Роспотребнадзор җырчы Элвин Грейны Казандагы концерты өчен җавапка тарта

Эльвин Грей

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Элвин Грей концертында тамашачы битлек кимәгән һәм социаль ара калдырмаган дип белдерә

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе хезмәткәрләре популяр җырчы Элвин Грейның Казандагы концертын оештырган юридик затларга административ канун бозу турында беркетмә язган. Атап әйткәндә, "Музыкальный лейбл "Элвин Грей" һәм "Корсар" концерт залы җавапка тартылачак. Алар Элвин Грейның 9 декабрьдә узган концерты вакытында санитар-эпидемиология кагыйдәләре үтәлүен тәэмин итмәгән дип хәбәр итә Роспотребнадзор матбугат хезмәте. Материаллар мәхкәмәгә тапшырылган диелә.

Роспотребнадзор мәгълүматынча, концертта тамашачыларның "шәхси саклану чаралары" булмаган, алар "ара калдырмаган", ә "оештыручылар концерт вакытында кунакларның урыннарында калуларын тәэмин итмәгән". Залдагы урындыклар 1,5 метр ара калдырып тамгаланмаган диелә.

9, 10 декабрьдә соңгы тугыз айда беренче тапкыр Элвин Грей концерт куйды. Интернетта чыккан язмалардан күренгәнчә, 9 декабрьдәге концертында Грей тамашачысын сәхнә янына җыеп, фанатларын кочаклап күңел ачкан. Ул концерт кунакларын кагыйдәләрне онытырга чакырган, "Роспотребнадзор вәкиле залда булса, монда килсен!" дип белдергән.

10 декабрьдә узган концертында исә җырчы үзен башкача тоткан, ул тамашачыларның битлекләрен киюен һәм урыннарында калуларын үтенгән.