"Адымнар" мәктәбендә укытучылар хезмәт хакы аз булудан зарланды

Казандагы "Адымнар" мәктәбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министры түбән хезмәт хакы булуга ышанмавын белдерде.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин "Адымнар" полилингваль мәктәбендә укытучыларның хезмәт хакы мәсьәләсен шәрехләде. Әлеге сорау "Наш Татарстан" проекты кысаларында туры эфирында яңгырады. Алып баручы әйткәнчә, күптелле мәктәптә вәгъда ителгән хезмәт хакын 20-30 процентка азрак ала дигән зар бар.

"Мин бу хәл турында белми идем. Ләкин турысын әйтим, Казанның башка мәктәпләреннән хезмәт хакын азрак алабыз дип әйтүләренә ышанмыйм. Республикада бердәм түләү системы эшли. Сыйныф җитәкчеләре генә өстәмә түләүләрне балалар санына карап ала. Беренчедән, хезмәт хакы алуда баллы систем эшли, олимпиада, БДИ (Бердәм Дәүләт имтиханы), укыту сыйфаты күрсәткечләре карала. Бу системны укытучылар яхшы белә.

Миңа билгеле булганча, "Адымнар" мәктәбе укытучылары инглиз һәм татар телендә дә укыткан өчен өстәмә түләүләр ала. Бу 70 процентка кадәр җитә. Без моны белешербез. Укытучыларда мондый мәсьәлә тууын аңлый алмыйм. Хәзер республикада аларның уртача хезмәт хакы 32 800 сум. Бу бер генә штат өчен бирелми. Без бу мәсьәләне контрольдә тотабыз", диде Һадиуллин.

Быел "Адымнар" полилингваль мәктәбе Казан һәм Алабугада ачылды. Уку йортлары Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренә карый. Алга таба тагын бер мәктәпне Казанның 178нче мәктәбе нигезендә ачу көтелә. Полилингваль мәктәпләр шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә дә булачак. Мәктәпләр белән бергә комплексларга балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керергә тиеш.