7 декабрь Башкортстанда COVID-19 вирусына каршы вакцина ясау башланды. 1200 данә вакцина республикага 5 декабрь кайткан. Бу Гамалея үзәге эшләгән Спутник V ("Гам-КОВИД-Вак") ике өлешле вакцинаның беренче зур партиясе. Аннан алда Башкортстанда 42 кешегә җитәрлек беренче партия кайткан булган. Вакцина беренче чиратта авырулар белән эшләүче медиклар, укытучылар, социаль хезмәткәрләргә ясалачак диелә.
Sputnik V вакцинасы
Спутник V ("Гам-КОВИД-Вак") — COVID-19 вирусына каршы Русиядә теркәлгән беренче вакцина.
- Русия сәламәтлек саклу министрлыгының Николай Гамалея исемендәге Микробиология һәм эпидемиология үзәге һәм Русия саклану министрлыгының Микробиология фәнни-тикшеренү иниституты тарафыннан эшләнгән.
- Вакцина ике өлештән тора, башта берсен, өч атнадан соң икенче өлешен ясатырга кирәк.
- Вакцинаның бәясе 1942 сум, ләкин ул кешеләргә түләүсез ясалачак диелә.
- Вакцинаны Русиянең "Генериум" һәм "Биннофарм" ширкәтләре җитештерә. Тиздән аларга Biocad ширкәте кушылыр дип көтелә.
- Вакцинаның беренче өлешен җитештерү җайга салынган булса, "Медуза" чыганакларына күрә, икенче өлешен ясауда әле технологик проблемнар бар.
- Русия президенты Владимир Путин якын көннәрдә 2 миллионнан артык вакцина җитештереләчәк дип белдерде, әмма шул ук "Медуза" чыганакларына күрә, әлегә 500 мең вакцина гына җитештерелгән.
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров вакциналауны тиз арада уздырырга кирәк дип белдергән. "Аны бик оператив уздырырга кирәк. Безгә меңнән артык доза кайтуы бик дөрес, без аны ничек сакларга, тапшырырга, ничек вакцинация уздырырга, бу эшне оештырырга өйрәнсен өчен. Бу безгә моңарчы килгән 40 доза вакцина түгел" дигән Хәбиров.
COVID-19 вакцинасының икенче өлеше Башкортстанга декабрь ахырына кадәр килеп җитәр дип көтелә. Вакцина түләүсез ясала, аның өчен табиб юлламасы кирәк булачак. Әлегә вакциналау дәүләт хастаханәләрендә генә башкарыла, хосусый клиникаларда ул юк диелә.
Башкортстанда COVID авыручыларны дәвалаучы һәм әлеге чир турында Instagramда язып баручы Глеб Глебов Азатлыкка әйтүенчә, аңа вакцина ясатырга тәкъдим иткәннәр, әмма әлегә ул ашыкмаска булган.
"Мин инде ике тапкыр коронавирус белән авырдым. Иммунитетым бар. Шуңа әлегә вакцина ясатмыйм. Минем кайбер хезмәттәшләрем ризалашты", диде ул.
* * *
Татарстанның республика инфекцион клиникасы табибы Халит Хәертдинов та хастаханәгә вакцина кайтарылганын әйтте, әмма нинди күләмдә икәнен белми. Медицина хезмәткәрләренә Русиядә ясалган вакцинаны ясату тәкъдиме әйтелгән. Табиб Азатлыкка әйтүенчә, мәҗбүриләү юк, кем тели, шул ясата, һәр кеше бу мәсьәләне үзе хәл итә. Әмма ул үзе әлегә Спутник V вакцинасын ясатмыйм ди.
БУ ТЕМАГА: Халит Хәертдинов: "Коронавирусны җиңү өчен вакцина кирәк"— Әйе, безгә вакцина турында хәбәр ителде, кем тели, шул ясата. Моны һәркем үзе хәл итә. Кем чирне уздырган, алар вакцинаны ясатмый. Аның протоколы шундый. Мин коронавирусны кичердем, минем тәндә антитәнчекләр бар, шуңа вакцина ясатмыйм. Вакцина кирәк, бу чиргә каршы иммунитетны булдыра. Грипптан ясатабыз, ул булыша. Димәк коронавируска каршы уйлап чыгарылган вакцина да чирне эләктермәс өчен хәерле булачак, — ди ул. — Әмма сораулар бар. Мәсәлән, чирне кабат эләктермәслек итеп барлыкка килгән антитәнчекләрнең кайчан юкка чыгуы билгесез. Без бу чирне әлегә 8 ай гына беләбез. Һаман өйрәнәбез. Авырган кешенең иммунитеты озакка җитәме, юкмы – беркем дә әйтә алмый. Вирусның мутациясе нинди булуын белмибез. Әмма, "Спутник" вакцинасы уңай булыр дип уйлыйм. Иминме ул, шулай ук әйтә алмыйм, сынау дәвам итә.
Хәертдинов әйтүенчә, дөньяда вакцинаны беренче булып ясауда көч сынашу бар. Русия уйлап чыгарган вакцина ышанычлы дип саный ул. "Сәясәт тә бардыр, барысы да беренче булып ясарга тырыша. "Вектор" – ышанычлы фәнни үзәк, мин аларга ышанам, Эболага каршы вакцинаны да алар уйлап чыгарды", диде ул Азатлыкка.
Үзе дә COVID-19 чирен эләктергән, балаларны дәвалаучы табиб, доцент Илдус Лотфуллин Азатлыкка вакцина ясатудан баш тартмаячагын сөйләде.
БУ ТЕМАГА: Табиб Илдус Лотфуллин: "Вируслар киләчәктә тагын да артачак"— Вакцинаны беренче чиратта "югары риск төркеменә" караган кешеләргә ясатырга кирәк, моңа югары кан басымы, диабет, симерү кебек чирләр белән интегүчеләр керә. Бу коронавирус белән эшләүче табибларга да карый, — ди ул. — Мин көн саен андый авырулар белән эш итәм, вакцина ясату мөмкинлеге туса, ясатачакмын. Шунысы мөһим: вакцина бирә торган иммунитет, вирустан соң калган иммунитетка караганда көчлерәк.
Дөньяда җитештерелә торган бөтен вакциналар да экстремаль шартларда ясала. Аларның сыйфаты да, бәлки, идеаль да түгелдер. COVID-19 – үлем куркынычы янаган чир, һәркем моны аңлап вакцинаның җитешсезлеген белеп, җаваплылыкны үз өстенә алачак. Минемчә, мондый вазгыятьтә вакцинация бары тик ирекле булырга тиеш.
Табиб фикеренчә, вакцина ясауда төрле дәүләтләрнең үзара ярышуы гадәти күренеш. Моннан кешеләр ота гына. "Вакцинация гына түгел, бөтен пандемия сәясәт белән үрелеп бара. Медицина, биотехнология тармакларына моңа кадәр күрелмәгән акча, инвестиция кертелде. Бу тиз арада вакцина булдыруга да карый", диде ул.
БУ ТЕМАГА: "Спутник V" вакцинасы ясаткан өч табиб коронавирус йоктырганУл арада Мәскәүнең кайбер хастаханәләрендә андагы табибларга һәм медперсоналга мәҗбүри вакцина ясату турында хәбәрләр таралды. Анда эшләгән хезмәткәрләр сүзләренә караганда, хастаханәләрдә "аңлату эшләре" алып барыла, медикларны эштән куу янавы белән "Спутник V" вакцинасын ясатырга өндиләр.
Кешене/хезмәткәрне вакцина ясатырга мәҗбүр итәргә ярыймы? Моның хокукый нигезләре бармы? Шул хакта белешмә әзерләдек.
Вакцина ясату. Хокукый нигезләр
- Русия кануннары нигезендә һәр хезмәткәрнең вакцина алу яки аннан баш тарту хокукы бар.
- Шул ук вакытта эш бирүче хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын имин итәргә, кануннарны, санитар-эпидимиологик таләпләрне үтәргә, хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә зыян килмәслек шартлар булдырырга тиеш. Бу таләпләрне үтәүгә йогышлы авырулар таралуга каршы вакцинацияләү уздыру да керә. Әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта, Русия Административ кодексының 6.3, 20.6.1 маддәләре, Русия Җинаять кодексының 236 маддәсе нигезендә җавапка тарту каралган.
- Мәҗбүри вакцинацияләү мәҗбүри рәвештә каралган хезмәткәрләр эшли торган оешмалар, ширкәтләр вакцинацияләүне планлаштыру өчен ел саен андый хезмәткәрләрнең исемлеген һәм аларның туган елы, нинди вазифаларда эшләве турына мәгълүматны тиешле сәламәтле саклау оешмаларына тапшырырга һәм вакцинацияләүне тәэмин итәргә тиеш.
- Хезмәткәрнең вакцинацияләүдән баш тарту хокукы бар. Ул очракта эш бирүченең хезмәткәрдән вакцинацияләүдән баш тарту турында язмача гариза алу, авыру йоктыру очрагы зур булган эштән читләштерү яки андый эшкә алмау хокукы бар. Андый эшләрнең канун нигезендә каралган исемлеге бар. Моннан тыш профилактика һәм эпидимология таләпләренә нигезләнгән илкүләм календарьлар бар.
- Эш бирүче шулай ук хезмәткәрне вакцинация таләп ителмәгән башка эшкә дә күчерә ала.
- Хезмәткәрне вакцина ясарга мәҗбүр итү, вакцина ясаудан баш тарткан өчен эштән алу, премиясез калдыру яки башкача җәзалау, дисциплинар җаваплылыкка тарту тыела.
Your browser doesn’t support HTML5
Рәсми саннар. 08 декабрь 11:10
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 15 412 (+147) | 12 540 (+121) | 93 (+1) |
Татарстан | 11 048 (+90) | 9 642 (+93) | 152 (+2) |
Русия | 2 515 009 (+26 097) | 1 981 526 (+24 938) | 44 159 (+562) |