеген тагын яңартып җибәрде. Ул Казандагы 165нче мәктәп нигезендә оешкан "Адымнар" полилингваль мәктәбе вәкиле белән сөйләшү язмасы дип интернетка бер язма чыгарды. Матвеева язма янына мондый текст та өстәде: “Полилингваль (Шәймиевнекеләр) мәктәпләр татар телен белмәгән укучыларны кабул итми һәм урыс телле укучыларны теркәлү урыны (прописка) нигезендә кабул итми. Прокуратура бу канун бозуны ачыклады һәм мәктәп хезмәткәренә шелтә белдерде”.
Әмма Матвеева мәктәпкә андый укучыларны кабул итү турында язма мөрәҗәгатьләрнең чынлыкта булу-булмавы турында берни дә язмый, ә прокуратура һәм мәктәп исә андый мөрәҗәгатьләрнең булмаганлыгын белдерә.
“Idel.Реалии" бу хәлгә аңлатма сорап Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Прокуратура белдерүенчә, Матвеева "Адымнар" мәктәбенең 5нче сыйныфына ниндидер балаларны кабул итүдән баш тартуы тутында шикаять язган. Прокуратура тикшерү өчен бу шикаятьне Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнарының мәгариф бүлекләренә җибәргән. Алар исә 5нче сыйныфка кабул итү турында андый мөрәҗәгатьнең булмаганлыгын һәм димәк мөрәҗәгатьнең кире кагылмаганлыгын да белдергән.
Русия президенты Владимир Путин милли республикаларда урыс булмаган халыкларның телләрен мотлак укытуны тыйганнан соң бу уку елыннан Татарстанда урыс, татар һәм чит ил телләрен мотлак укыта торган махсус, полилингваль, ягъни күптелле мәктәпләр ача башлаганнар иде. Бер мәктәп Казанда, икенчесе Алабугада ачылды.
РоСТ турында нәрсә билгеле?
"Татарстан ата-аналар берләшмәсе" (РоСТ) 2017 елның октябрендә "Татариянең урыс телле ата-аналары комитеты"н үзгәртү нәтиҗәсендә барлыкка килә (комитет шул елның апрелендә оешкан).
2018 елның җәендә РоСТ Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга каршы көрәш планын бәян итте. РоСТның Вконтактедагы паблигы авторлары фаразлавынча, биш-алты елдан татарлар үзләре үк ана телен өйрәнүдән баш тартып тулысынча урыс теленә күчеп бетәчәк. 22 июльдә бу төркем Татарстан мәктәпләрендә татар телен һәм туган телне мәҗбүри укытуга каршы чыкты.
Шул ук елның ноябрь аенда РоСТ активистлары Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп Кукмара районында урысча гына тәрби бирүче мәктәпләр 14 кенә дип зарланды. Декабрь башында алар Нәфыйковтан Татарстан мәгариф министрына кисәтү җибәрүне сорады.
Екатерина Матвеева Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укытуга каршы көрәшнең башында торучылардан берсе булды. Ул көрәш исә үзләрен "Татарстан ата-аналар җәмгыяте" (“Родительское сообщество Татарстана — РоСТ”) дип атаучы төркем исеменнән алып барылды. 2018 елда әлеге оешма республика мәктәпләреннән татар телен тулысынча кысрыклап чыгару планын игълан итте.
Әмма үзен иҗтимагый оешма буларак таныткан бу төркемнең канунны бозып эш итүе ачыкланды. “РоСТ” төркеме хакимият оешмалары белән исеме җәмәгатьчелектән бик нык яшерелгән бер кеше буларак аралашкан һәм шул ук вакытта ул кешенең мөрәҗәгатьләре җәмәгатьчелеккә иҗтимагый оешма мөрәҗәгате буларак танытылган.
“Idel.Реалии" Матвееваның белдерүе уңаеннан аңлатма сорап "Адымнар" мәктәбенә дә мөрәҗәгать иткән.
“Полилингваль белем бирүнең асылы — берничә телне бертигез дәрәҗәдә укыту, балаларга өйрәнелгән телләр аша Русиядәге күпмилләтле халыкның мәдәни байлыгын бирү, балаларны дөнья мәдәнияте казанышлары белән таныштыру, аларны толерантлык һәм милләтара татулык рухында тәрбияләү”, диелә мәктәпнең белдерүендә. Татарстан мәгариф министрлыгы да шундыйрак аңлатма бирә.
Шулай итеп Екатерина Матвеева Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укытуны тыючы канун өчен көрәштә уңышка ирешкәннән соң хәзер эшчәнлеген берничә телдә белем бирүче махсус мәктәпләргә каршы юнәлтә.
"Адымнар" мәктәбе вәкиле аңлатуынча, икетелле мәктәп концепциясе татар телен йә туган тел буларак, йә дәүләт теле буларак укытуны күздә тота, полилигваль мәктәптә исә аны туган тел фәне буларак атнага биш сәгать укыту каралган.
Әлеге уку йортында шулай ук полилингваль юнәлешне сайлаганда башлангыч сыйныфларда математикадан кала барлык диярлек фәннәрнең татар телендә укытылуын әйтәләр.
БУ ТЕМАГА: Тел комиссиясенә тәкъдимнәр: төп эш мәгариф тармагында булырга тиеш
“Җиденче сыйныфтан биология, математика, география кебек фәннәрне инглиз телендә укыту башлана, тарих һәм җәмгыять белеме туган телдә өйрәнелә. Моннан тыш барлык тәрбия эшләре һәм дәрестән тыш эшчәнлек татар телендә алып барыла”, дип белдерә мәктәп вәкиле. Аның әйтүенчә, полилингваль юл сайланган очракта андый сыйныфка керүче бала татар телен инде белеп килергә тиеш, ә икетелле сыйныфны сайлаган балаларны татар теленә нольдән башлап та өйрәтеп булачак. Татарстан мәгариф министрлыгы да нәкъ шундый ук аңлатма бирә.
Мәктәптә аңлатуларынча, беренче сыйныфларга балалар мәгариф кануны нигезендә һәм әлеге мәктәпкә беркетелгән микрорайон ихтыяҗларын исәпкә алып кабул ителгән.
Бу микрорайонда теркәлгән бер генә урыс телле баланы дә мәктәпкә кабул итүдән баш тарту булмады
“Бу микрорайонда теркәлгән бер генә урыс телле баланы дә мәктәпкә кабул итүдән баш тарту булмады, әмма безнең мәктәпкә беркетелмәгән балалар мәктәпкә кабул иткәндә әңгәмә аша узарга тиеш булды. Өч телне тигез өйрәнү каралган полилингваль комплексның 2-8 сыйныфларына өстәмә балалар кабул итү оештырылды. Гариза бирүчеләр арасында татар телен бик яхшы белүче һәм безнең мәктәптә укый алучы урыс телле балалар да бар иде ди", мәктәп вәкиле.
"Idel.Реалии" Матвеевадан бу гамәлләренә аңлатма алырга теләп шалтыратып караган, әмма ул беренче мәртәбә сөйләшү башында ук телефонны куйган һәм бүтән бер шалтыратуда да алмаган.
Казандагы “СОлНЦе” мәктәбе мөдире, татар телен мотлак укыту өчен көрәшнең алгы сафында торучы Павел Шмаков күптән түгел полилингваль мәктәп тирәсендәге вәзгыятькә карата Азатлыкка фикерен белдереп моны начар менеджмент нәтиҗәсе дип атаган иде.
“Ата-аналарның ызгышы – начар менеджмент нәтиҗәсе. Без Русия прокуратурасын, Югары мәхкәмәне туктата алмыйбыз, әмма гади кешеләрне үзара килештереп була. Бу түрәләрнең җиренә җиткереп эшләмәве. Полилингваль мәктәп – Путинның балага ана теле булмаган телне мәҗбүри укытырга ярамый дигән идеясенә каршы җавап кебек эшләнгән. Матур, акыллы идея. Черномырдин сүзләрен хәтерлисезме? Яхшырак булсын дип теләдек, гадәттәгечә килеп чыкты. Мин Шәймиевне бик ихтирам итәм, ул шундый югары интеллектка ия кеше. Əмма бу вазгыятьтә ул иске методлар белән эшли, халык белән аралаша белми”, диде Шмаков.
БУ ТЕМАГА: Илсур Метшин чорында Казанда татар теленә урын бармы?
Октябрь башында активист Ләйлә Лерон "Адымнар" мәктәбе каршында ялгыз пикетка чыкты. Ул кулына "Шәймиев мәктәбенә кулларыгызны сузмагыз!" дип язган язу тоткан иде. Активист күтәргән язуда шулай ук "Полилингваль мәктәп – "поли" сүзеннән, ул "күп" дигәнне аңлата", "Баласының татар телен камил белүен теләмәгәннәр билингваль мәктәпкә бирә ала, алар илдә дистәләрчә мең" дигән сүзләр дә булды.
Ләйлә Лерон кайбер урыс телле ата-аналарның бу полилингваль мәктәпкә балаларын махсус китереп, монда татар теле укытылырга тиеш түгел дип даулашып йөрүләрен сөйләде. "Белмибез дә, өйрәнәсебез дә килми дигән сүзләр әйтә кайбер ата-аналар. Без монда укытачакбыз балаларны, татар телен монда да юк итәчәкбез диләр. Баласын төрле татар мәктәпләренә күчереп татар телен бетереп йөрүчеләр бар. Мин шулар өчен яздым. Бездә урыс теллеләр өчен әйбәт мәктәпләр күп. Бар да укыт, нигә монда киләсең?" дип аңлатты Лерон.
Матвееваның полилингваль мәктәпкә каршы көрәшен республикада татар телен мотлак укыту тарафдарлары гына түгел, ихтыяри укыту тарафдарларының да бер өлеше өнәми. Мәсьәлән Русиядәге оппозицион сәясәтче Алексей Навальныйның Казандагы штабы башлыгы Матвееваның гамәлләрен дөрес түгел дип бәяләде.
Бу полилингваль мәктәп Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренә карый. Алга таба тагын бер мәктәпне Казанның 178нче мәктәбе нигезендә ачу көтелә. Полилингваль мәктәпләр шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә дә булачак. Мәктәпләр белән бергә комплексларга балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керергә тиеш.
Екатерина Матвеева - Вконтактедагы "Мәктәптә һәм балалар бакчаларында акча җыю" ("Поборы в школах и детских садах") төркеме җитәкчесе, мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы көрәшүче активист. Татар теленә каршы прокуратураларга, Русия җитәкчелегенә хатлар язуда, видеомөрәҗәгатьләр яздыруда актив катнаша.