Казан хакимияте татар теле активистлары белән 11 декабрь Казан Ратушасында очрашты. Утырышны алып барган шәһәрнең башкарма хакимият җитәкчесе Рөстәм Гафаров татар теленең кулланылышын арттыру турында фикер алышырга һәм тәкъдимнәр кабул итәргә әзер булуын җиткерде. Әлеге чара 2021 елда Татарстанда Туган тел һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Мэрия түрәләре аңа әзерлек башлануын әйтте һәм җәмәгатьчелек фикеренә таянып эшләү мөһимлеген җиткерде. Гафаров чыгышын татар телендә алып барырга тырышты, спикерларга да татарча чыгыш ясарга тәкъдим итте.
Фикер алышу ике сәгать дәвам итте. Очрашуда Казан шәһәр думасының җаваплы сәркатибе Альбина Рәфыйкова, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры мөдире, Казан шәһәр думасының мәгариф, мәдәният, динара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре башкарма комитетының Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән мөнәсәбәтләр комитеты башлыгы Илнур Шакиров бар иде.
Туген тел һәм халык бердәмлеге елында Казанда татар телен үстерү юнәлешендә нинди эшләр, проектларны тормышка ашыру турында эшлекле тәкъдимнәрне Татарстан халыклар дуслыгы йорты мөдире Ирек Шәрипов, 2нче татар гимназиясенең элекке мөдире, андагы Ш. Мәрҗани музее мөдире Камәрия Хәмидуллина, Татарстан Милли китапханә мөдире урынбасары Тәбрис Яруллин, Татарстан Мәдәният министрлыгы хезмәткәре, галим Айрат Фәйзрахманов, композитор Эльмир Низамов, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, журналистлар Римма Бикмөхәммәтова, Айсылу Лерон, Айзат Шәймәрданов, Гөлназ Бәдретдин, "Акыллым" балалар бакчасы мөдире Айсылу Натфуллина һәм Татар ата-аналары төркеме активисты Айсылу Галиева ясады.
Рөстәм Гафаров фикерләрне кәгазьгә теркәп барды. Аларның барысы да өйрәнеләчәк дип вәгъдә бирелде.
"Безгә сез үзегез алып бара алган проектлар кирәк. Шул очракта без үзебезнең структураларны, оешмаларны җәлеп итеп эшне җанландыра алыр идек", дип белдерде Гафаров.
Казанны ничек татарлаштырып була? Татар активистларының Казан хакимиятенә тәкъдим иткән кызыклы җиде фикере Азатлык укучыларына җиткерәбез.
Ике дәүләт телендә элмә такталарны күзәтү
Элмә такталар, юл күрсәткечләре, парк атамаларын ике дәүләт телендә язылышына тел активистлары белән бергә мониторинг оештыру тәкъдим ителде. Мисал өчен, күп кенә элмә такталар хаталар белән языла. "Горкинско-ометьевский лес" паркында татарча язуда "Урман" сүзенә урын табылмавы әйтелде. Казанның шәһәр думасы муниципаль актларга төзәтмәләр кертергә тиеш. Башкала архитектура идарәсенә шуның нигезендә эш итәргә кирәк диелде.
БУ ТЕМАГА: Татар телен санламаган өчен штраф: түрәләр, үзегездән башлагыз!Эшмәкәрләргә телнең мөһимлеген аңлату
Шәхси эшмәкәрләр, ширкәтләр белән элемтәләр урнаштырырга тәкъдим ителде. Аерым алганда, ниндидер сәүдә үзәге, кибет, хезмәт күрсәтүче башка мәйдан ачылыр алдыннан, аларга Татарстанда ике дәүләт теле барлыгын искә төшереп, "кибет", "чәчтарашханә" дип язу белән генә чикләнмичә, навигация дә ике яки өч телдә алып барылырга тиеш дигәнне аңлату кирәк. Моның өчен эшмәкәрләргә тәрҗемә эшләрен оештыруда мэриядәге тел белгечләре ярдәмгә килергә тиеш. Татарстанның дәүләт телләре турындагы канунның үтәлешен тәэмин итүчеләргә, телнең үсешенә өлеш кертүчеләргә мэрия тарафыннан премия, бүләк бирелүе дә аларга телне кулланырга мотивация тудырыр иде. Социаль бина төзелеше регламентына татарча язулар урнаштыру таләбен кертү тәкъдим ителде.
БУ ТЕМАГА: Казанда татар теле кысрыклап чыгарылаТүрәләргә татар теле дәресләрен уздыру
Казан түрәләренә татар телен өйрәтергә тәкъдим ителде. Шәһәр җыелышлары, дума утырышлары нигездә рус телендә бара. Татарстан министрларына татар телендә чыгыш ясарга өйрәтү курслары башланганда, шундый ук интенсив курсларны Казан түрәләре, депутатлар өчен дә оештырырга тәкъдим ителде. Аерым алганда, Казан мэры Илсур Метшин, башкарма хакимият җитәкчесе Рөстәм Гафаровтан күбрәк татарча чыгыш ясауны сорадылар. Активистлар фикеренчә, бу татар теленең дәүләт теле буларак үсешенә дә йогынты ясаячак. Шулай ук Казан шәһәре оештырган барлык чара, тантаналарда да татар теле рус теле белән бертигез дәрәҗәдә яңгырырга тиеш. Әлегә татар теле күп очракта сәламләү, саубуллашуда гына кулланыла. Казан хакимиятенең социаль челтәрләре дә ике телдә алып барылырга тиеш дип әйтелде.
Бауман урамын ике телле урам итү
Туган тел һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан Бауман урамын ике телле мохитле урам итеп ясарга тәкъдим ителде. Универсиада алдыннан бер кич эчендә кыяфәтсез элмә такталарны үзгәртеп чыктылар, дип искәртеп уздылар тел активистлары. Һәр рус сүзе янында татарчасын язарга кирәк. Казанга килгән һәркем бу урамда йөри. Үрнәк булырлык ике телле бер урам булдырудан башлыйк эшне диелде.
БУ ТЕМАГА: Казан мэриясе: Бауман урамына Сөембикә исеме бирелмәячәк, шәһитләргә һәйкәл куелмаячакМәктәпләр һәм анда татар төркемнәрен оештыру
Рәсми статистикадагы саннарга карамыйча, активистлар, депутатлар белән бергә Казандагы мәктәп, бакчаларда татар теленең чын хәлен ачыкларга тәкъдим ителде. Татар мәктәпләрендә генә эшне алып бару дөрес түгел, рус мәктәпләрендә дә татар балалары белем ала дип искәртелде, рус бакчалары белән бергә мәктәпләрдә татар төркемнәрен булдырырга кирәк дип әйтелде. Элек һәр сыйныфта татар телендә тәрбия биргән бер парралель сыйныф оештырылганын искә төшерделәр. Соңгы ун елда алар юкка чыккан. Бу проектны киләсе ел планына кертеп, татар төркемнәре оештырырга тәкъдим ителде.
Һәр зур микрорайонда татар мәктәбе һәм балалар бакчасы булырга тиеш. "Салават күпере" торак комплексын алсак, анда яшәүчеләрнең 70 проценты татар, диелде. Ләкин мәктәптә татар телле төркемнәр юк. Яңа микрорайоннарда бер мәктәп һәм бер балалар бакчасы ачыла, ләкин алар рус телендә эшли. Төзелеш вакытында ук татар мәктәбе һәм балалар бакчасын булдыруны карарга киңәш ителде.
Татар яшьләре үзәге һәм яшүсмерләр белән эшләү
Казанда татар телендә эшли торган түгәрәкләр юк дәрәҗәсендә. Татар мәктәпләрендә өстәмә музыка дәресләре дә рус телендә уза. Хәзер татарча алып барылган бассейн, цирк һәм башка иҗат түгәрәкләре юк. Баланың вакыты рус мохитендә уза булып чыга. Шул уңайдан, Казан мэриясенә муниципаль үзәкләрдә татар телендә түгәрәкләр оештырырга тәкъдим ителде. Моның өчен татар телле белгечләрне барлауны сорадылар. Ул сыйфатлы һәм бөтен кешене җәлеп итә торган югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш дип ассызыкланды.
Татар теле кулланылышын җәелдерү эшендә яшүсмерләр белән эшләргә кирәк. Аларның милли үзбилгеләнүе әле формалашып кына килә. Шәһәр проекты буларак яшьләр үзәген булдырырга тәкъдим ителде. Иҗат белән шөгыльләнүчеләргә, музыкантларга, рәсем ясаучыларга ачык, демократик лабораторияләр юк. Үз вакытында "Адонис" бинасын кулланырга тәкъдим ителгән иде. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе тел һәм тәрҗемәчеләр институты оешмасына, "Печән базары" – дизайн белгечләре институты үзәгенә әверелергә тиеш. Моның өчен татар телле офис оештырырга, анда түгәрәкләр, курслар үткәрүне сорадылар.
Кадрлар әзерләү
Казан педагогия көллияте билингваль белгечләрне әзерләми, бакчалар татар телле кадрларга кытлык кичерә. Берничә елдан татар бакчалары, мәктәпләре тел белгечләренә кытлык сизеләчәк. Татар балалар бакчаларында татар телле тәрбиячеләр, укытучылар әзерләү мәсьәләсе хәл ителергә тиеш.