Казанның җиде урамында татар телендә сигез билборд барлыкка килде. Аларга танылган татар шәхесләренең сүзләре язылган. Болар, нигездә, туган телне саклауга чакыручы сүзләр.
Аерым алганда, Ямашев урамындагы билбордта татар галиме Каюм Насыйриның "Кеше үзенең телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас" дигән сүзләре язылган. Оренбур трактында сәясәтче Садри Максудиның "Мөселманнарның иң беренче күз тотып торган максатлары – үзләренең ана телләрен саклау һәм үзләренең диннәрен саклаудыр", Габдулла Тукайның "И, туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам", язучы Фәнис Яруллинның "Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана" гайбарәләре урнаштырылган.
2021 елда Казанда билбордларда тагын егерме цитата урнаштырырга ниятләнә. Шундый ук язмаларны Чаллыда ун данә, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмәдә өч данә эләргә җыеналар.
Плакатларны бюджеттан финанслауны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов раслаган һәм алар Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән эшләнгән. Аларны Татарстан китап нәшрияты бастырган.
Моннан тыш, тематик плакатлар Татарстанның балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә дә булачак. Барлыгы 3,5 мең шундый плакат таратылачак.
Бу плакатларда табиб, татарлардан беренче медицина профессоры Әбүбәкер Терегулов, тарихчы, археолог Альфред Халиков, дин белгече Ризаетдин Фәхретдин, галим Каюм Насыйри, шагыйрь Габдулла Тукай, язучы Фәнис Яруллин һәм башкаларның фикерләре бастырылган.
Әбүбәкер Терегуловның "Кеше, сәламәтлеге өчен зыянлы булган нәрсәләрдән сакланса, үзен саклый белсә генә, сәламәт яши һәм, таза тормыш белән торып, бүтәннәр өчен дә файдалы була ала", Альфред Халиковның "Тарих безгә бүген кирәк, нәкъ менә бүген кирәк, чөнки ул халыкны яшәтә, аның киләчәген билгели! " дигән сүзләре китерелә.
Баннерлар һәм плакатларны бастыруга 6 млн сум акча тотылган. Аларны 700 мәктәпкә һәм 700 балалар бакчасына өләшәчәкләр. Киләчәктә шундый плакатлар белән республиканың барлык балалар бакчаларын һәм мәктәпләрен дә тәэмин итү планлаштырыла.
6 июльдә Татарстан президенты татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен төзеде. Аны Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли. Комиссиягә 35 кеше керде. 15 июльдә аның беренче утырышы узды. Анда комиссия әгъзалары дүрт эшче төркемгә бүленеп эшләячәкләрен белдерделәр. Азатлык экспертлары Татар теле комиссиясе алдында торган беренчел 10 мәсьәләне барлаган иде.
Комиссиянең эш планына дәүләт эшендәгеләр өчен татар телендә белем күтәрү курслары булдыру, татар телен белгән өчен БДИга өстәмә баллар өстәү мөмкинлеген булдыру кергән, милли матбугат, интернет, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, урта һәм югары һөнәри белем оешмалары, түрәләр арасында тел куллануын киңәйтүгә дә урын бирелгән.