Бурятиядә бурят телендәге беренче милли телевидение ачыла

Яңа телеканал 2021 елдан эшли башлый. Аның тапшыруларын өч төбәктә карап булачак.

Бурятиядә бурят телендә эшләүче беренче милли телевидение ачыла. Бу турыда республиканың рәсми порталында хәбәр ителә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, милли телевидение каналы өчен исем уйлап табу бәйгесе тәмамланган. Бәйгедә Бурятия республикасы, Байкал арты крае һәм Иркутски өлкәләрендә яшәүчеләр катнашкан. Алтмыштан артык тәкъдим арасыннан телеканалга "Буряад ТВ" дигән исем сайланган.

Яңа телевидение тәүлек әйләнәсе күрсәтәчәк. Тапшыруларны Бурятия республикасы, Байкал арты крае һәм Иркутски өлкәләрендә карап булачак.

Телеканал бурят телен куллануның киң мохитен булдыру, сөйләм, тел, уку һәм танып-белү өлкәләрен яхшырту максатыннан булдырыла диелә. Шулай ук профессиональ этник журналистиканы үстерү дә максат итеп куела. Телеканалның проектлары һәм тапшырулары төрле яшьтәге тамашачыга исәпләнгән диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр Россия-1 телеканалының төбәк эфирында атнасына 10 минутлык бурят телендә бер тапшыру чыга иде.