16 ноябрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Алинә Әхмәтованың Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына карата шикаяте уңаеннан икенче утырыш узды. Әхмәтовлар гаиләсе өч яшьлек Әмирәнең гомерен саклап калу өчен кирәкле даруны мәхкәмә аша таләп итәргә мәҗбүр. Башка төбәкләрдә бер утырышта хәл ителгән бу мәсьәлә Татарстанда озакка сузыла. Мәхкәмәнең киләсе утырышы 10 декабрьгә билгеләнде.
Апаста яшәүче өч яшьлек Әмирә Әхмәтова бик сирәк авырудан интегә. Русиядә шундый ук диагнозлы ике генә бала бар. Аларның берсе – Татарстандагы Әмирә, икенчесе – Краснодарда яшәүче ике яшьлек Сапарча Дандамаев. Бавырлары таралмасын өчен бу балалар көн дә "Орфакол" препаратын эчәргә тиеш. Бик кыйммәтле препарат, Франциядә җитештерелә. Балаларның ата-аналары җирле Сәламәтлек саклау министрлыгына, аннан Русия Сәламәтлек саклау министрлыгына дару сорап мөрәҗәгать итеп караган. Ике гаиләгә дә бер үк төрле диярлек җавап килгән – "дару Русиядә теркәлмәгән, без сезне тәэмин итә алмыйбыз".
БУ ТЕМАГА: "Бер айлык дару калды". Өч яшьлек Әмирә хөкүмәттән ярдәм көтәИке баланың ата-анасы да ярдәм сорап бер үк урынга – "Жизнь как чудо" фондына мөрәҗәгать итеп, әлегә кадәр шулар аша алынган дару хисабына яшәгән. Ике баланың да хокукларын мәхкәмәдә бер үк яклаучы Фәрит Әхмәдуллин яклый.
Дандамаев эше буенча мәхкәмә октябрь аенда Краснодарда узды. Иң беренче утырышта ук хөкемдар бала яклы карар чыгарган – аны җирле Краснодар төбәге министрлыгы дару белән тәэмин итәчәк.
Әмирә Әхмәтованың язмышы исә шушы көннәрдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә хәл ителә.
Беренче утырыш 22 октябрьдә узды. Анысы да хикмәтле рәвештә булды: Әхмәтовларны һәм аларның яклаучысын алдан кисәтеп тормыйча, ноябрь азагыннан 22 октябрьгә күчергәннәр иде. Алар бу хакта ике көн алдан очраклы гына белеп мәхкәмәгә килеп җитә алды, әмма анда яклаучылары Фәрит Әхмәдуллин катнашмады – ул башка мәхкәмәдә эшләде. Ул утырышта хөкемдар Гүзәлия Әюпова препаратның аналоглары бармы-юкмы икәнен белешергә, киләсе утырышка табибларны чакырырга кушты.
16 ноябрьдә икенче утырыш булды. Алинә һәм Илназ Әхмәтовлар да, Мәскәүдән үк килгән “Жизнь как чудо” фонды мөдире Анастасия Черепанова да, аларның яклаучысы Фәрит Әхмәдуллин да моның соңгы мәхкәмә буласына ышанып килгән иде. Бу хакта алар үзара фикер алышып утырдылар.
Бер үк илдә яшибез, кануннар төрлеме?
— Бер үк илдә яшибез бит инде. Краснодарда шушы ук мәсьәлә бер утырышта хәл ителгәнне, безнең кызга да дару булыр, — диде Алинә Әхмәтова. Башкалар да бу фикерне хуплады.
Анастасия Черепанова Краснодарга мәхкәмәгә бөтенләй барып йөрмәвен әйтте.
— Беренче утырыш әзерлек кенә булыр дип уйладым. Икенчесенә барырбыз әле дип фикер йөрттем. Ләкин хөкемдар беренче утырышта ук бала яклы карар кабул итеп куйган. Шуңа охшаш башка мәхкәмә утырышлары да булды, аларның барысы да бала мәнфәгатен яклап карар чыгара. Балалар субъект хисабына дару алуга ирешә, — дип утырды Анастасия.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Мәскәү табиблары “Орфакол” препаратының аналоглары юк дисә дә, мәхкәмәнең рәсми соравыннан соң, “Азык-төлек һәм биотехнологияләр федераль тикшерү үзәге” әлеге даруның аналогы барлыгы турында хәбәр иткән. Әмирә Америка Кушма штатларында җитештерелүче “Холбам” дип аталган препаратны да куллана ала икән, ләкин ул “Орфакол”дан кыйммәтрәк тора. Мисал өчен, бүген “Орфакол”ның бер кабы 4 мең евро чамасы торса, шул ук күләмле “Холбам”ны 9660 еврога алып була.
Утырышка килгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Татьяна Стрюкова әйтүенчә, министрлык баланың бернинди хокукларын да бозмаган. Гомумән, Әхмәтовлар ул даруны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан таләп итә дә алмый икән.
— Сәламәтлек саклау министрлыгы үзеннән торган барлык эшләрне дә башкарды. Русиядә теркәлмәгән даруларны алу өчен Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы рөхсәте кирәк. Шуңа алар анда мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аларның безгә карата шикаяте бөтенләй дөрес язылмаган. Алар дару белән тәэмин итүне таләп итәргә тиеш түгел. Баланы дару белән тәэмин итүдә ярдәмләшүне, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгына хат язуыбызны сорарга тиешләр. Ә баланы дару белән тәэмин итү өчен без ярдәмләштек. Мәсәлән, “Жизнь как чудо” фондына хат яздык, ләкин алар безгә җавап бирмәде. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгына язар идек, әмма Әхмәтовлар безгә барлык кирәкле документларны да бирмәде, - дип белдерде Татьяна Стрюкова.
“Жизнь как чудо” мөдире Анастасия Черепанова бу сүзләрнең күрәләтә ялган булуын әйтте.
Мәхкәмәгә барып җитмичә, матбугат чаралары дөньяга чыгармыйча, алар берни дә эшләмәде
— Әхмәтовлар гаиләсе безгә килгәндә Татарстанның да, Русиянең дә Сәламәтлек саклау министрлыкларына хатлар язып, баланы дару белән тәэмин итә алмыйбыз, дигән җавап хатлары алган иде инде. Без алар дару сорап мөрәҗәгать иткән икенче фонд идек, безгә кадәр алар “Каф” фонды аша дару алган. Әмирәне дару белән тәэмин итеп, документларны җыйнап мәхкәмәгә тапшыргач, бу хакта матбугат чаралары яза башлагач кына, октябрь аенда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хат алдык. “Баланы дару белән тәэмин итүдә булышуыгызны сорыйбыз”, дип язганнар. Менә ул хат! 16 октябрьдә килгән. Мәхкәмәгә барып җитмичә, матбугат чаралары дөньяга чыгармыйча, алар баланы дару белән тәэмин итү өчен берни дә эшләмәде, - дип сөйләде Анастасия.
Шулай ук ул хөкемдарга Русиянең Югары мәхкәмәсе чыгарган карар турында да искә төшерде.
— Югары мәхкәмә карары буенча, әгәр бала ниндидер дарусыз үләргә мөмкин, аннан башка аның гомеренә куркыныч яный икән, Русиядә теркәлмәгән препаратлар да дәвалану өчен язылып бирелергә мөмкин. Ул җирле министрлык акчасына алына. Бу мәхкәмә практикасында булган әйбер бит инде. Аның өчен консилиумнар гына узарга кирәк. Әхмәтовлар ул консилиумнарны узган, - дип белдерде Анастасия.
Әхмәтовларның яклаучысы Фәрит Әхмәдуллин да баланың барлык соралган документлары җибәрелүе турында сөйләде.
— Федераль һәм төбәк консилиумнары документлары, баланың туу турындагы таныклыгы, инвалидлыгы турында белешмә, паспорт күчермәләре — бар да җибәрелде. Әгәр нәрсәдер җитмәгән икән, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгына язу ниятләре булса, алар аны сорап алырга да мөмкин иде. Бу инде үзе үк аларның берни дә эшләмәве турында сөйли, — диде Фәрит Әхмәдуллин.
Министрлык вәкиле Татьяна Стрюкова документларны соратып алырга тиеш түгеллеген әйтте.
Республика балалар клиник хастаханәсеннән килгән Илгизәр Насыйбуллин утырыш азагына таба Сәламәтлек саклау министрлыгы позициясе белән тулысынча килешүен, Әхмәтовлар язган шикаятькә каршы булуын әйтте. Ул да шикаятьнең дөрес язылмавына ишарәләде.
— Бары тик ярдәм турында хат язып, кирәкле документларны теркәп кенә бирәсе иде. Министрлык аны үзе Русия Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрер иде, — диде Насибуллин.
Хәзер республикада пандемия белән бәйле рәвештә кискен вазгыять булганга ул баланың консилиум узуы хакындагы документларын алып килә алмаган, киләсе утырышка гына китерә алачак. Ул арада Әмирәнең тагын ике ай ярымга җитәрлек даруы калып килә.
Бу утырыштан фонд мөдире Анастасия Черепанова да күз яшьләре белән чыкты.
“Кеше факторы, хөкемдарның эшне аңлавы-аңламавы да зур роль уйный шул. Мәскәүдән ерак булса да, мин һәр утырышка киләчәкмен, чөнки мондый башбаштаклыкны бөтен ил күрергә тиеш”, - диде Анастасия.
“Минем бала үлсә дә буламы? Баланың гомере сезнең өчен берни түгелме? Минем бала урынында сезнең бала булса, сез нишләр идегез?” - дип елады Алинә Әхмәтова Балалар клиник хастаханәсеннән килгән Илгизәр әфәндегә мөрәҗәгать итеп.
Киләсе утырыш 10 декабрьгә билгеләнде.